поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Директка ике ел җавап бирмәгәнем өчен гафу ит, кәефем начар иде. 

Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
25.04.2016 Милләт

Гали авылының “Ак калфак” оешмасы милләт өчен тырышлык куя

Һәр милләт халкын башкалардан үзенә генә хас сыйфатлар аерып тора. Бу - аның теле дә, киеме дә, гореф-гадәтләре дә, сәнгате дә, көнкүреше дә. Безнең мөселман хатын-кызларын элек ерактан танып торганнар. Калфаклы, чулпылы кием кигән хатын-кызларыбыз турында: “Татар хатын-кызларының килүе әллә каян беленә, аның чулпылары челтер-челтер итеп зыңлый. Борылып карасаң, чынлап та татар хатын-кызы була иде” - дип язып калдырган алман галиме Карл Фукс. Шундый матур!

Танылган шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның “Татар хатыны” шигырендә шундый юллар бар:
Энҗе калфак, көмеш беләзек,
Калын толым, нечкә бил —
                                      нәзек.
Тимер тәңкә, чиккән 
                              кулъяулык.
Югалмасын, дисәк, шул 
                                байлык, —
Саклап калыр бары уяулык.
 
Безнең Гали авылының “Ак калфак” оешмасы да шундый уяу, йокы белмәс, милли мохитны торгызу өчен бөтен көчен куючан оешма.  Соңгы утырышы да менә нәкъ шул юнәлешкә багышлап үткәрелде. Чараның исеме дә: “Милли киемнәребез - калфак һәм изү чигәргә өйрәнү“, - иде бит.
 
Билгеләнгән вакыт җиткәнче үк авыл китапханәсе тулып, утырырга урын юк иде инде. Китапханә хезмәткәрләре Фәһимә Зарипова һәм Роза Каюмова гүзәл затларга өстәмә урыннар ясап, барысын да сыйдырырга тырыштылар. 
 
Өстәлләрдә калфак-изү  өлгеләре дә, аларны бизәү өчен татар-милли бизәге сызымнары да,  төсле җепләр, тасмалар, хәтта инәләр дә бар иде. Боларның барысын да  Илһамия Кәримова һәм Флюра Низамова ханымнар әзерләгән. Алар үзләре дә матур итеп милли киемнәргә киенгәннәр иде.
 
Остаханә җитәкчесе Флюра апа кызларга калфак һәм изү тегү,  милли бизәкләр урнаштыру ысулларын өйрәтте.Ә Кәүсәр Шәйхетдинова “Ак калфак” оешмасының эшчәнлегенә исәп-хисап ясады, Фәһимә ханым белән бергәләп эшләнгән күргәзмәне оештыру өчен матди ярдәм күрсәткән Рамил һәм Равил Мостафиннарга, Мөдәррис һәм Расих Латыйповларга  рәхмәтен белдерде.
 
Утырышка Саимә апа Морзаханова үзенең чигүләрен һәм яңа гына басылып чыккан  шигырьләр җыентыгын алып  килгән иде. Ул берничә шигырен укып күрсәтте, ә хатын-кызлар бирелеп тыңлады. 
 
Гөлшат Низамова интернеттан “Ак калфак” җырын табып алып килгән иде. Күчермәсен хатын-кызларга таратып өлгермәде, борынгы татар көе бөтен бинага таралды. Арабызда милләт өчен янып йөргән шундый шәхесләр булуы бик сөендерә, алдагы көннәребезгә зур өметләр тудыра.
Соңрак кунакларыбыз алып килгән күчтәнәчләр белән чәйләп тә алдык.  Бик ямьле булды бу кич утыру. Матур-матур калфаклар да чигелде, җырлар да көйләнде, киләсе елга планнар да корылды, җитәкчеләр дә сайланды.
 
Оешмабызның җитәкчесе итеп Илһамия Кәримова, аның урынбасары итеп Кәүсәр Шәйхетдинова, секретаре итеп Фәһимә Зарипова сайланды. Ә чираттагы утырышыбыз - “Татар милли ашлары остаханәсе”  дип аталачак һәм ул  май аенда  уздырылачак.
 
Үзебез шулай уяу булсак, милләт өчен тырышлык куйсак, иншалла,  югалмабыз, татар булып калырбыз.
 
 
Гали авылы хатын-кызлары калфак һәм изү чигәргә өйрәнәләр.
 

София СӘЛИМОВА, Гали авылы, Похвистнево районы
Бердәмлек
№ --- | 25.04.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы