|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2016 Милләт
“Һаман да шул бер Тукай инде ул...”Бервакыт танылган шагыйрьләребездән берәү: “Күпме сөйләнсәк тә, шул бер Тукай бит инде ул, татар Тукай белән генә әллә кая бара алмый...” – дигәнрәк сүзләр әйткән иде. Аның уйларында ни булганын белмим. “Башка шәхесләребезне дә күтәрергә кирәк”, – дияргә теләгәндер, бәлки. “Башка шәхесләр” дип, бәлки, үзен дә күз алдында тоткандыр. Ни дисәң дә, танылган шагыйрь бит! Тукай бүләген дә алды. Шигырь бәйрәмнәрендә “микрофон чираты”нда беренчеләрдән булды. Кызганыч, мондый фикерләрне “Тукай дөньясы”на керә алмый интеккәннәрдән генә түгел, шактый ук танылган әдипләребез авызыннан да ишеткәләргә туры килә. Аларның мондый “оригиналь” фикерләрен мин: “Ник татар булып тудым икән? Татар булып, әллә кая барып булмый шул...” – дигән мәгънәдә кабул итәм. Чөнки шәхсән үзем өчен “Тукай” һәм “татар” дигән сүзләр – синонимнар, ягъни, алар бер үк мәгънәгә ия. “Һаман да шул бер Тукай инде ул...” – дип сөйләнәбез икән, әйдәгез, татарлыктан да ваз кичик! Бәлки, башка өммәттә алга китәрбез, чәчәк атарбыз?
Еллар уза, буыннар алышына. Тукайны онытсак, аны хәтердән сызып ташласак, “Иван непомнящий”га әйләнсәк, кая барып чыгарбыз икән? Ярый әле, апрель җиткәндә табигать белән бергә уянып алабыз, апрель – Тукай ае, дип мәш килә башлыйбыз. Баш миенең күзәнәкләрен киереп, төрле чаралар уйлап табарга омтылабыз. Әдәбият-сәнгать әһелләре Тукай бүләген алу өчен җан талаша башлый. Кызык та, кызганыч та.
Апрель безгә Тукайны бирде, апрель бездән Тукайны алды. Шагыйребезне нәкъ менә шушы айда зурлап искә алу әйбәт үзе. Республика җитәкчелеге дә олы шәхесебезнең юбилеен олылап үткәрмәкче. Монысы да әйбәт. Тик без шәхесләребезне юбилейдан-юбилейга гына искә алырга тиеш түгел. Арчага бер кайтуымда район башлыгы Илшат Нуриев белән күрештем. Бик гыйбрәтле сүз әйтеп куйды ул: “Без Тукайның туган көнен нигә әле юбилей уңаеннан гына зурлап уздырырга тиеш, ди. Без Тукай белән яшәргә тиеш, Тукайча уйларга тиеш. Киләсе елга Тукайга 131 ел тулуны тагын да матуррак итеп уздырачакбыз әле, Алла боерса”, – дигән иде ул. Авызыңа бал да май, якташым!
Төрле чараларны “уздымы –узды” өчен генә үткәрүдән кайчан котылырбыз икән без?! Бәлки, аларны төрләндерә башларга да вакыттыр. Сүз дә юк, апрельдә Тукай һәйкәленә, каберенә чәчәкләр кую, шигырь бәйрәмнәре үткәрү дә кирәк. Ә бу эшләр ел дәвамында, һәр атна, һәр ай саен эшләнә алмый. Алар – тиешле министрлык төзегән һәм җитәкчелек тарафыннан хупланган вакытлы чаралар гына. Ә калган айларда, елларда нишләргә соң?
Элемтәчеләр Тукайны көйли
Март аенда берничә шагыйрь белән Арчага, “Тукай укулары”на барган идек. Аны “Таттелеком” милли элемтә компаниясе һәм Арча педагогия көллияте оештырган. Бер язган идем дә инде, элемтәчеләр апрель җиткәнне көтеп тормадылар, “Тукай укулары”н гыйнварда ук башлап җибәрделәр. Әле узган ел ук Кырлайда кечкенә Тукайны уллыкка алган Сәгъди абзый йорты ихатасын юбилейга әзерли башладылар.
Мин кайчак, әллә шагыйрьнең юбилеен уздыруны элемтәчеләргә йөкләделәр микән, дип тә шикләнеп куям. Педагогия көллиятендә узган “Тукай укулары” инде алтмышынчысы иде бугай. Бу язма чыкканда, аларның саны 100гә җитә язар, мөгаен. Очрашуларда инде 6 меңнән артык кеше катнашкан. Сәхнәгә чыгып, Тукай шигырьләрен җирле халык белән чиратлашып укыйлар элемтәчеләр. Кайберләре балалары белән килгән, сәхнәгә алар да чыкты.
Арчада чын шигырь бәйрәме иде бу, халык бәйрәме иде: көллият студентлары, элемтәчеләр, Казан шагыйрьләре бер сәхнәгә менде.
Тукайга багышланган чараларны, бәлки, төрләндерергә кирәктер, дигән идем бит әле, Арчада узган шигырь бәйрәме – шуның бер үрнәге иде.
Ул чиксез дәрья сыман
Аннан соң еш кына: “Тукайның нәрсәсен өйрәнәсең инде аның, барысы да өйрәнеп бетелгән бит...” – кебек сүзләр дә ишетергә туры килә. Гади кеше авызыннан чыкса – бер хәл, кайчак әдипләребез дә, гафу итегез, “саташып” ала. Әйе, Тукайның тормыш юлы, иҗаты күп өйрәнелде. Әмма чын талантларның иҗатын өйрәнгән саен яңалык ачасың. Хәсән Туфан, Тукайны чиксез дәрья белән чагыштырып, аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле, дигән иде.
2014 елда сабакташым, шагыйрь Зиннур Мансуровның “Тукай белән әңгәмәләр” дигән китабы чыккан иде. Без әле китап чыкканчы ук “ВТ”да аннан кайбер өзекләр бирә бардык, укучылар таныша торсын дидек. Әдәбият мәйданы тирәсендә бөтерелгән кайбер “әдипләребез” китапка егылып төшмәде. Берәү хәтта: “Нәрсәсе бар инде аның, Тукайны сөреп чыккан инде”, – диде. “Тукайны сөреп чыгар” өчен нинди акыл һәм талант кирәге турындагы уй аның башына да кереп җитә алмаган, күрәсең. Аннан соң Тукай турында язарга һәркемнең хәленнән дә килми бит әле ул. Ни өчен бу китапка озаклабрак тукталам? Беренчедән, моннан 103 ел элек вафат булган Тукай белән “әңгәмә кору” үзе үк – китап дөньясында зур яңалык. Икенчедән, сатуга чыгуга ук диярлек китап кибет киштәләреннән юкка чыкты. Зиннур: “Үземә сатып алырга өлгерә алмадым”, – дип борчылып-үкенеп йөрде.
Бактың исә, китапның киштәләрдән шулай тиз юкка чыгуына әлеге дә баягы элемтәчеләр гаепле булган икән, күпләп алар сатып алган. Бер китапны Дәүләт Киңәшчесе Минтимер агага биргән булганнар. Минтимер Шәрип улы исә аны, дөрес булса, аерыла алмый бер төн эчендә укып чыккан һәм Зиннур Мансуровның өенә шалтыраткан. “Тукай” дигән сүзне ишетүгә үк күңеле генә түгел, төсе-кыяфәте дә үзгәреп китә торган Минтимер ага Зиннурга: “Мин Тукайны беләм дип йөри идем... Бу китап һәр татарның өстәл китабына әйләнергә тиеш...” – дигән. Олпат, зирәк кешеләр Тукайга, шагыйрьнең иҗаты – тормышы белән бәйле һәр гамәлгә әнә шулай бәя бирә белә. Нишлисең, “бер Тукай инде ул”. Насыйп итсә, әлеге китап инглиз телендә дә чыгачак һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелеге дә аңа югары бәя бирер дип уйлыйм. Чөнки, дөнья йөзләрендә һәр халык, һәр милләт үз язмышы өчен борчылып, көрәшеп гомер кичерә. Тукай идеясе һәр халыкка якын.
Ни гаҗәп, элемтәчеләр моны аңлаган. Рөстәм Зәкуан “Тукай теле” белән сөйләшүгә күчеп бара. Кайчан шалтыратып: “Нихәлләр?” – дисәң дә: “Бар уем – кичен-көндезен, синең хакта, милләтем”, – дип җавап бирә башлады. “Тукай укулары”на баргач, З.Мансуровның китабын бүләк итмичә калмый һәм аны иң зур бүләк дип кабул итәләр.
Кырлайга килегез!
17 апрель көнне Арчага чакырулы идем. Сикертән авылы мәктәбендә Мөхәммәт Мәһдиевкә истәлек тактасы куюда катнаштым, берничә мәктәптә укучылар белән очраштым. Шунда Рөстәм Зәкуан шалтырата: “Бу якларга юлың төшсә, Кырлайга да сугылып чык!” – дип төрттерә. Бардым. Сәгъди абзый хуҗалыгында элемтәчеләр мәш килә. Кайбер истәлекләргә караганда, бәләкәй Апуш нәкъ менә Сәгъди абзый (Сәгъдетдин Салихов) гаиләсенә килеп кергәч, беренче мәртәбә “әти”, “әни” дип авыз тутырып әйтә башлый.
Элемтәчеләрнең нәкъ менә шушы ихатада яңа мемориаль комплекс төзергә алынуын ничек хупламыйсың инде! Лотфулла Шәфигуллин башлангычына бик күп фикердәшләре кушылган. Мемориаль комплекс иганәчеләрнең шәхси акчасына төзелә. Мин барган көнне Кырлайга Лотфулла Нурислам улы да килгән иде. Соңгы күрсәтмәләрен бирде. Ачылган китап рәвешендә эшләнгән такталарга язылган Тукай сүзләрен, олы шәхесләрнең Тукай турында әйткәннәрен янә бер кат укып йөргәндә берәү: “Тукайны пәйгамбәргә тиңләү дөрес түгел”, – дип куйды. (Бу Туфан Миңнуллинның “Тукай – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәр” дигән сүзләренә карата әйтелгән иде.) Лотфулла әфәнде кыска гына: “Бу – аллегория”, – дип куйды. Сорау бирүче “аллегория” сүзенең мәгънәсен аңлагандырмы-юктырмы, берни дә дәшмәде. Мин: “Образлы итеп әйтү”, – дип өстәп куйган булдым. Дөрес булса, Лотфулла әфәнденең – “технарь”ның эш бүлмәсендә өстәлдә Тукай китаплары ята икән.
Шулай итеп, Сәгъди абзый биләмәсе Тукай рухын саклаучы изге бер урынга әйләнәчәк һәм моннан кеше өзелмәс. Әйтүләренчә, 27 апрель көнне монда зур бәйрәм узачак һәм бәйрәмгә чит төбәкләрдән дә бик күп кунаклар килер дип көтелә.
Инде сүземне тәмамлап, шуны өстәп куясы килә: бөтен язганнарым “Һаман да шул Тукай инде ул...” – диючеләргә “...Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада...” булып барып ирешсен иде. Ә бит бер уйлаганда, алар хаклы да. Тукай – һаман да шул инде ул. Ул – татарның рухи символы, аның язганнары – милли идеологиябез, милли сәясәтебез. Ә Тукайны өйрәнү аның белән бергә атлау өчен кирәк. Чөнки белмәгән кеше белән юлга чыкмыйлар.
Шагыйрь тирәсенә җыелабыз
130 ел тулуга багышланган чараларны Татарстан гына түгел, төрки халыклар да уздыра.
Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова әйтүенчә, быел Тукай шигырьләре Татарстанның барлык парк-скверларында яңгыраган. Ә инде 26 апрельдә төп чаралар узачак. Ул иртәнге тугызда Тукай һәйкәленә чәчәк салу белән башланып китәчәк. Бу көнне Казан ТЮЗына мемориаль такта урнаштырылачак. Баксаң, биредә Тукай “Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын укыган икән. Бу көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында тантаналы чара узачак, анда Тукай премиясенә быелгы лауреатлар игълан ителәчәк. Эльвира Камалова апрельдә старт алган чаралар ел әйләнә дәвам итәчәк дип ышандырды.
Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Флера Сафиуллина балаларны Тукай иҗаты белән таныштыруга багышланган чаралар турында сөйләде. Болар – мәктәп укучылары, укытучылар өчен конференция, форум, фестивальләр. Балалар мондый чараларда бик теләп катнаша дип белдерде ул.
Тукай мирасын саклау һәм өйрәнүдә Татарстан Фәннәр академиясенең яңалыклары шактый. Беренчедән, Тукай иҗатын колачлаган 6 томлыкның 5-6нчы томнары чыккан. Басманың фәнни мөхәррире Зөфәр Рәмиев әйтүенчә, аны әзерләгәндә “Уклар”, “Әлгасрелҗәдид”, “Яшен”, “Ялт-Йолт” журналлары һәм “Фикер”, “Әл-Ислах” газеталарының һәр саны өйрәнелгән һәм төрле сәбәпләр аркасында кыскартылган текстлар тулысынча бирелгән, беркайда басылмаганнары да табылган.
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин тагын бер уникаль басма турында әйтеп үтте. Ул – “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” энциклопедиясе. Әлегә Габдулла Тукайга багышланган беренче чыгарылышы әзерләнеп беткән. Фәннәр академиясе белгечләре аны быел нәшер ителер дип көтә.
Тукай нинди булган? Бу – иң күп бирелә торган сорау икән. Чөнки аны төрле рәссам төрлечә сурәтләгән. Әлеге сорауга кызыксынган кеше үзе җавап таба алсын өчен, “Габдулла Тукай – фотографияләрдә” дигән китап басылып чыккан. Җыентыкка Тукай сурәтләнгән фотоларның кайда төшерелүе турында тәфсилле язма һәм фотога төшерүче турында да мәгълүмат бирелгән.
Җыеп әйткәндә, апрельдә Тукай тирәсенә җыелабыз, шаулап алабыз әле без. Кунаклар да килер, төрки кардәшләребез дә шатлыгыбызны уртаклашыр. Әгәр шаукым ясалма тудырылган булса, ул, билгеле, әдипнең туган көненнән соң басылачак. Кунаклар дигәннән, алар “Кем ул Тукай?” дигән сорауга тулы җавап таба алыр микән? Чөнки Тукаебызның музее авария хәлендә, бөегебезнең Казандагы калган эзләре, белгәнегезчә, мыштым гына юк ителде.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|