|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2016 Экология
Татарстанга аяз һәм җылы көннәр әйләнеп кайтаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 25 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, атнаның беренче көнендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыш тарафтан талгын җил исә. Көн дәвамында җил үзенең юнәлешен үзгәртергә мөмкин һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндезге һава температурасы Татарстанда – 13-18, Казанда 14-16 градус җылы булачак.
26 апрельгә каршы төндә дә явым-төшем күзәтелми. Һава температурасы 3-8 градус җылы булачак.
--- |
Иң күп укылган
|