24.04.2016 Хәйрия
Сабыйның кинәт ярсып елый башлавы әти-әнисен куркуга сала, шул көннән алар хастаханә юлларын таптый башлый
Балтачта яшәүче кечкенә Ниязның тормышы, 2 айлык вакытыннан башлап, Балтач, Казан, Мәскәү хастаханәләре белән бәйләнгән. Сау-сәламәт, икенче бала булып туган сабыйның көннәрдән беркөнне ярсый-ярсый елый башлавы әти-әнисен куркуга сала. Шул көннән алар хастаханә юлларын таптый башлыйлар.
Тик шунысы аяныч: күпме генә тикшерсәләр дә, балаларына хәзергә кадәр дөрес диагноз куючы табиб очрамаган. Кулларында килеш күзләренә карап сула баручы балалары белән кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп карамаган алар.
– 2 ай булгач, баланың температурасы күтәрелде, уң як култык астындагы лимфа төене шеште. Балтач хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә баргач, безне ДРКБга җибәрделәр. Хирургия бүлегендә ике атна дәваландык, – дип сөйли әнисе Гөлгенә. – Ләкин шуннан соң бала тән авырлыгы җыймый башлады. Биш айда ул нибары 5 кг авырлыкта гына иде. Ә аннары баланың сулыш алуы бик нык авырлашты, йөткерде. Аппетиты булмагач, ашаганын косып барды. Балабыз көннән-көн начарланды, хәлсезләнде, температурасы күтәрелде. Бернинди дә алга китеш булмаган килеш өйгә кайттык”, – ди Гөлгенә.
Шуннан соң алар, баланың ни өчен авырганын белергә теләп, табибларга күренә башлыйлар. ФГДС ясаганнан соң баланың ашказанында кандидоз булуы ачыклана.
– Баламның кан анализлары гел начар булды, иммун статусны тикшергәч, безгә сорау тамгасы белән генә “беренчел иммунодефицит” диагнозы куйдылар. Барлык документларны Мәскәүгә юлладылар, – ди әнисе. – Аннары ДРКБга килеп дәваланып карадык. Тик нәтиҗә булмагач, 2 ай ятканнан соң безне кайтарып җибәрделәр. Ләкин 4 атнага 1 тапкыр больницага ятып, иммуноглобулин системасы алырга мәҗбүр булдык. Бала шулай ук гәүдә авырлыгын начар җыйды. Мәскәү хастаханәсендә дә дәваланып карадык. Тик алар да төгәл генә диагноз куя алмады. Аптыраган инде бу хәлгә.
Франциядә эшләүче тәҗрибәле табибә, якташыбыз Норма авылы кызы Светлана Хөрмәтулловна белән сөйләшкәч, алар шунда барып карарга була. Табибә: “Антибиотикларның да бик көчлесен эчкәнсез. Дөрес диагноз билгеле булмый торып, андый дарулар кабул итүдән организмга зыян күбрәк килә”, – дип аңлаткан.
“Шуның өчен дә балабызның диагнозын тизрәк ачыклыйсыбыз килә. Бәлки аңа бу системалар, дарулар бөтенләй кирәкмидер, бүтән төрле дәвалау кирәктер?.. Чөнки кан анализлары бүген дә начар, лейкоцитлар әле дә югары”, – ди Гөлгенә.
Кечкенә Ниязга диагноз кую өчен зур суммада акча кирәк булачак. Франциягә барып тикшеренү үтәргә кирәк. Ләкин чит илдә бер атна тору да 200 мең сумга төшәчәк. Бу суммага әле тагын түләүле анализлар (берсе-берсе 200 евро тора) тапшыру да өстәлә.
Салиховлар гаиләсе инде 2 ел балаларының гомере өчен көрәшә, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары ярдәме белән моңарчы очны-очка ялгый алганнар. Әмма Франциягә бару чыгымнарын, тапшырачак анализларның бәяләрен белгәч, алар бер мәлгә югалып кала. Шуңа да башта газета аша ярдәм сорарга читенсенеп торсалар, хәзер инде башка чаралары калмаган. Алар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр.
Сабыйга ярдәм итү өчен исәп-хисап счетлары:
Карта номеры: 5209 3547 6900 1941 (“Ак Барс” банкы)
Салихов Азат Данилевич
Номер карты:
5469 6200 1136 1399
Счет:
40817810462001162338
ИНН: 7707083893
БИК: 049205603
Кор/счет:
30101810600000000603
Код подразделения:
4286100743
Банк: отделение “Банк Татарстан” N8610 ПАО “Сбербанк”, г. Казань.