поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • Нияз Вәлиев - җырчы
  • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Резидә Хәсәнова - журналист
  • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • Гөлнара Абаева - продюсер
  • Исхак-Хан - җырчы
  • Айваз Садыйров - журналист
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
23.04.2016 Җәмгыять

Кәләшләрне һаман урлап алып кайталар

Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы татар дөньясында иң зур сала буларак мәгълүм. Анда ун меңләп милләттәшебез яши (тәгаен әйткәндә, хәзерге вакытта 9 мең 878 кеше). Моның өстенә киләчәккә карап яшәүче иң уңышлы авылларыбызның берсе дә ул.

Табигый, мондый хәл галим-голәмәне кызыксындырмый кала алмый. Ш. Мәрҗани исемен­дә­ге Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия Сәгыйтова шушы көннәрдә “Иң уңышлы татар авылларының берсе буларак Урта Әләзән” дигән гыйльми эшен тәмамлады. Бер­ничә ел дәвамында әлеге салага барып, халыкның яшәү-эшләү рәвешен өйрәнгән ул. Тикше­ре­нүләренә кыскача гына нәтиҗә ясавын сорап, галимәгә мөрәҗә­гать иттек.

– Классик мәгънәдә мәхәллә дип әйтә алмасак та, революциягә кадәр яшәп килгән татар-мөсел­ман авылын хәтерләтә ул. Мин анда дүрт тапкыр булып, социологик тикшеренүләр үткәреп кайттым. Халыкта исламга ихтирам бик зур. Барча ир-ат диярлек мә­четкә йөри. Авылда кибетләр күп. Кибет тотучы эшкуарлар хәрам диеп аракы гына түгел, тәмәке дә сатмый. Хәзерге вакытта авылда унбер мәчет, ике мәдрәсә эшли. Тугыз мәчет – Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гай­нетдингә (җирле җитәкчеләре –  мөфти Ислам хәзрәт Дашкин), ике мәчет Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдингә карый (җитәкчеләре – Аделша хәзрәт Юнкин). Теләге булган барча кешегә – өлкәннәргә дә, балаларга да башлангыч дини гыйлем бирелә. Күзәтүләремнән һәм сораштыруларымнан чыгып, мө­сел­ман әдәп-әхлак кагыйдәлә­ренә бик сак, бик игътибарлы икәннәр дигән нәтиҗәгә килдем.

Шунысы кызык: узган гасыр­ның сиксәненче елларында биш вакыт намаз укучылар әллә ни күп калмаса һәм кайберәүләр салгалап йөрсә дә, илдә үзгәртеп кору сәясәте башлангач, ике яклап исламга кайту күзәтелә. Беренче­дән, өлкән имамнар активлашкан. Икенчедән, гарәп илләрендә укып кайткан яшьләр зур тәэсир ясаган, ягъни балаларыннан кү­реп, әти-әниләре намазга баскан. Дөрес, әүвәлге мәлдә өлкән имам­нар белән чит илләрдә гыйлем алган яшьләр арасында каршылыклар чыккан. Авыл, мәктәп җитәкчеләре, хәл­нең четереклелеген аңлап, барча бәхәсле мәсьә­ләләрне уртага салып сөй­ләшү өчен, мөселман­нарны клубка җыйган. Шушылай фикер каршылыкларын җиңүгә ирешкәннәр. Гаҗәп түгел, байтак кына яшь имамнар татар ила­һияте, дин галимнә­ребезнең мирасы белән бөтенләй таныш булмаган. Хәер, ул вакытларда татар дин галим­нәренең күп кенә хезмәте нәшер ителмәгән дә иде әле. Шуңа күрә аларны белмиләр дип гаепләп тә булмый. Хәзер безнең Тарих институты, Русия Ислам университеты, ТР Диния нәзарәте дини мирасыбызны күп бастыра. Инде хәзер шуларны укыйлар, вәгазь­ләрендә, сабак биргәндә файдаланалар. Хәтта шул уңайдан диссертация дә яклый башлаганнар.

Бездә, Россиядә тормыш, яшәү шартлары башка бит: төрле дин, милләт вәкилләре яши. Га­рәп илләрендә ислам мохите генә. Дөрес, 7-8 ел элек ваһһаб­чылыкта гаепләп, мәдрәсәләрне япканнар иде. Хәзер хакимиятләр белән аңлаштылар шикелле. Би­редәге татарлар мул, иркен тормышта яшәгәч, күпсенүчеләр дә аз түгел. Шуңа күрә бигрәк тә имамнарга, мөгаллимнәргә сак булырга, бәйләнергә җир­лек калдырмыйча эшләргә өй­рәнергә кирәк.

Әйтәм бит: халыкта исламга мәхәббәт бик зур. Менә бер кыз­ның, мәктәпкә барганчы, ир­тәнге алтыда имамга барып, дин сабак­лары ала, гарәп теле өйрәнә идем, дип сөйләгәне истә калды. Шул ук вакытта кызларның күп­челеге читкә барып уку турында уйламый, яшьли кияүгә чыгып, авылда төпләнеп кала, гаилә өчен дип яши. Элеккеге гадәтләрдән кәләш урлап кайту да сакланып калган. Билгеле, гадәттә егет белән кыз алдан килешкән була.

Биредәге мишәр гаиләләрен­дә ата кешенең абруе зур булуга исем китте. Әти диеп өзелеп торалар. Янә өмә ясап, бер-бер­ләренә булышып эшләүләрен күрү дә күңелле. Гомумән, ир­тәдән кичкә кадәр кырмыска кебек эштә алар. Өлкәннәрне генә тү­гел, урамда эшсез буталып йөр­гән бала-чаганы да күрмәссең. Татар гаиләсендә кабул ителгәнчә, төпчек бала төп нигездә кала. Картайган әти-әниләренә шәһәр­дәге кебек уңайлы шартлар тудыру өчен берни дә кызганмыйлар икән дип нәтиҗә ясадым. Менә шулай әти-әнигә хөрмәт-ихтирам балаларга кечкенәдән салына.

Инде икътисадка килгәндә, заманында миллионер совхоз саналган хуҗалыкның 5 мең 700 гектар җире булган. Совхоз таркалгач, җирне үзара бүлеш­кән­нәр. Һәр гаиләгә өчәр гектар чамасы кишәрлек туры килгән. Билгеле, бөтен кеше дә игенчелек, терлекчелек белән шөгыль­ләнә алмый. Күп кеше җирен арендага биргән. Моның өчен эшкуарлар халыкка печән, ашлык белән дә, акчалата да түли. Һәр капка төбендә диярлек “КамАЗ” машинасы тора. Алар теләсә кайсы республика-өлкәгә барып, урып- җыюда катнашырга мөмкин. Мә­сәлән, Татарстанга килеп, районнарыбызда берничә ел чөгендер алган вакытта булыштылар.

Авылда өч балалар бакчасы бар. Шуларның берсе мөселман балалар бакчасы буларак эшли. Анда утызлап бала йөри. Мәктәп икәү. Шунысына игътибар иттем: кызларның күбесе яулык бәйләсә дә, яулык бәйләмәүчеләр дә байтак. Шуңа күрә кайбер республикалардагы кебек бөтенесе яулык бәйләп    йөри дип бәйләнми­ләр­дер дип уйлыйм. Мәктәптә татарча укытмасалар да, урамда урысча сөйләшеп йөргән бала күр­мәдем мин. Гаҗәп тә түгел: монда татар-мөселман мохите. Мәктәп яны бакчасында балалар бик күп яшелчә игә икән. Шуңа мәктәп ашханәсендә укучылар бушлай диярлек туклана. Миңа шунысы бик ошады: әби-бабайларны, әти-әниләрне мәктәптә җыеп, гаиләне ныгытучы бик күп кызыклы чаралар уздыралар. Шуңа күрәме, елга нибары ике-өч кенә аерылышу очрагы була. Бала туу үлем-китем белән чагыштырганда ике мәр­тәбә артыграк. Дөрес, хәзер гаи­ләләр әллә ни ишле димәс идем. Күбесендә өч-дүрт бала.

Менә шулай гореф-гадәтләр­не саклап, татар-мөселман авыл булып яшәгәндә, четерекле мәсь­ә­ләләрне уртага салып хәл итә, икътисадый үзгәрешләргә ярак­лаша белгәндә, Урта Әләзәнгә бернинди заман җилләре дә куркыныч түгел, минемчә. Тулы канлы мәхәллә булдыру әле хыялда гына дисәләр дә, аңа әзерләр бар. Шуларның берсе – уртаәләзән­леләр.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы