|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2016 Мәдәният
Кичәге "Калеб"тән ФОТОрепортажБез барыбыз да – Одиссейлар. Рәдиф Гаташ поэзиясе буенча әзерләнгән «Одиссея: Рәдиф Гаташ диңгезләренә сәяхәт» спектакле нәкъ менә шуны раслады: барыбызда да уртак сөенеч-шатлыклар, кайгылар, югалтулар, табышлар бар. Шигърият безгә үзебезне ныграк аңларга ярдәм итә торган бер көч ул. «Одиссея»га «Галиәсгар Камал» корабы 21 апрельдә 19:00да Татарстан, 1 причалыннан кузгалды. Парадокс, әмма факт: «Кече сәхнә» палубасында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары иде. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер да Тинчурин театрыныкы: Резеда Гарипова. Сценарийны әзерләгәндә минем дә, Йолдызның да (Йолдыз Миңнуллина – авт.) төп максаты – без әле моңарчы белмәгән Гаташны күрсәтү иде. Дөресрәге, Гаташ поэзиясенә карата булган калыплашкан фикерне, стереотипны җимерү. Ул поэзиянең бөтен пластларын актарып, андагы яшеренеп яткан мәгънәләрне, мотивларны «казып» чыгару. Юкса бездә «мәхәббәт шагыйре» буларак кабул итәләр дә, шактый өстен карыйлар бу шигърияткә. Бер Гаташ иҗатына гына да түгел, бер уйласаң. Кайберәүләрнең исем-атын кычкырып, сөрән салып йөрсәләр дә, шигъриятенең «ш» хәрефен дә белмәскә мөмкиннәр. Йәгез, тикшереп карыйк: беләбезме без Мөдәррисне чын-чынлап, Ркаилны? Ә бит исемнәрен кабатларга яратабыз. Яратабыз, чөнки шулай акыллырак күренәбез. Имеш, без укымышлы, имеш, без әдәбият-сәнгатьне тирән беләбез. Имеш, без – интеллигенция. Мин Резеданы бөтенләй дә белми идем. Йолдыз – белә. Әмма Рәдиф Гаташның шигырь җыентыкларын тотып шәһәр уртасындагы бер кафеда очрашырга сүз куешкан шул көнгәчә без Гаташ һәм Резеда темасына ничектер кагылмадык – әйтерсең, табу. Ә очрашып сөйләшкәндә, Резеданың беренче җөмләсе мине уйландырды: «Ярар, шигърияте – аңлашыла, ә үзе турында, кеше буларак, ни әйтә аласыз?» Һәм без Гаташка юлны нәкъ менә аның шәхесе аша сала башладык. Шул төнне үк Резеда томнарны укып чыккан. Иртәгесен аннан хәбәр килде: «Мин бик илһамландым, актерлар белән сөйләшәм». Шундый ул – төгәл һәм анык. Артыгын сөйләшеп тормый. Күбрәк эшли. Сценарийны эшләгәндә, Йолдыз да, мин дә Гаташтагы «социалка»га, юморга тап булып, аларны өр-яңадан «ачтык». Шул чорга, андагы шагыйрьләр ансамбленә булган карашларыбыз да тәгаенләнә төште. Бик мөһим бер персонаж – Ак Перчатка пәйда булды. Резеда без сценарийны эшләгәндә һәрчак пульста булды, язабыз аңа: «Ак Перчатка булуын телибез! Мөмкинме?» «Теләгез, карарбыз», - ди Резеда. Аннары өсти: «Бик яхшы, булсын барысы да, вакыты җиткәч, һәммәсе дә үз урынына утыра аларның...» Аннары таяк дәгъва кыла башлады – спектакльдә урынын алырга. Кыскасы, Гаташның шигъриятендәге предметлар, детальләр, персонажлар, күптән үзләренә килеп кагылуларын, эндәшүләрен көтеп яткандай, җанландылар, телгә килделәр. Аннары әзер сценарий буенча очрашулар башланды. Кичәнең логикасын төзү. Шунда мин Резеданың текстка ничек нәзберек, сак каравына игътибар иттем. Ә инде сәхнәләштерү процессында аның чын-чынлап психологик театр тарафдары булуына. Минем бик күп сәхнәләрдә шигырь укыганнарын күзәткәнем бар. Актерларның. Һәм һәр очракта актер укыганлыгын сизәсең. Бу очракта да шикләндем: элмә микрофоннар алдына чыгып, шигырь уку гына булып әверелмәсме? Юкса, шигырьләрдән тулы бер ҖАН ТАРИХЫн, аның драматургиясен төзегән идек... Резеда безгә даими язып тора: «Без шулай бордык моны, бу өлешен шулай итәргә булдык... без – процесста...» Безнең чираттагы очрашуыбызда инде Артем, Илфак, Зөлфәт һәм Резедадан гыйбарәт спектакль – ягъни, корабның каркасы әзер иде. Аның җилкәннәрен - тере музыкаль яңгырашын, хәрәкәтен, аһәңен табып бетерү сорала иде алга таба... Резедада гаҗәеп бер сыйфат бар: ул бер карауда бөтен масштабны, панораманы күрә. Мин монда бераз гына «эчке кухня»бызга чаршау читен ачарга теләдем. Чөнки чиста энтузиазм һәм искиткеч рух белән башкарылган бу тамашаның асылда нинди зур хезмәт булуын күрсәтергә телим. Сез бу кадәр шигырьне яттан өйрәнеп кенә карагыз әле! Аның һәрберсеннән тәмамланган бер драматик әсәр ясап! Минем артистларга да, Резедага да хөрмәтем чиксез! Мин аларның командасына чын мәгънәсендә сокланам. Алар белән тагын әллә ниләр эшлисем килә... Без һәр көнебезне мифларны кабатлап яшибез. 21 апрельдә «Одиссея»гә кузгалдылар һәм сәфәрдән исән-имин әйләнеп кайттылар: К.Тинчурин театры артистлары – Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Илфак Хафизов, Резедә Сәләхова, К.Тинчурин театры хореографы – Никита Жестков. Җырчылар Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Зөлфирә Шәйдуллина, Juna төркеме, КФУның Халыкара багланышлар институты хоры (җитәкчесе – Эльнар Байназаров), музыкант, баянчы Алмаз Ахунов, композиторлар Эльмир Низамов һәм Миләүшә Хәйруллина, скрипкачы Динә Закирова, виолончелистка Анна Антонова...
Луиза ЯНСУАР |
Иң күп укылган
|