поиск новостей
  • 13.06 "Мең дә бер кичә" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 13.06 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 14.06 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 18.00, 12+
  • 14.06 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 14.06 "Корт" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 15.06 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
Архив
 
22.04.2016 Милләт

Госман хәзрәт Исхакый: "Кайгыгызны уртаклашабыз, диләр. Рәхмәт, тик бу безнең өчен кайгы түгел, ә бәйрәм"

Җомганың иртәнге намаз вакытында Татарстанда ислам яңаруына зур көч салган мөгаллимә Рәшидә абыстай Исхакый вафат булды. Балалары белән бәхилләшкән вакытта ул кияве Сөләйман Зариповны сораштырган, аның өчен борчылган. Күпләргә намазга басарга ярдәм иткән, дини сабаклар биргән Рәшидә абыстай Исхакый бакыйлыкка күчте.

Совет чорында да иминлек хезмәтләре өркетүенә карамастан ул алты баласын да, Казанның татар бистәсендәге балаларны намазга өйрәткән көчле шәхес. Бүген Татарстан, Башкортстан һәм башка төрле төбәкләрдә эш иткән абруйлы мөфтиләр, имамнар – Рәшидә абыстай нәселе кешеләре.
 
Азатлык хәбәрчесе аның кече баласы һәм бердәнбер улы, Татарстанның элеккеге мөфтие Госман хәзрәт Исхакый белән элемтәгә керде. Алар хәзерге вакытта әниләрен соңгы юлга озату мәшәкатьләре белән мәшгуль.

 “Иртәннән бирле телефон тынмый, барысы да шалтырата, кайгыгызны уртаклашабыз, диләр. Кече күңелле кешеләргә игътибарлары өчен рәхмәт. Тик бу безнең өчен кайгы түгел, ә бәйрәм. Әнинең гомере иртәнге намаз вакытында өзелде. Майда әнигә 92 яшь тулырга тиеш иде. Кичә әни бөтен балаларын үз янына җыйды, сизенгәндер, бөтен васыятьләрен безгә әйтте, җылы теләкләрен, сүзләрен җиткерде. Әни Сөләйман өчен дә борчылды, аны да сорады. Кайттымы, дип кызыксынды.
 
Шөкер, әни бик матур тормыш кичерде. Аллаһы Тәгалә барыбызга да шундый тормыш бүләк итсен! Бәрәкәтле гомер кичерде ул. Тормышының күп өлеше дин юлында узды. Зур нәсел калдырды. Бүген әнине биш кызы һәм бер килене юып, ап-ак кәфенгә төрде. Мирный бистәсендәге мәчеттә җеназа укылачак, җомгадан соң аны соңгы юлга озатачакбыз. Бу мәчеткә нигез ташын да әни салды. Безне, балаларын, оныкларын намазга бастырды, Аллаһ сүзе белән тәрбияләде. Йөздән артык оныгы аның өчен дога кылып торачак. “Намаз уку тәртибе” дигән китапчык язды, аңа карап йөзләгән мең кеше намазга басты. Бу бәхет түгелме? Һәрберебезгә шундый бәрәкәтле тормыш булса иде! Аның кебек хезмәт итәргә насыйп итсен! Бер кеше, ә күпме эш башкарды! Сокландыргыч. Әнинең истәлеккә китаплары, шигырьләре кала. Кадерле кешебезнең урыны оҗмахта булсын!” дип сөйләде безгә аның улы Госман хәзрәт Исхакый.

 
Рәшидә абыстай – үзе 12 балалы ишле гаиләдә үсеп, 6 бала тәрбияләгән, йөздән артык онык һәм оныкчыкның дәү әнисе. “Ана булу ул бала табу гына түгел, хикмәт бу нарасыйны тәүфыйклы, үзе һәм башкалар өчен файда китерүче, миһербанлы, чын кеше итеп тәрбияләп үстерүдә, – дип әйтә торган иде мөгаллимә.

 “Мин үземне дөньядагы иң бәхетле әниләрнең берсе дип саныйм. Кечкенәдән 6 баламны да намазга бастырып, аларга хәләл ризыклар ашатып, иманлы итеп үстерүемнең рәхәтен татып яшим. Карынымда чакта ук җан кисәкләремә Ходайдан бәхет, иминлек, тәүфыйк сорадым, хәзер дә хәер-фатихамнан ташламыйм. Аллаһ исламнан, шайтан юлдан яздыра күрмәсен берүк дип иртә-кичен аларга хәерле гомерләр теләп торам. Догаларым кабул була. Балаларым, оныкларым көн саен шалтыратып, яхшы хәбәрләрен җиткереп, күчтәнәч-бүләкләрен китереп, кунакка дәшеп торалар, игелекләре үзләренә кайтсын, бик кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Госманым кая барса да: “Әни, мин шунда шундый эш белән китәм, догаларыңнан ташлама, хәерле эшләр теләп тор”, – дип әйтеп китә, әйләнеп кайткач та хәл белешә. Балаларым өчен җаным тыныч, аларның барысы да горурлыгым, киленем, кияүләрем дә бик мәрхәмәтлеләр.
 
 
Бала табу – әле ул ана булдым дигән сүз түгел. Ананың балага булган иң хәерле һәм гомерлек бурычы – яхшы тәрбия. Ана бу хакта нарасые карынында чакта ук кайгыртырга, үзендә җаваплылык хисе тоярга, изге теләк-догада булырга тиеш. Аннан соң ана кеше баласына карата сабыр, ягымлы, кайгыртучан булырга бурычлы, ул баласы өчен гомеренең соңгы көненә кадәр җавап тота”, дип сөйләгән мөгаллимә.
 
Рәшидә абыстай Исхакый Казанда җирләнәчәк.
 
Чыганак: "Азатлык".

Римма ӘБДРӘШИТОВА, "Азатлык"
Матбугат.ру
№ --- | 22.04.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы