поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.04.2016 Язмыш

6 яшемдә әтием белән әнием аерылышты, ятимлек ачысын үз башымнан кичердем

Беркөнне Интернеттан кызыклы мәгълүматлар чүпләп утырганда “Гаилә таркалганда балага ничек зыян салмаска?” дигән мәкаләгә күзем төште. Укып чыктым һәм нык тетрәндем. Сәбәбе: миңа алты яшь тулганда әтием белән әнием аерылышты, ятимлек ачысын үз башымнан кичердем.

Кимсенү
 
Сигез ел бергә гомер иткән ире, аңа сиздермичә генә өр-яңа йортыбызны сатып, акчасын кесәсенә салгач һәм, сөяркәсен ияртеп, Үзбәкстанның Гөлстан дигән оҗмахка тиң матур төбәгенә качып киткәч, нибары егерме сигез яшьлек әнием ул чакта хәсрәтеннән, гарьлегеннән ничек юләрләнмәде икән дип әлегәчә шаккатам. Әни безне – берсеннән-берсе кечкенә өч баласын ияртеп, дәү әнинең иске йортына кайтып утырды. Ул чакта да законнарны әйләнеп узу юллары булган, кул кулны юган, күрәсең. Югыйсә, әткәй белән әнкәй бергә көч түгеп салган яңа йорт сатылгач, аның акчасын ир белән хатынга тигез итеп бүләргә тиеш булганнардыр бит инде?
 
Олы бала булганлыктан, сыңар канатлы тормышның авырлыклары миңа күбрәк эләкте. Беренче классны тәмамлаган елда ук, тигез әти-әниле балалар рәхәтләнеп йоклап ятканда, таң белән торып, китмән тотып, чөгендер басуында эшләүче әнкәй янәшәсенә барып басарга мәҗбүр идем. Сыңар канатлы, китек күңелле, бөтен дөньясына рәнҗүле, хыянәте өчен әткәйгә кара үчле, чарасызлыктан, хәсрәттән үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җиткән әнкәй үзе дә ат урынына эшли, безне дә кызганып тормый иде. Ач- ялангач булмасак та, рәхәт тә күрмәдек.
 
Авыр капчыклар күтәрдек, ат урынына җигелеп арба тарттык, җир казыдык, тирес түктек, мал карадык. Әнкәйнең нәрсәгә булса да ачуы чыкса, безне ташлап киткән әткәйне сүгәргә, хурларга тотына. “Сүземне тыңламасагыз, үги анагыз янына илтеп атам, ул сезнең баш түбәгезгә кадак кагачак”, – дип котны ала иде. Ни галәмәт, шул чакта үземнең эчтән генә әткәйне яклыйсым килгәне истә калган. Әткәй белән әнкәйнең гаилә тормышы көйле булып чыкмаганга, без – гөнаһсыз сабыйлар гаепле түгел бит инде. Ә әнкәйнең үз туксаны туксан... Мин мәктәптә бик әйбәт укыдым, әмма һәрвакыт үземне әтиле балалардан ким саный, моңа гарьләнеп, әнкәйдән качып кына елый идем. Әтилеләрне күрше авыл мәктәбенә, толыпка төреп, ат чанасына утыртып илтеп куялар, барып алалар. Әтисезләр кар көрте ерып җәяү атлый.
 
Үсмер чагым. Әтиле сыйныфташларым 1 Май көнне клубка, “Зәлидә” бәйрәменә биергә китте. Ә мин, яшьле күзләремне тутырып, аларга кызыгып карап калдым. Сыерыбызның ашарына беткән, шуңа миңа урманнан ялан кулларымны кисә-кисә, кар астыннан чыккан камышны җыеп алып кайтырга кирәк иде.
 
Урамга уйнарга чыккач та, әтиле балаларның күңелләре көр кебек тоела иде миңа. Аларны усал малайлар рәнҗетми, чөнки якларга әтиләре бар.
 
Ул чакта йорт саен сигез-тугыз бала. Хатын-кызлар колхоз эшенә йөри. Үзләре эшкә киткәндә, олырак балалар кечрәкләрен карап тора. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр бездән матуррак киенмәсә, тәмлерәк ашамаса да, аларның күңеле минекедәй китек түгел иде шул. Җиде-сигез яшьлек чагымда мине бер уй газаплый иде. Әнкәй күрмәгәндә, көзге каршына барып басам да, чандыр гәүдәле, озын сары чәчле, зәңгәр күзле, нечкә беләкле, салам сыйраклы кыяфәтемне җентекләп күздән кичереп, балалыгым белән аптырап карап торам. Бүтән балаларны әтиләре, кирәксезгә санап, ташлап китмәгән бит. Әллә без – әнкәй, мин, сеңелләрем, бик ямьcез микән? Алай дисәң, күрше кызларының да миннән артык җирләре юк кебек. Нигә алайса аларның әтиләре бар, ә минеке – юк? Әнкәй дә сөйкемле, эшчән, җитмәсә бик матур җырлый. Бермәлне әнкәй: “Атагыз эчте, өстемнән йөрде, сөяркәсе яныннан кайткач, миңа кул күтәрә иде. Шуңа күрә үзем силсәвиткә барып, аерылышырга гариза бирдем”, – дип ычкындырды. Шунда күз яшьләрем бәреп чыкты. “Ә кемнеке эчми соң? Әнә, күрше З. апа, ире исереп кайткач, алты баласын ияртеп, С. әбиләргә кереп кача. Әткәй айныганчы, син дә дәү әниләрдә торып торасың калган!” – дидем. Әнкәй, ачудан, авызыма ямады. Әткәй сугышта катнашкан, яраланган, өченче группа инвалид буларак, аена 33 сум пенсия алган булган икән. Ул шуның өчтән берен безгә алимент итеп түли башлагач, акчага бик тилмереп яшәсәк тә, әнкәй аннан баш тартты.
 
Бу сәер гамәлен: “Аның икенче хатыны бала таба алмый. Сез киләчәктә кеше кешесе булачаксыз. Атагыз, олыгайган көнендә япа-ялгыз калгач, сездән алимент юллап, абруегызны төшермәсен, сезгә кыенлык китермәсен өчен шулай эшләргә булдым”, – дип аңлатты. Мәктәптә укыганда да, институтта да янәшәмдә тулы булмаган гаиләләрдә үскән яшьтәшләрем бар иде. Аларның үз әтиләре белән ихластан аралашуларына, һәрдаим ярдәмен тоеп яшәүләренә бик кызыга идем. Ә безнең әти белән ике арадагы күперләр яндырылган иде... Институт тәмамлап, бер ел эшләгәч, баштанаяк киенгәч, бирнә туплагач, әтиле егеткә кияүгә чыктым. Каенатама әти дип әйтүләре шулчаклы рәхәт иде! Мин аларга эшләп ярарга тырыштым. Кирәк булса, ут өертеп утын ярам, печән чапканда ирләрдән калышмыйм, мал караргамы – миңа гына куш! Өйдә бөтен эшне белеп эшлим. Әмма эшләп кенә ярап булсачы! Улына караганда хезмәт хакын ике мәртәбә күбрәк алсам да, каенанамның бар белгән сүзе шул булды: “Минекен ашыйсың, хәерче”. Атлаган саен “атасыз бала” дип рәнҗетте. Әйтерсең, мин җилдән туганмын...

Гаиләләрдә «гражданнар сугышы»
 
Яшермим, тормышның ачысын-төчесен күп күрдем, күз яшемне шактый түктерделәр. Иремнең читкә салулаган чакларын да белеп тордым. Шулай да: “Улларым үз аталары канаты астында, тигез гаиләдә үсәргә тиеш!” – дип, барысына да сабырлык белән түздем. Беренче ир белән егерме өч ел яшәп калдык. Ул авариягә очрап, гарипләнеп калганнан соң, унтугыз ел буе бөтен авырлыкларны җилкәмә салып, тормыш арбасын үземә җигелеп тартырга туры килде. Иремне соңгы сулышына хәтле кыенсынмыйча тәрбияләдем. Үкенмим. Балаларым ятимлек ачысын татымады. Аларга ир-атларга хас рухи ныклык, төпле киңәш бирергә әтиләре янәшәдә иде. Хатын-кыз ничек кенә тырышса да, хатын-кыз инде. Ул дөньяга сизгер йөрәге, нечкә хисләре аша карый, ә ир-атларда мантыйк көчле, шунлыктан акыл белән эш итәләр. Ялгыз хатын ничек кенә тырышмасын, аның янында үскән бала, малаймы ул, кызмы, тулыканлы тормышка әзер түгел. Чөнки аңарда ир кешегә карата хөрмәт хисе, ныклык тәрбияләмиләр, ул үзен кешедән ким санап үсә, хәтта язмышына үчле булырга, ата- анасы хатасын кабатларга мөмкин. Яшьли кыерсытылган бала үскәч бер мескенгә, яки, киресенчә, кансыз бандитка әверелергә мөмкин. Чөнки ул үзенең кимсенүләре өчен бөтен дөньясына үчле. Ялгыз аналарның, уллары балигъ булгач та, аларны итәк астыннан чыгармыйча, “мәми авыз” итеп (урыслар “маменькин сынок” диләр) тәрбияләүләре күз алдында. Андый ана гадәттә малае өйләнсә, киленне улыннан күпсенә, көнли, яшь гаиләгә тыкшына, аларның бәхетенә аяк чала. Аерылган ир дә, хатын да киләчәктә үз парын табып, яңа гаилә корырга, бәхетле булырга хокуклы, әлбәттә. Ике арада калып, чарасызлыктан бәргәләнгән, үзәге өзелгән бичара бала гына кызганыч.
 
Җимерелгән һәр гаиләдә – бала фаҗигасе. Хатын-кыз элеккеге иреннән югарырак пост биләргә, акчаны күбрәк эшләргә, бала караучы, репетитор, гувернантка ялларга мөмкин. Әмма сабыйга чит-ятлар тәрбиясе түгел, үз әтисенең тезендә утыру, аның үчтекиләп сөюе, җитәкләп урамга алып чыгуы, аның белән бергәләп футбол тубы тибү кадерлерәк. Шул бәхетле мизгелләр хакына ул әтисенең җитешсезлекләрен күрмәмешкә салышырга, хәтта үзен әрләвен, шукланса, сүз тыңламаса, йомшак җиренә берне шапылдатып алуын гафу итәргә риза. Бүгенге көндә кайсы гына гаиләгә карама, анда астыртын “гражданнар сугышы” бара. Бер-берсенә юл куясы, мәрхәмәтлерәк, сабыррак буласы урынга, газиз сабыйларының бәхетен җимерү, психикасын какшату, авыруга сабыштыру, холкын бозу хисабына булса да, өстен чыгарга омтылу күзәтелә. Кайчанга кадәр барыр бу каршы торулар?
 
Күңелсез саннар
 
Статистика мәгълүматларына күз салсак, бүгенге көндә Русиядә өйләнешүчеләрнең яртысына якыны аерылыша, гаилә коруның беренче ун елында таркалган никахлар саны, төбәгенә карап, 45-48 процент тәшкил итә. Зур шәһәрләрдә аннан да артып китә. Иң ныклы гаиләләр – Тау халыкларында, Чечен республикасында икән. Чөнки анда дин һәм традицияләр көчле, ирләр эшләп акча таба, гаиләне тәэмин итә, хатын-кыз өйдә гаилә учагын саклый, күп итеп бала таба, иренә буйсына. Бу гаиләләрдә анага, балага, иргә хөрмәт зурдан.
Аерылышуларга килгәндә Татарстанда да хәлләр шәптән түгел. Президент Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасына аерылышу процессын катлауландыру турында тәкъдим юллады. Татарстанның никахларны теркәү идарәсе карамагында күптән түгел психолог, медиаторлардан (низагларны чишәргә ярдәм итүче белгечләр) торган эшче төркем оешкан иде. Соңгы мәгълүматларга караганда, алар аерылышу алдында торган 62 гаилә белән махсус шөгыльләнеп, 40 гаиләне саклап калганнар! Минемчә, гаиләдә имин яшәү серләренә балалар бакчасында, мәктәптә үк өйрәтә башларга кирәк. Башкалар алдында үз вазыйфаңны намус белән үтәү, җаваплылык, башкаларга юл кую, ярдәмчеллек, кайгыртучанлык кебек хисләр тәрбияләү кирәклеге турында искәртүем. Совет чорында өлкән сыйныф укучыларына “Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе” дигән махсус курс укытканым истә. Ә нигә аны кабат гамәлгә кертмәскә? Актуальлеге бәхәссез бит!
 
Аерылышуга карата мөнәсәбәтне өйрәнгән социологлар Казан урамнарында сораштыру үткәргәннәр. Менә берничә җавап:
– Аерылышсалар ни, кемнең кемдә ни эше бар?! Хәзер ирекле мәхәббәт модада! Иң мөһиме: балалар күбрәк тусын!
– Ходайдан курыкмаганга аерылалар. Имансыз кешедә оят юк. Ире-хатыны бер-берсенә хыянәт итә, шуңа таркала ул гаиләләр. Бала хакын санга сукмыйлар. Алла каршына баргач, җавап тотасын уйлап караучы юк...
– Бөтен бәла, тавыш-талаш – җитмәүчелектән килеп чыга. Яшь гаиләләрнең күбесе – ипотека белән кредит коллыгында. Чарасызлыктан аерылышалар.
– Әти белән әни яратышып, бер-берсенең холкын өйрәнеп, көн итәргә яраклымы-юкмы икәнлекләрен сынап карагач кына өйләнешкәннәр. Шуңа кырык ел бергә чөкердәшеп торалар. Ә без мин балага узганга никахлаштык. Хәзер гыйффәт модада түгел бит. Яши башлагач, иремнең ата ялкау, эшлексез икәнлеген белеп алдым. Аңа тәмле ашарга, типтереп яшәргә, күңел ачарга гына булсын. Бер җирдә ике- өч айдан артык эшли алмый, артына тибәләр. Акчаны мин табам, әниләр булыша. Тора-бара нишләп бетәрбез, белмим...
– Торагы булмаган гаиләне беткәнгә сана инде син. Кеше почмагында ачлы-туклы җан асраганда, тату яшәп буламыни?
– Мин – аерылган ир, атып үтерәм дисәләр дә, бүтән өйләнәсем юк: бәласеннән башаяк. Кирәк чакта канәгатьлек алырга җилбәзәк с...лар буа буарлык. Бүгенге хатыннар – җәнҗалчылар. Алар ирләрен ир дип санламый, тамак ярып кычкыра, эчә, сүгенә, сугыша, судта хокук даулый гына беләләр.
– Яшьлек юләрлегем, баш имәскә маташуым аркасында иремнән аерылган идем, хәзер үкенәм. Улымның әтисез үсүенә борчылам. Яңадан кияүгә чыксам, хаталарымны кабатламас идем...
 
Нишләргә?
 
Танылган нимес психоаналитигы һәм балалар психотерапевты Гельмут Фигдор утыз еллык тикшеренү дәверендә ата-анасы аерылганга борчылмаган, газап чикмәгән бер генә баланы да очратмавын раслый. “Хәтта эчү-кыйнау кебек хәлләр булган гаилә таркалганда да баланың әтисен яки әнисең югалту фаҗигасе гаять зур. Чөнки бала гаиләдән киткән әтисен яки әнисен, ул нинди кеше булса да, барыбер үзенчә ярата”, – ди ул.
 
Сыңар канатлы гаиләдә үсүнең ахыргы нәтиҗәләре баланы гомер буе эзәрлекли. Кичтән танышып, иртән кавышып, юк-бардан тавыш-гауга чыгарып, үз-үзләрен генә ярату хисен беренче урынга куеп, гөнаһсыз сабыйларының бәхетен, киләчәген, иминлеген үз куллары белән кисмәсеннәр иде яшь гаиләләр. Балага әти дә, әни дә бердәй кирәк!
 
Мәскәүнең гипноз мәктәбе җитәкчесе, психолог, гипнолог Геннадий Гончаров, гаиләдә мөнәсәбәтләр кискенләшкән очракта, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саный. Әгәр дә хәлләр артык тирәнгә китеп, үзара килешү мөмкин булмаса, аерылышканда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә.
 
1. Бер-берегезне хурламагыз, кимсетеп, начар сүзләр яудырып, түбәнлеккә төшмәгез, бала иминлеге хакына үзара кешечә мөнәсәбәтне югалтмагыз.
2. Балага аерылышуыгыз хакында дөресен сөйләгез, моны озакка сузмагыз.
3. Баланың әлеге хәлгә мөнәсәбәтен белдерүен тыймагыз. Үзен агрессив тотса да, аны ачуланмагыз.
4. Бала белән озаклап аралашыгыз, аның хәленә керегез.
5. Баланы әтисенә яки әнисенә каршы котыртмагыз. Аны каршы якка һөҗүм “коралы” итеп файдаланмагыз.
6. Югалту ачысын җиңелрәк кичерсен өчен, бала белән элеккегә караганда күбрәк вакытыгызны бергә уздырыгыз.
7. Балагыз әлеге хәлгә бәйләнеше булмаган туганнарыгыз белән ешрак аралашсын. Ягымлы, яхшы кәефле кешеләр янында булу аны психологик яктан ял иттерер, хәсрәтен җиңеләйтер.
8. Аерылган ирегезне яки хатыныгызны бала белән аралашудан тыймагыз.
9. Ялгыз калгач, аерылышуга китергән сәбәпләрне тирәнтен анализлап, асылына төшенегез, юкса бер үк тырмага икенче, өченче... мәртәбә басуыгыз ихтимал. Гаепне читтән түгел, үзегездән эзләгез.

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»