поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
21.04.2016 Дин

Баланы ничә яшьтә дингә китерергә?

Балага дин кирәкме? Кирәк, әлбәттә. “Балаңа Алла турында сөйләмәсәң, Аллага балаңнан зарланырсың”, – дип әйтергә ярата бу уңайдан Җәлил хәзрәт Фазлыев. Балага ничә яшьтә дин күнекмәләре бирә башларга соң? Дин орлыклары салу өчен иң кулай вакыт – балачак дип, җиде яшь­кә кадәр сабый күңелендә Аллага мәхәббәт уятырга киңәш итә дин әһелләребез.

Ашарга утыргач, бисмилла әйтер­гә өйрәтүдән һәм ашап туйгач, дога кылудан башланадыр, мөгаен, дин нигезләре. Билгеле инде, уң җилкәңдәге фәрештәң – яхшы эш­ләреңне, сул җилкәңдәге фәреш­тәң яман гамәлләреңне язып бара, ни генә кылсаң да, Алла бабай барысын да күреп тора, җәннәт – әниләрнең аяк астында, дигән үгет-нәсыйхәтләрне угыл-кызлары­быз кеч­кенәдән күңеленә сеңде­реп үссә, догалар ятласа, иманлы бала тәрбиялибез дип сөенергә җир­лек бар.
 
Тик бу гына аз. Җиде яшьтән соң, ягъни бала мәктәптә укый башлагач, ниндидер дәрәҗәдә дини мохит булмаса, дин сабаклары бирелмәсә, сабый чакта алган бе­лем-күнекмәләрен, хәтта ятлаган догаларын да онытып бете­рергә мөмкин укучы. Бу уңайдан иң уңышлы тәҗрибә, әлбәттә, Балтач районында. Анда инде дистә елдан артык кыз-малайларга, әлеге дә баягы Җәлил хәзрәтнең башлап йөрүе нәтиҗәсендә, факультатив рәвештә әхлак дәресләре укытыла. Шушылай сыйныфтан сыйныфка дин-әхлак казанышларыбыз ныгытылып барыла. Теләге булган балаларга күпчелек авылларда дәрестән соң мәчеткә барып дин нигезләрен тагын да тирәнрәк үзләштерү мөмкинлеге булдырылган. Әле байтак кына авылларда, спорт җиһазлары да юнәтеп, мәчетләрне сәламәтлекне ныгыту учакларына да әверелдергәннәр.
 
Дини мохтит булдыруның тагын бер юлы – мәчетләр каршында җәйге һәм кышкы лагерьлар булдыру. Шунысы кызык: җәйге ла­герь­ларда гадәттә әбисе-баба­сы янына кунакка кайткан шәһәр балалары да бик теләп йөри. Әй­тик, уз­ган җәйдә Актаныш райо­нының Чуракай авылында җирле эшкуар Назыйм Шәехов­ның район үзә­ген­нән мөгаллимнәр чакыртып шундый лагерьны өченче (бер җәй эчендә) мәртәбә уздыруына шаһит булган идек. Мондый лагерьлар оеш­ты­рылуын белгән сурәттә ата-аналар да балаларын бик теләп авылга ялга кайтара. Югыйсә авылга кайтып та те­ле­фон-планшеттан аерыла алмыйча утырырга мөм­киннәр бит.
 
Шөкер, шәһәр җирендә җәен генә түгел, кышкы каникуллар вакытында да ислам лагерьлары оештыра башладылар хәзер. Дө­рес, кайбер имамнар бу эшкә алынырга җөръәт итеп бетерми: мә­шә­­катеннән курка, чыгымнар өчен акча юнәтүе кыен, дигән була. Әм­ма әлеге изге эшкә ихлас алынсаң, ярдәм итүче табылмый калмый. Башлап җибәрергә генә кирәк.
 
Дини мохит булдыруның тагын бер кызыклы чарасы – Коръән уку бәйгеләре. Ни белгәнеңне башкалар белән чагыштырып карау, осталыгыңны чарлау ягыннан бик үтемле чара бу. Анда гадәттә ба­лаларның дини гыйлем алулары белән беррәттән, ни дәрәҗәдә милли тарихыбызны белүләре белән дә кызыксыналар, яшь буынны татар-мөселман итеп тәр­бия­ләүгә басым ясыйлар. Күптән түгел шундый Коръән уку бәйгесе башкалабыз­ның Һади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә оештырылды. “Сөембикә сеңеллә­ре һәм энеләре” бәйгесенең, күз тимәсен, унтугызынчысы бу. Аның “Апанай”, “Мәр­җани”, “Колшәриф”, “Ярдәм” мә­чет­ләрендә дә үткә­релгәне бар.
 
– Мөгаен, иң уңайлы урын – “Мәрҗани” мәчетедер. “Колшә­риф” мәчетендә шунысы кыен булган иде: беренче кат белән икенче кат арасындагы баскыч култыксасында сабыйлар төшеп китәрлек җирләр бар. Сакчылар бастырып куеп булмый бит: ул-бу булмагае дип көн буе хәвефләнеп йөргәнем истә калган, – дип сөй­ләде ахырда бу җәһәттән ярышны төп оештыручы, “Мөслимә” җәм­гыяте рәисе Әлмира ханым Әдия­туллина. Ел да күрше-тирә рес­пуб­лика-өлкәләр­дән дистә­ләр­чә бала катнашуы белән үзенчәлекле әле­ге бәйге. Удмуртия, Чуашстан республикаларыннан, Ульян, Самара, Киров өлкәләреннән ел да катнашмыйча калмыйлар анда. Быел да балаларны (кызларны – аерым, малайларны – аерым) өч төркемгә, 4-10, 11-14, 15-18 яшьлекләргә бүлеп ярыштырдылар. Кечке­нә­дән кызыксындыру мөһим: быел да иң зур төркем – 4-10 яшьтәгеләр иде. Шуңа күрә дә гаҗәп түгел: әлеге ярышларда биш мәртәбә катнашкан Ләйсән Моталлапова быел бәйгегә Мөхәм­мәт һәм Муса исемле кечкенә улларын алып килгән.
 
Шөкер, бер бала да бүләксез китмәде бәйге-бәйрәмнән. Нинди генә номинацияләр булдырмаган оештыручылар: Каюм Насыйри, Һади Максуди, Хөсәен Фәизханов, Батырша, Акмулла, Әхмәт Тимер, Исмәгыйль Гаспралы, Зәйнулла Рәсүлев... Әле аларны кемнәр тапшырды диген. Рабит Батулла, Равил Шәрәфи, Хатыйп Миңнегулов, Лена Таҗиева... Рабит, Равил әфән­де­ләрне – Әкиятче бабай, Әҗәл абый килгән дип каршы алуларын күр­гәч, милләтебез тарихындагы мәшһүр шәхесләргә кагылышлы сорауларга тотлыкмыйча җавап бирүләрен ишеткәч, балаларыбыз дин нигезләрен генә түгел, мә­дә­ниятебезне дә беләләр икән дип сөендек. Күренекле кунаклар ярышта катнашучыларга төпле, мәгънәле үгет-нәсыйхәтләрен җит­керделәр, бергәләп өйлә намазын укыдылар. Мондый мизгелләр ничек сеңеп калмасын бала күңе­лендә!
 
Әлеге бәйгеләр үз ишләрең белән генә түгел, мәшһүр шәхес­ләребез белән очрашу-аралашу мөмкинлеге буларак та зур әһә­мияткә ия.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы