|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2016 Фаҗига
Татарстанда 13 яшьлек баланы ток сугып үтергән19 нчы апрель көнне кичен Яшел Үзән районы Түбән Карамалы авылында Ленин урамы буенча йорт ишегалдында электр тогы сугу билгеләре белән 13 яшьлек кызның гәүдәсе табылган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән районара тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Якынча мәгълүматларга караганда, кыз бала анасы һәм аның белән торучы бер ир-ат белән яшәгән. Өйдә түләмәгән өчен электр белән тәэминат өзелгән булган. 19 нчы апрельдә ир-ат үз белдеге белән электр энергиясе челтәренә катыша. Фаҗиганең тышсыз тимерчыбыкларның коймада һәм утын өеме өстендә ятканлыктан килеп чыгуы фаразлана.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла.
Җинаять эшен тикшерү кысаларында, аз керемле гаилә яшәгән йортны электр белән тәэминаттан аерган вазифаи затларның гамәлләренә юридик бәя биреләчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия ТКның ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
--- |
Иң күп укылган
|