|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2016 Экология
Көн яңгырлы булачакТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматына караганда, 21 апрель кич, 22 апрель көнне төнлә һәм иртән республика буенча көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр җитүче җил көтелә. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Бүген республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, томан. Көндез күпчелек районнарда яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан көньяк-көнчыгышка алмашынучан. Төнлә термометр баганалары 1 градуска кадәр төшсә, көндез 16 градуска кадәр җылытачак.
Төнлә Казанда 5 градуска, көндез 13 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.
--- |
Иң күп укылган
|