|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2016 Шоу-бизнес
Динә һәм Рафаэль Латыйповлар яңа туган оныкларына үзенчәлекле матур исем кушканКүпләр әле Динә һәм Рафаэль Латыйповларның кабат әби-бабай булуын белмиләрдер. 11 апрель көнне көндезге сәгать өчләр тирәсендә кызлары Динара икенче мәртәбә әни булган. 6 яшен тутырып килүче олы уллары Хәлил янына тагын бер малай алып кайтканнар. Сабыйга Хафиз дип исем кушканнар. – Кызыбыз Динара белән киявебез Марат безне янә оныклы итте. Рәхмәт яусын үзләренә. Динара үзен әйбәт хис итә. Оныгыбызга исемнең дә матурын сайладык. Аллага шөкер, бар да әйбәт, исән-сау гына булсыннар, – диде Динә Латыйпова.
Хафизны бала тудыру йортыннан алып чыкканда. Динара олы улы Хәлил белән.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|