поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.08.2009 Икътисад

ТАТАРСТАН ИМТИХАННЫ "+5"ЛЕГӘ БИРДЕ. НӘТИҖӘСЕ – ӨСТӘМӘ 1 МИЛЛИАРД 60 МИЛЛИОН СУМ АКЧА

Әле генә Балык Бистәсе районында булып, авыл җирендә үз эшләрен башлап җибәрүче яңа эшмәкәрләрнең хәл-әхвәлләрен белешеп кайттым.

Районда 81 кеше республиканың хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән программасы нигезендә бирелгән акчага үз эшен башлап җибәргән икән. Шуларны үз күзләрем белән күрмәкче, бу эшкә алынырга ничек батырчылык итүләрен белешмәкче булдым. Сәфәргә кузгалыр алдыннан район мәшгульлек үзәге директоры Рәсимә Гарифуллина янына урта яшьләрдәге бер ир-егет кереп, шулай ук субсидия аласы, үз эшен оештырасы килүен әйтте. Директор, аның өметен өзеп үк бетермәсә дә, без инде планны үтәдек шул, бүтән акча бирмәсләр, мөгаен, диде. Баксаң, аның әйтүенчә, әлеге субсидия белән кызыксынучылар, бигрәк тә соңгы вакытта шактый икән, тик булышу мөмкинлеге генә бетеп киткән.

 

Шул көнне үк яңа хәбәр: Премьер-министр Р. Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация РФ Хөкүмәтеннән нәкъ шушы максатларга янә 1 миллиард 60 миллион сум акча алып кайткан. Монысы тегеләренә өстәмә рәвештә.

 

Бөтен дөньяны кризис чолгап алгач, Россия Хөкүмәте җәмгыятьтә киеренкелек килеп чыкмасын өчен төбәкләргә Тотрыклылык фондыннан финанс ярдәме күрсәтергә булды. Тик моның өчен һәр төбәк, махсус программа әзерләп, аны иң югарыгы даирәләрдә якларга тиеш иде. Татарстан Хөкүмәте, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары бергәләп тиз арада эшләгән мәгълүм программаны Мәскәү "яхшы" дип табып, февраль аенда ук 446 миллион сум акча бүлеп бирде. Ләкин ул акча әле апрель ахырында да файдаланылмый ята иде. Хәтердә: Премьер-министр Р.Миңнеханов бу уңайдан шактый җитәкчеләрнең артына "нашатырь да кыстырды". Ни хикмәт: шуннан соң мәшгульлек үзәкләре белгечләре дә тизрәк эшли башлады, халык та "уянды". Нәтиҗәдә акча тиз арада "эри" башлап, озакламый федераль казнадан икенче транш та алынып, анысы да тотылып бетте диярлек.

 

Һәм менә зур сөенеч: Мәскәү безнең эшләгәнне таныган, хәтта өстәмә акча белән дә бүләкләгән. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры А.Шәфигуллин "Татмедиа" агентлыгында журналистлар белән очрашуда Россия Хөкүмәте әгъзаларының Татарстан программасы үтәлешен "+5"легә бәяләгәннәрен, хәтта беркетмәгә дә шулай дип язып куюларын горурланып сөйләде. Әле ел башында да беренчеләрдән булып хупланган әлеге программаны яңартырга да безнекеләр иң элек алынган. Шуңамы, нәтиҗә дә саллы: 1 миллиард 60 миллон сум бит ул. Хәер, безнекеләр башта ук 3 миллиард сум сораган иде. Ул чакта күпсенделәр. Эшли алырлармы, биргән акчаны үзләштереп бетерерләрме дип шикләнгәннәрдер инде. А.Шәфигуллин әйтүенчә, хәтта 500 миллионны да тотып бетерә алмаган төбәкләр күп икән.

 

Тиздән республика казнасына керәчәк акча программаның ике юнәлешендә файдаланылачак. Беренчесе кече эшмәкәрлекне үстереп, кешенең үз-үзен һәм гаиләсен эш белән тәэмин итүгә карый. Шул рәвешле янә 3,5 мең кеше (әлегә 4400 кеше) субсидия акчасына үз эшен оештырып җибәрә ала. "Кергән гаризалар андыйларның шактый күп икәнен сөйли. Теләгән кешегә "кармак"ны бик рәхәтләнеп бирәбез, "балыгын тотсыннар" да рәхәтен күрсеннәр", – ди Айрат Радинович. Аның сүзләренә караганда, үз эшләрен оештырырга теләүчеләренең 60 проценттан артыгы авылдан икән. Хәер, бу табигый да. Авыл кешесе бик тырыш бит ул. Икенче ягы да бар: авыл җирендә 58800 сум субсидиягә ни дә булса оештырып булса, шәһәр җире өчен төкерек кенә шул ул.

 

Хәер, авыл халкының бу эшкә йөрәксенеп алынуына үрнәк тә бар. Берничә ел элек башланган "Авыл хуҗалыгын үстерү" өстенлекле проекты кысаларында авылда фермерлык хәрәкәтен җәелдерү өчен "Россельхозбанк" аша аз процентлы кредитлар бирү һәм күпләрнең шуңа аркаланып тернәкләнеп китүе һәркемнең күз алдында бит. Ә менә бу төр субсидияне бөтенләй бушка бирәләр. Әлбәттә, теләгән бер кешегә түгел, нык сайлап кына. Аннары бизнес-планың шәп булуы шарт. (Бу хакта районнарның мәшгульлек үзәкләрендә белешеп була.)

 

Икенче юнәлеш – вакытлы эш урыннары булдыру. Бу эшсезләрне җәмәгатьчелек эшләренә тартып, аларны 3 айга гына булса да (ай саен 4330 сум субсидия түләнә) эшле итү дигән сүз. Республиканың КамАЗ кебек эре предприятиеләре бу мөмкинлектән бик теләп файдаланган. Шушы ук юнәлеш әле генә институт, техникум тәмамлаган яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыруны да финанслый. Яшь белгечне берәр оешмага стажировка үтәргә алсалар, хезмәт хакын шулай ук мәшгульлек органы субсидия рәвешендә түли. Бу минипрограмма 6 айга исәпләнгән. Яшь кеше үзен күрсәтә алса, аны шунда калдырырга да мөмкин­нәр, калдырмасалар да файдасы юк түгел, эш тәртибенә өйрәнә тора.

 

Әлбәттә, акча бирә торып та, безнең республикада да сүлпән эшләүчеләр җитәрлек. Мәсәлән, Югары Ослан, Баулы, Сарман районнарында әллә ышанмыйлар, әллә эшлиселәре килми – җәмәгатьчелек эшләрен оештыру да, кече эшмәкәрлекне җәелдерү дә начар бара. Шул ук вакытта республикада эшсезләр саны да аз-азлап кына кими: бүгенгә 57 меңгә якын эшсез теркәлгән. Ләкин белгечләр ел азагына аларның тагын артачагын фаразлыйлар. Димәк, билбауны ычкындырырга иртәрәк әле.

 

Р.S.: А.Шәфигуллин әйтүенчә, Россия Хөкүмәтендә 2010 елга да хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән махсус программа эшләү турында сүз бара.

 


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 167 | 15.08.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»