|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2016 Криминал
Казанда ерганакларның берсендә яңа туган ир бала мәете табылганКазанда яңа туган ир бала мәете табылу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Эшнең РФ Җинаять кодексының 106нчы маддәсе (“Ана тарафыннан яңа туган баланы үтерү”) буенча кузгатылган булуы тәгаенләнә. Пакетка төрелгән нарасый мәетен 16 апрельдә көндез Бертуган Касыймовлар урамындагы ерганакта шул урыннан ерак түгел ял иткән гражданнар тапкан. Баланың шуңа кадәр 2-4 көн элек үлгән булуы фаразлана.
Шул ук вакытта, мәет черүгә бәйле үзгәрешләр үлемгә китергән сәбәпне билгеләү мөмкинлеге бирми.
Хәзерге вакытта бала әнисенең кем икәнлеген ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары гамәлгә ашырыла.
--- |
Иң күп укылган
|