поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.04.2016 Мәдәният

Абдулла Дубин: «Аллага шөкер, бүген дә урамда таныйлар әле» (ФОТО)

Чыннан да, Абдулла Дубин – халык арасында бик популяр, кызыклы шәхес. Чирек гасырга якын Татарстан телевидениесендә диктор булып эшләве үзе генә дә ни тора! Аннан соң ул Идел буйлап йөрүче теплоходларда экскурсовод булып йөри, «Белем» җәмгыятендә лектор вазыйфаларын башкара һәм гомере буе диярлек Казан һәм Идел елгасы белән бәйле открыткалар җыя.

Коллекционерларның бу төркемен филокартист дип атыйлар. Ул аларны җыеп, өендә генә саклап ятмый, ә буклетлар, альбомнар, китаплар итеп эшләп, тарихи язмалар белән тулыландырып безне үткәннәр белән дә таныштыра, тарихка сак карарга чакыра...

– Абдулла абый, әңгәмәбезне Сезнең өчен бик тә авыр сораудан башлыйк әле. Халык арасында күпмедер популярлык казангач, ягъни телевидениедә 23 елдан артыграк диктор булып эшләгәч, ягъни үз эшегезнең остасына әверелгәч кенә, кинәт телевизор экраннарыннан югалу бик авыр тәэсир иткәндер?
– Әлбәттә, җиңел булмады. Әмма һәр начарның бер яхшысы була дигәндәй, еллар узган саен үзеңә читтән карарга, үз гамәлләреңә бәя бирергә дә өйрәнәсең икән. Мин бит Казан телевидениесенә урамнан килеп кердем дисәм дә була. 1961 елда туган шәһәрем Әстерханнан Казанга театр училищесына укырга дип килдем. Шулай Горький урамыннан үтеп барганда «Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты» дигән язуны күреп алдым. Казанга килгәнче бераз вакыт Әстерхан телевидениесендә рус тапшыруларында диктор булып эшләп алган идем. Студент кешегә, мәйтәм, биредә дә шундыйрак эшфәлән юк микән? Ходайның рәхмәте, чыннан да, русча сөйләүче диктор кирәк чакка туры килдем. Тамашачылар хәтерлидер: ул вакытта телевидениедә татарча тапшыруларны Айрат Арсланов белән Әминә Сафиуллина, ә урысчаны Иркә Сакаева белән мин алып бардым. Мин диктор буларак Иркәдән бик күп нәрсәләр өйрәндем. Ул, чыннан да, йолдыз иде. Балкып янды да, тиз генә сүнде дә – 43 яшендә арабыздан китеп барды. Һәм шундый туры килү – 43 яшемдә мин дә телевидениедән эштән китеп бардым. Югыйсә начар эшләми идем. Югары категорияле диктор дигән дәрәҗәне миңа Мәскәүдәге һөнәри иҗат семинарыннан соң Юрий Левитан, Валентина Леонтьева, Игорь Кириллов кебек күренекле дикторлардан торган комиссия бирде. Хәтерлим әле, 1982 елда шул ук Мәскәүгә бер киңәшмәгә баргач сөйләм логикасы буенча дәресләрнең берсендә атаклы диктор Левитан миңа: «Абдулла Ибраһимович, Татарстанда Сезне күтәреп кенә йөртәләрдер, мөгаен», – диде. «Юрий Борисович, нигә алай дип әйтәсез?» – дигәч, остазым: «Башкача була да алмый. Сезнең урыс телегез үрнәк булырлык, исемегез классик мөселман исеме, ә фамилиягез типик славян фамилиясе. Абдулла Дубин интернациональлек байрагының эфирда яңгыравының чагылышы», – дип әйткән иде. (Ни кызганыч, ул минем телевидениедән китү тарихымны белмичә мәрхүм булды.) Ә мине – югары категорияле дикторны иҗади конкурс оештырган булып «эшкә яраксыз» дип таптылар. Монысы сылтау гына иде, әлбәттә. Мине эштән чыгару өчен җыелган җыелышта тагын кайдадыр башка урыннарда эшләп йөрүләремне дә, мулла малае булуымны да «искә төшерделәр...»
 
 
Гаилә җылысы: беренче рәттә әтисе Ибраһим, әнисе Хәдичә, әнисенең алдында абыйсы Шакирның улы Закир, Шакир, икенче рәттә – абыйсы Шәйдулла, апасы Ханбикә, абыйсы Шакирның хатыны Мәдинә, Абдулла, 1953 ел.
 
– Мондый очракта күпләр эчүгә сабыша, үз-үзен таба алмый. Сезгә авыр хәлдә дә югалып калмаска нәрсә ярдәм итте?
– Мине бит эшли белмәгәнем өчен түгел, ә хезмәт сөючәнлегем, күп эшләргә тырышуым өчен эштән кудылар. Буш вакытымда мин эчүчелеккә бирелмичә филокартия, ягъни раритет открыткалар җыю белән шөгыльләнә башлаган идем. Мин бит диктор чагымда ук рөхсәтсез-нисез мәдәният институтында, трамвай-троллейбус идарәсендә, тагын әллә никадәрле белем күрсәтү курсларында лекция укып йөрдем. Ләкин бит аңа карап мин төп эшемә – телевидениегә бервакытта да соңга калып килмәдем.
 
Телевидениедән киткәч тә, радиода эшләп алдым, ә җәйләрен теплоходта экскурсияләр һәм сәяхәтләр идарәсе җитәкчесе булып йөрдем. Рәхәтләнеп эшләдем мин анда. Сәяхәтчеләр: «Сезнең белән ял иткән кебек әле бер җирдә дә ял иткән юк иде», – дип әйтәләр иде.
 
– Аракы чоңгылына төшмәскә бәлки дин юлына кереп китүегез, хаҗга барып кайтуыгыз да ярдәм иткәндер? Әтиегез дә мулла булган дип әйттегез. Нәсел җепләрегез, туган якларыгыз хакында да белик инде.
– Дәһшәтле 1941 елның язында Әстерхан шәһәрендә туганмын мин. Гаиләдә ундүртенче, төпчек бала булып. Әтием Ибраһим гомер буе шәһәр пекарнясында икмәк пешерүче булып эшләде. Бөтен җаны-тәне белән гаиләсенә, дингә бирелгән әтием пенсиягә чыккач үзенең вафатына кадәр Әстерханның Җәмигъ мәчетендә мәэзин булып торды. Ул балаларына, ягъни минем апа-абыйларга да дини тәрбия бирде. Ә әтинең әтиләренең, ягъни нәселебезнең төп чыгышы Пенза якларына барып тоташа. Пенза өлкәсенең Кутеевка авылында бүген дә дистәләгән гаилә Дубин фамилиясен йөртә.
 
– Чыннан да, фамилиягез ни татарныкы, ни урысныкы түгел, дигәндәй. Аның чыганаклары турында кызыксынганыгыз булмадымы?
– Урысча әйтсәк, ул Дубин түгел, ә Дубов булыр иде. Имән кебек ныклы нәселдер, шуңа Имәнев, ягъни Дубин булып киткәнбездер дип уйлыйм.
 
 
Кызы Мәрьяммиям белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, 2013 ел.
 
– Инде үзегезнең гаилә мәсьәләсенә килсәк, Сезне берничә тапкыр өйләнгән икән дип сөйлиләр. Чын мөселман кешесе инде алайса.
– Минем хакта телевидениедә эшләгәндә дә, аннан киткәч тә гайбәтләр күп йөрде. 22 яшемдә Татарстан радиосының танылган журналисты Эльза Гобәйдуллинага өйләндем. Аны шашып яраттым. Әнә шул күзне томалаган мәхәббәтем аркасында дүрт ел яшәгәч аерылыштык та. Хәзер инде Эльза да, кызым Илсөяр дә вафат (урыннары оҗмахта булсын!). Эльза танылган балалар язучысы Гариф Гобәйнең кызы иде. «Маякчы кызы», «Без үскәндә» кебек кызыклы әсәрләр язган кешегә олы яшькә җиткәч «Коръән серләре»нә тотынырга кирәк булмагандыр, мөгаен. Аның шул «Коръән серләре» дигән китабын яндырып, көлен посылкага салып өенә җибәрәләр иде. Хатларда бәддога язылган була иде. Шул бәддогалар җитте аның башына, бик газапланып үлгән диделәр. Әле бит үзенә генә түгел, шул бәддогалар Эльзаның да, Илсөярнең дә фаҗигале үлеменә сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм.. Менә шуннан соң Аллага ничек ышанмыйсың инде?!
 
Икенче хатыным – Долорес Булатова, һөнәре буенча инженер. Аның белән 5 ел яшәдек. Айдар исемле улыбыз бар. Улым Питерда политехника институтын кызыл дипломга тәмамлады, хәзерге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Аның гаиләсе белән дә, әнисе белән дә аралашып яшибез.
 
Өченче хатыным Оксана белән тора башлаганга да ун ел вакыт үтеп киткән. Ул миннән 34 яшькә кечерәк. 7 яшьлек кызыбыз Мәрьяммиям быел беренче класска укырга керә. Игътибар иттегезме аның исемендә дүрт М хәрефе бар. Бу аның эшчән, тырыш булуына ишарә итә. Я хәрефе иҗади булуны аңлата. Әгәр кызым әтисе куйган исемне саклап, ирештерү-кимсетүләрне күтәрә алса, исеменең җисеме акланачак.
 
– Тарихи открыткаларны кайчан, ничек җыя башладыгыз? Хәзер коллекциягездә ничәләп открытка бар?
– 1968 елда Казандагы Ленин бакчасында йөргәндә, карасам бер егет Иске Казан күренешләре сурәтләнгән открыткаларны «Жизнь замечательных людей» (ЖЗЛ) сериясендә чыккан Толстой турындагы китапка алыштырам дип тора. Толстойны бик яратсам да, берьюлы 15 тарихи открыткага хуҗа булу теләге шулкадәр көчле иде, китапны алыштырырга дип өйгә чаптым. Шуннан башланды инде. «Филателия СССР» дигән журналга белдерү биргәч, үзебезнең һәм чит ил филокартистлары белән хат алыша башладым. Коллекциядәге открыткалар саны меңнән артып китте. Анда 1896 елда чыкканнары да бар. Кайберләренең бәяләре 20 мең сум тирәсе торса да сатмыйм, алыштырам гына. Чөнки фотоальбомнар чыгару өчен аларның бәясе әйтеп бетергесез.
 
 
Атаклы дикторлар Әминә Сафиуллина белән Иркә Сакаева уртасында, 1962 ел.
 
 
Радио дикторы Васбикамал Саттарова белән, 1962 ел.
 
– Абдулла абый, бүген Сезне ил, җәмгыять тормышындагы нинди күренешләр борчый?
– «Нәрсә борчымый?» – дип сорасаң, җавап бирүе җиңелрәк булыр иде. Тормышыбызда бүген күпме пычрак, ялган тулып ята. Һәм яшьләрне дөрес юнәлештә тәрбияләмәүдә телевидениенең дә «роле» бик зур. Әйтик, телевидениедән менә мондыйрак реклама бирәләр: «Ночь твоя. Добавь огня. Бери от жизни все. Не дай себе засохнуть». Тәрбияле ата-аналар балаларына шундый фикерләр әйтергә тиешләрме?!
Достоевский кайчандыр «Рухи матурлык дөньяны коткарыр» дип әйтеп калдырган. Тик ни өчендер бу гыйбарәне хәзер рухи дигән сүзен төшереп калдырып кына әйтәләр. Тирә-ягыгызга карагыз: сатучы сатып алучыны алдый, машина йөртүче – пассажирны, табиб – авыруны... Хәтта кайчак киләчәк өчен куркыныч булып китә. Хөкүмәт башлыклары сугышка әзерләнү өчен миллиардларча доллар акча түгә, ә кеше сәламәтлеге хакында уйлап та карамый.
 
Мин Казанга килгән чорда Идел суын эчәргә була иде әле, ә хәзер коенырга да куркыныч, чөнки аңа көн саен миллионнарча тонна зарарлы матдәләр, тирес, агулар ташлыйлар. Моның ахыры начар бетәчәге хакында уйлап та карамыйлар.
Пессимист буласы килми дә бит, әмма дөньясы бер дә яхшыга бармый.
 
– Тагын шул ук Достоевскийга әйләнеп кайтсак, дөньяны нәрсә коткарыр дип уйлыйсыз?
– Монда Америка ачасы юк, кешеләрне революция дә, бер җәмгыятьтән икенче җәмгыятькә күчү дә түгел, ә Аллаһка ышану гына коткара алачак. «Униженного человека возвышает Бог» дип язган Лев Толстой. Мин аның әлеге фикеренең дөреслегенә көннән-көн инана барам. Миңа 1990 елда Мәккә белән Мәдинәгә барып, хаҗ сәфәре кылырга туры килде. Анда яңадан туган кебек булдым. Кайчакта миннән сорыйлар: «Сез билгеле шәхес, ни өчен мактаулы исемнәрегез, хөкүмәт бүләкләрегез юк», – диләр. Мин аларга: «Минем хаҗи Абдулла Дубин дигән исемем бар, миңа шул җиткән», – дип җавап кайтарам.

Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»