поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Директка ике ел җавап бирмәгәнем өчен гафу ит, кәефем начар иде. 

Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
19.04.2016 Ир белән хатын

Аерылам дип әйттең дә, бетте түгел

Аерылам дип әйттең дә, бетте түгел. Гаиләсен таркатырга теләүчеләргә ярты ел көтәргә туры килмәгәе. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары аерылышу тәртибен катлауландыру турындагы мәсьәләгә кире әйләнеп кайткан. Аерылышучылар санын ничек киметергә? Бу сорауга җавап бар инде.

Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты Россия Гаилә кодексына үзгәреш­ләр кертү турындагы тәкъдимне хуплаган. Аны киләсе атна ахырында ук Россия Дәүләт Думасы депутатларына тапшырырга ни­ятлиләр. Мәгълүм булганча, узган елның җә­ендә Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов, гаи­ләләрнең ныклыгы өчен бергәләп көрәшергә кирәк, дигән фикер белдерде. “Тормыш булганда, төр­ле хәлләр чыга, – диде ул. – Әмма гаиләдә ур­так тел таба белү мөһим. Татарстанда аерылышу тәртибен катлауландырырга ки­рәк”. Бу мәсьәләне Дәүләт Советында көз көне үк тикшерә башладылар. Нәтиҗәсе мәгълүм.
 
Парламент вәкилләре ЗАГС яки судка аерылышу турында гариза тапшырганнан соң, парларга уйлар өчен бирелә торган вакытны озайтырга киңәш итә. Га­мәл­дәге Россия Гаилә кодексы ни­гезендә әлеге чор бер ай тәшкил итә. Депутатлар исә, ашыгыч адым ясаудан саклап калу өчен, ким дигәндә өч ай вакыт кирәк, дигән фикердә. Ир һәм хатынның берсе генә “иреккә чыгарга” телиме, әллә икесе дә бу хакта хыялланамы, барыбер 90 көн көтәргә туры киләчәк.
 
Суд аша аерылышу тагын да читенрәк булырга мөмкин. Хәзер парларның берсе аерылышырга ризалык бирмәгән очракта, суд эшне тикшерүне өч айга кичектереп тора ала. Татарстан депутатлары исә моның белән килеш­мәгән. Аерылышырга теләүчеләр­нең берсе моңа каршы килсә, өстәвенә алар­ның балигъ булмаган балалары да булса, ир һәм хатынга яхшылап уйлау өчен ярты ел вакыт бирергә кирәк, дигәннәр. Бәлки, дуслашып та китәрләр. Депутатлар Граждан­лык-процес­суаль кодексына да үзгәрешләр кертмәкче. Хәзер ир яки хатынның берсе судка кил­мә­гән очракта да карар чыгара алалар. Алга таба моңа чик куймакчылар. Менә шундый хәлләр!
 
Парламент вәкилләре әзерлә­гән тәкъдим Гаилә кодексына үз­гәрешләр кертүгә бәйле икенче омтылыш инде. Аның беренчесен узган елның көзендә үк әзерләп бетерделәр. Хәтерләсәгез, ул вакытта балага өч яшь тулганчы, ир-ат гаиләне ташлап чыгып китә алмый, дигән тәкъдим дә бар иде. Тик былтыр закон проекты Россия Дәүләт Думасына кадәр барып җитмәде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Гаилә кодексына үзгәре­ш­ләр кер­тү турындагы тәкъдимне камил­ләштереп бетерергә кирәк, диде. Сүз нәкъ менә “өч ел аерылышырга ярамый”, дигән яңалык­ка бәйле булырга мөмкин, дип фикер белде­рүчеләр дә булды. Хәзер балага бер яшь тулганчы, гаиләне таркатырга ярамый. Акылга утыру өчен шул вакыт та бик җиткән, диючеләр шактый. Киләчәктә аерылырга теләүчеләр саны кимерме, монысын вакыт күрсәтер. Быелның беренче чирегендә Татарстанда 4 мең 260 гаилә теркәлсә, 3 мең 329 пар таркалган.
 
Сүз уңаеннан, быел башкалада аерылышу турында карар кабул иткән гаиләләр белән психологлар да эшли башлады. “Гаиләне сак­лыйк” үзәгенә мөрәҗәгать иткән 122 парның 79ы дуслашкан, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе белгечләре.
Ә сез аерылышу тәртибен катлауландыру фикерен хуплыйсызмы?
 
Лилия ФАЗЫЛОВА, укытучы:
 
– Бүген яшь гаиләләр бе­лән ныклап эшләргә кирәк. Моның белән килешәм. Тик эшне аерылышу тәртибен катлауландыру белән генә чикләнмәсеннәр иде. Бүгенге яшьләр гаилә корырга әзер түгел. Алар гашыйк була да, тизрәк туй турында хыяллана башлый. Ә тормыш күпкә катлаулырак. Мәктәптә гаилә тәрбиясенә, балалар үстерүгә багышланган дәрес кирәк дип саныйм.

Гөлназ ХАРРАСОВА, кечкенә бала тәрбияли:
 
– Ирем белән аерылышканда балага ике яшь тә тулмаган иде. Судка үзем гариза яздым. Чөнки бала туганнан бирле иремнең өйгә кайтып кергәне булмады. Баланы ашату, киендерү турында да уйламый. Читтә хатын-кыз тапкан, диделәр. Өч айдан соң судка чакырдылар. Миңа уйларга вакыт кирәк, дип тә маташты. Тик судья аңа игътибар итмәде, гомер буе читтә уйлап йөрергә вакыт бирә алмыйм шул, диде. Миңа андый ир өч айдан да, ярты елдан соң да кирәкми.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы