поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.04.2016 Матбугат

Татар “Таймс”ы: Оренбургның “Яңа вакыт” газетасы чишмә башында торган “Вакытъ” басмасына 110 яшь тулды (ФОТО)

Аны оештыручы Шакир һәм Закир Рәмиевлар газетага юкка гына бу исемне бирмәгәннәр. Меценатлар вакыт бәясен белгәннәр һәм заман белән бергә атлаганнар.

Стамбулда югары белем алганнан соң Рәмиевлар Оренбургка күченәләр. Татар газетасы чыгару теләге белән янып йөргән Шакир һәм Закир әфәнделәр моның өчен 15 елга якын рөхсәт юллап йөриләр. Һәм, ниһаять, хыяллары тормышка аша - 1906 елның 2 февралендә Рәмиевлар Петербургтан уңай җавап алалар. Тиздән, 21 февральдә, “Вакытъ” газетасының беренче саны дөнья күрә.
 
Яңа гына Стамбул университетын тәмамлаган педагог, публицист һәм журналист Фатыйх Кәрими, озак үгетләүләрдән соң, аның мөхәррире булырга ризалаша. Соңрак газетаны Ярулла Вәлиев җитәкли.
 
Басма бик тиз популяр булып китә. Тиражы 20 меңнән арткан яңа басманы чит илләрдә яшәүче милләттәшләр дә яздырып ала. Ул вакытта басылган милли газеталар арасында иң алдынгы булып саналган “Вакытъ” газетасын “татар Таймс”ы дип атаганнар
 
1906 елда газета каршында “Кәримов, Хөсәенов ширкәте” типографиясе барлыкка килә.
 
Шушы ук елны чакыру буенча Оренбургка Уфадан галим Риза Фәхретдин килә. Беравык ул “Вакытъ” газетасының икенче мөхәррире вазифаларын башкара, Морат псевдонимы астында аның байтак язмалары да дөнья күрә.
 
“Вакытъ” газетасы битләрендә төрле публицистик мәкаләләр, фельетоннар, ул чордагы шагыйрьләрнең иҗатлары, реклама, кечкенә хикәяләр, некрологлар басыла. Басма белән Муса Бигиев, Йосыф Акчура, Зәки Вәлиди, Җамал Вәлиди, Габдулла Тукай, Нәҗип Думави, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шакир Мөхәммәтов кебек татар һәм башкорт халкының танылган шәхесләре хезмәттәшлек итәләр.
 
1908 елда газетаның кушымтасы буларак Риза әфәнде Фәхретдинов “Шура” (“Совет”) иҗтимагый-мәгърифәт һәм әдәби-публицистик журналын чыгара башлый. “Вакытъ” газетасы Оренбургның “Сәяр” һәм “Ширкәт” татар театры труппаларының эшчәнлеген дә яктырта. Беренчеләрдән булып бу эшне журналист һәм рецензияче Кәбир Бәкер башлап җибәрә. Бу вакытта Оренбург татар театры мәдәният һәм сәнгать үзәгенә әйләнә һәм анда профессиональ театр тәнкыйте барлыкка килә.
 
1909 елның 1 январендә газета Рәмиевларның шәхси типографияләрендә басыла башлый. Басма атнасына 2-3 тапкыр, ә 1913 елдан соң көн саен чыга.
 
1910 елда Оренбургка гаиләсе белән Шәриф Камал күчеп килә һәм ул “Вакытъ” газетасы редакциясендә үз кеше булып китә. Ул газетага хисапчы булып эшкә урнаша, корректор, әдәби бүлек мөдире вазифаларын да бик теләп башкара. Аның беренче хикәяләре һәм фельетоннары да беренче булып нәкъ шушы газетада басыла.
 
1918 елның 26 январенда 2309 санын бастырганнан соң, газета “Вакытъ” исемендә чыгуын туктата. Ул совет хакимияте кулына бирелә һәм 1928 елга кадәр “Яңа вакыт” исеме астында чыга.
 
Татар дөньясына бу басманы бүләк иткән Рәмиевлар турында бүген нәрсә беләбез соң?
 
Аларның кыскача биографияләре “Вакытъ” газетасының беренче саннарында басылган була. 1912 елның 23 мартында чыккан санда Шакир Рәмиевның үлүе турында хәбәр ителә. Аны соңгы юлга озатырга бик күп халык килә. Меценатны Оренбургның татар зиратында күмәләр. Тик менә каберенең төгәл урыны гына әле дә билгесез.
 
Озак еллар онытылып торган Рәмиевлар исемен Казан язучысы Лирон Хәмидуллин һәм туган якны өйрәнүче, Рәмиевлар турында китап язучы Мәдинә апа Рәхимкулова татар дөньясына кабат ачтылар. Мәдинә ханым 1978 елның 17 маенда үз акчасына Закир Рәмиевка истәлек тактасы да куйдырды. Ул Оренбургның Ленин урамындагы 31 санлы йортка эленгән.
 
Марат СОЛТАНХУҖИН.
 
Кабанка авылы,
 
Саракташ районы,
 
Оренбург өлкәсе.
 
 
"Вакытъ" газетасының 1908 елда нәшер ителгән "Шура" ("Киңәш") кушымтасы
 
 
Оренбургта 1906-1918 елларда нәшер ителгән "Вакытъ" газетасының элмә тактасы
 
“Вакытъ”ка алмашка “Яңа вакыт”
 
Большевиклар тарафыннан “Вакытъ” һәм башка татар газеталары ябылганнан соң, Оренбургтагы милләттәшләребез 70 ел дәвамында үз телләрендәге матбугатны укудан мәхрүм булдылар.
 
Илебездә демократия җилләре исә башлагач, Оренбург татар җәмәгатьчелеге дә кабат үз газетасын оештыру эшенә кереште. 1991 елның апрелендә яңа басманың тәүге саны дөнья күрде. Рәмиевләр 12 ел буе нәшер иткән газетаның дәвамы буларак кабул ителсен өчен, аңа «Яңа вакыт» исеме бирелә. Узган гасыр башындагы кебек, хәзер дә газетаның максаты шул ук кала - татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милли мәгарифен торгызу. Газета үзенең укучыларын татар халкының бай тарихы белән таныштыра, өлкәдә яшәүче төрле милләт халыклары белән үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәр өчен алшартлар тудырырга тырыша.
 
“Яңа вакыт” газетасы нәшер ителә башлаган беренче көннән алып, аның белән Фәннүр Шәрифулла улы ГАЙСАРОВ җитәкчелек итә. Ул Россия журналистлары берлеге әгъзасы.
 
21 апрельдә Оренбург төбәгенең киң татар җәмәгатьчелеге “Вакытъ” газетасының 110 һәм яңадан торгызылган “Яңа вакыт” газетасының 25 еллык юбилейларын үткәрергә җыена. Тантана Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт драма театры бинасында булачак.
 
Бәйрәмгә Самараның “Бердәмлек” өлкә татар газетасы журналистлары да чакырылды. Басмабызда бу турыда тәфсилле язма урнаштырырга планлаштырыла.
 
 
Фәннүр Гайсаров

---
Бердәмлек
№ --- | 18.04.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»