|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2016 Экология
Игътибар, Татарстанда һава торышы бозыла!Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 17 апрельдә, иртән һәм көндез яшенле яңгыр көтелә. Аерым районнарда көчле яңгыр яву ихтимал. Кыска вакытка җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Тулаем алганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндезге һава температурасы Татарстанда – 14-19, көнчыгыш районнарда – 23 градус җылы булачак. Казанда шулай ук яшенле яңгыр явачак. Һава температурасы 14-16 градус җылы.
--- |
Иң күп укылган
|