поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.04.2016 Язмыш

Кайсы юлны сайларга?

Бу тормышта иң зур бәхетләрнең берсе – гомерең буена яратып эшләрлек һөнәрең булудыр. Тик без моны яши-яши генә аңлыйбыз. Аннары кемнең холкына нинди һөнәр туры килүе, ничек карьера ясарга мөмкин булуы, киләчәктә кайсы һөнәрнең кирәклеге турында безгә беркем дә өйрәтмәде, берәү дә төпле киңәш бирмәде шул.

Мин моннан утыз ел элек урта мәктәпне тәмамладым. Кулыма өлгергәнлек аттестаты алганда да укырга кая барасымны белми идем. Мин генә түгел, бөтен сабак-ташлар да шул хәлдә. Сиксәненче елларда мәктәпне тәмамлаучыларны колхозда мәҗбүри бер ел эшләтү модасы керде. Классташларның икесе зур тырышлыклар белән техникумга укырга керә алдылар, берничәсе Чаллыга сатучылыкка китте, ә күбебез, “калырга кушалар” дип, туган колхозыбызда эшкә калдык. Кызларны фермада сыер саварга, бозау карарга куйдылар, егетләребезнең кайсы кайда нинди эш кушалар, шунда буталып йөрде. Әни гомер буена сыер саугач, мин инде ул фермадан гарык булган идем, чөнки үземне белә-белгәннән бирле әнигә апа белән гел булышырга бардык. Әни дә колхозда калганыма теше-тырнагы белән каршы. “Башыңны бер кара эшкә тыксаң – беттең инде, китүләр булмаячак, аягыңнан резина итек, өстеңнән бишмәт төшмәс. Мәңге риза-бәхиллегем юк, сыерлар янына аягыңны да атламыйсың!” – дип бик каты торгач кына башка уй төште. Бәхетемә, синең оештыру сәләтең бар дип, мине авылга клуб мөдире итеп билгеләделәр. Мәдәни хезмәттә янып-көеп эшләп, бер ел узганы сизелмәде дә. Документларымны алып, чемоданымны тотып, Казанга китеп бардым. Әнинең: “Берүк, балакаем, кире әйләнеп кайтасы булма. Укы, кеше булырга тырыш”, – дип әйтеп карап калганы күз алдымнан беркайчан да китмәде. Әти белән әни сөенсеннәр, горурлансыннар дип яшәдем. Аллага шөкер, укып алган һөнәрләрем тормышта кирәкле булды. Авылдан китеп дөрес эшләгәнемә мин яши-яши тагын да төшенә бардым.

Әле беркөнне университетта бергә укыган кыз чылтырата. “Дания, кызымның телевидениедә эшлисе килә. Дикторлыкка, алып баручылыкка кайда укыталар икән?” – ди. Яшь, хыялый чагыңда алдын-артын уйламыйсың шул, төптән фикерли белмисең. Хыялыбыз белән әллә нинди сихри дөнья төзибез. Ракетага утырып космоска да очасы, капитан да, артист та буласы килә. Читтән караганда барысы да ал да гөл кебек күренә шул. Шул ук телевидениедә алып баручыларның да эшләре бик җиңел кебек: матур итеп киенеп чыгып утыралар да, матур итеп сөйлиләр. Ә бит моның өчен күпме тир түгәргә кирәк. Әле Ходай биргән талантың булса да таманга туры килә. Өстәвенә, иҗат кешеләренең хезмәт хаклары да бик кечкенә.

Соңгы елларда журналистика факультетында укырга теләүчеләр дә бик күп. Бу һөнәр дә яшьләрне нык үзенә тарта. Сүз дә юк, үземнән чыгып әйтәм – кызыклы эш, яңа кешеләр белән танышасың, аралашасың, әллә нинди язмышларны беләсең. Әмма аның авыр, четерекле яклары да җитәрлек шул. Минем үземә Татарстан буйлап бик күп йөрергә туры килде. Кайбер төбәкләргә барып, яхшы күңелле, кунакчыл, тырыш кешеләр белән очрашып шатланасың, җаныңа рухи байлык аласың. Ә кайберләрендә, киресенчә, ваемсызларны күреп күңелдә авыр хисләр кала. Шуңа күрә журналист оста психолог та булырга тиештер ул.

Бервакыт хат эзеннән Сарман районына барырга туры килде. Чиләкләп яңгыр коя. Бөтен кием лыч булды. Көне салкын, тешләр тешкә тия. Хат авторы телгә алган кешеләрнең ишеген шакыдым. Ишекне ачкан хуҗага Казаннан килүемне, үземнең кем булуымны аңлаттым да, җылы өенә алып керер инде дип өметләнеп, болдырда басып торам. Бер сәгать үтте, ике сәгать – берничек тә аңлашып булмый. Өйдәгеләре чыгалар да, үз сүзләрен тиз-тиз сөйлиләр дә, кереп китәләр. Күпме чакрымнар килеп, мәсьәләне хәл итеп китәсе килә дә бит... Юк шул, киреләренә катканнар. Тәнем генә түгел, җаным өшеп киттем туган авылыма. Ара әллә ни ерак түгел иде. Әни янына кайтып кергәндә салкыннан зәңгәрләнеп беткән идем инде. Кайда йөргәнне, кемнәр белән очрашканны әнигә сөйләп әзрәк күңелне бушаткандай иттем. Икенче көнне иртә таңнан ишек шакыйлар. Чыксам, теге хуҗа ниндидер бер иптәше белән. Болар мине юмаларга, язманы газетада бастырмавымны сорарга килгәннәр икән. Буш кул белән түгел, ә зур-зур пакетлар күтәргәннәр. Әни борчылып арттан чыккан. “Кызым, берүк сак бул, әйберләренә алдана күрмә”, – диде әни, эшнең нәрсәдә икәнен шундук аңышып алып. Журналист булырга теләүче яшьләр өчен китердем бу мисалны, әлеге һөнәрнең шундый яклары да бар дип әйтәсем килде.

Бүген яшьләр арасында икътисадчылыкка, юристлыкка уку мәртәбәгә әйләнде. Бу һөнәр ияләре белән дөнья тулды бугай инде. Яшерен-батырын түгел, мондый диплом алып чыгучыларның күбесе бүген үз белгечлеге буенча эш таба алмый. Әле бит әти-әнисе баласын күпме акчалар түгеп укыта, укып бетергәч, яхшы эшкә урнашыр да, акчага тиенер дип хыяллана. Юк шул, бөтен кеше дә судья яки прокурор булып бетә алмый, ахыр чиктә, күпчелек очракта, кибеттә консультант булу кала юрист дипломлы кешегә.

Мин кайчакларда хәзерге яшьләр урынында булсам нинди һөнәр сайлар идем икән дип баш ватам. Укытучы булырга Ходаем күрсәтмәсен: балаларны яратсам да, мондый авыр эшкә түзә алмыйм мин. Әле бит хәзер мәктәпләрдә әллә нинди тикшерүләр, кәгазь боткасы, тузга язмаган БДИ... Үз эшемне ачар идем дә – ришвәт бирә белмим, бюрократлык очракларына түзә алмыйм. Минемчә, бүген иң шәп эш – депутат булудыр. Рәхәт бит: эшкә барасың килсә барасың, килмәсә – юк, акчаны көрәп аласың, затлы машиналарга гына утыртып йөртәләр, тәмле ашыйсың, тәмле эчәсең... Баш ватып уйлый торган эш булса, берәү дә депутатлыкка атлыгып тормас иде. Ә инде шаяртуларны куеп торып, җитдирәк уйласаң, минемчә, бүген иң кирәкле һөнәр – шәфкать туташы, табибтыр. Бигрәк тә кыз балалар өчен. Бөтен кешенең сәламәтлеге көннән-көн какшый барган бүгенге заманда әлеге һөнәр ияләренә кытлык арта гына бара, шуңа мәңге эшсез калмаячаклар. Ир-егетләргә исә төзүче һөнәреннән дә яхшысы юктыр дип уйлыйм.

Әти-әниләргә шуны әйтәсем килә: балаңны бу тормышка яраклы итеп тәрбияләргә телисең икән, аның нәрсәгә сәләтле икәнен сабый чагыннан ук күреп алып, шул сәләтен үстерү, камилләштерү өстендә эшләргә кирәк. Кешегә, модага ияреп, асылын аңламыйча, тел сындырырлык әллә нинди исемдәге һөнәрләр буенча уку – акча һәм вакыт әрәм итү генә ул.


Дания ШӘРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.04.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»