поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.08.2009 Җәмгыять

ЭЛЬМИРА ЗАРИПОВА: «КРИЗИС ГАИЛӘ ТӨЗҮГӘ КОМАЧАУЛАМЫЙ»

Август, сентябрь айларында бездә гадәттә бик күпләп туйлар уздыралар, никахлашу мәҗлесләрен үткәрәләр. Шактый гына яшь парлар уртак тормышларын көннәр җылы, матур, табигатьнең мул чагында башлап җибәрергә омтыла. Җитмәсә, статистик мәгълүматларга караганда, быел республикада никахлашучылар саны арткан да икән әле. Шушы уңайдан без Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Гражданнар актын теркәү идарәсенең башлыгы Эльмира Зарипова белән сөйләштек. Әңгәмәбез никахлашулар, яңа туган балаларның саны арту, моның сәбәпләре хакында барды. Үзенең сүзен Эльмира Зарипова агымдагы елның 6 аена нәтиҗәләр ясаудан башлады.

- 2009 елның яртыеллык нәтиҗәләренә карасак, бездә яңа туган балаларның саны артты. Бүгенге көндә 22539 яңа бала туган. Узган елның уртасында бу күрсәткеч 20 меңнән бераз гына артык иде. Димәк, үсеш 7 процентны тәшкил итә. Тагын бер кызыклы нәтиҗә — никах теркәү артты, ә менә никах таркату саны кимеде. Бу безнең өчен бераз көтмәгәнрәк тә хәл, чөнки ел башыннан белгечләр, экспертлар, менә кризис килә, никахлар, туучылар саны кимиячәк дип әйтеп килде. Ләкин саннар, статистика киресен күрсәтә.

 

- Сезнеңчә, туучы балалар саны нигә арта? Моңа дәүләт тарафыннан бирелгән «ана капиталы», ниндидер матди керемнәр сәбәпчеме?

 

- Беренчедән, бу балалар кризиска карамый туган балалар. Шунысын да әйтеп китәсе килә, туучы балаларның яртысы — гаиләдә инде икенче, өченче булып туучылар. Ләкин мин аларны материаль сәбәпләрдән генә табылган балалар түгел дип саныйм. Аннары, туучы балалар саны артуның объектив сәбәпләре дә бар. Үзгәртеп кору, антиалкоголь кампаниясе вакытында туган хатын-кызлар фертиль, ягъни бала табу яшенә керде хәзер. Билгеле булганча, ул вакытта шактый гына демографик үсеш күзәтелгән иде. Бүген менә шул арада күпләп туган балалар үсеп, үзләре дә гаилә корып, балалар таба башлады. Менә шунда да сәбәп.

 

- Монда хакимият тарафыннан алып барыла торган тырышлыклар гына сәбәпче түгел инде алайса?

 

- Юк, алар гына түгел. Монда объектив демографик закончалык та бар. Ә менә 90нчы елларда туучы балалар саны кискен кимеде. Берничә елдан соң без моның нәтиҗәләрен күрәчәкбез, балалар табучылар саны тагын кимиячәк. Табигатьнең үз законнары да бар, аңа хакимиятләр тәэсир итә ала алуын, ләкин аларны үзгәртә алмый.

 

- Быел никахлашучыларның саны артуын әйтеп киттегез инде. Ә менә гаилә коручыларның уртача яше үзгәрәме?

 

- Әйе, хатын-кызлар арасында да, ирләр арасында да гаилә коручылар олыгая бара. 2-3 ел элек никахлашучы хатын-кызларның уртача яше — 20-21, ир-атларның — 24-26 иде. Хәзер бу күрсәткеч хатын-кызлар өчен 22-24 яшь, ирләрнеке исә 30 яшькә якынайды. Хәзер, бигрәк тә ирләр, гаилә коруны бик җаваплы эш дип саный, шуңа күрә алар тормышта нәрсәгәдер ирешеп, гаиләне тота ала башлагач кына никахлашырга тырыша.

 

- Сез аерылышучылар саны кимүен дә әйтеп үттегез. Моның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?

 

- Никах таркатуга килсәк, ул 9 процентка кимеде. 2009 елның 6 ае эчендә Татарстанда 7300 гаилә таркалды. 2008 елда исә бу күрсәткеч 8 меңнән артык иде. Минемчә, кризиста кешеләр бер-берсенә таянып яшәргә тели. Икенчедән, гаилә абруен арттыру буенча илдә алып барыла торган сәясәт тә үз йогынтысын ясый. Бүгенге көндә телевидениедә дә, мәгълүмат чараларында да 2-3 балалы, тулы гаилә образы, үрнәге тасвирлана. Бу рекламаларда да, фильмнарда да күрсәтелә. Кешеләргә дәүләт дәрәҗәсендә гаиләне күтәрү, гаилә гадәтләрен ныгыту тәэсир итә. Безнең сораштыруларга караганда, хәзер яшьләр дә гаиләне зур җаваплылык белән кора.

 

- Сезнең идарә дә гаилә кыйммәтләрен пропагандалау эшен алып барамы?

 

- Әйе, без күп еллар бергә яшәгән парларны туплыйбыз, гаилә юбилейларын үткәрәбез, анда юбилярларны котлыйбыз, мондый чараларга аларның туган-тумачаларын, яшьүсмерләрне, студентларны, яшь гаиләләрне җәлеп итәбез. Без яшьләр өчен үрнәк булырлык гаиләләрне чакырабыз. Мәсәлән, күренекле династияләр вәкилләрен, танылган кешеләрне, артистларны. Яшь гаиләләр мондый күркәм чараларда катнашып, үзләре өчен нәтиҗәләр ясыйлар.

 

- Яшь парлар дигәннән, хәзер ниндидер бер матур дата көнендә никахлашу гадәте кереп китте...

 

- Әйе, бар андый гадәт. Быел иң популяр дата булып 7 август тора. Фэн-шуй буенча 07.08.09 үсешне, югарыга омтылышны күрсәтә икән. Бу хакта безгә шушы көнне никахлашырга теләгән яшьләр сөйләде. Гаилә тормышлары да шулай алга таба үсеп барсын дип алар әлеге көнне сайлыйлар. Бу көнгә инде 160тан артык гариза тапшырылды. Бу зур сан, әлбәттә, ләкин менә 2008 елның 8 августында — 08.08.08дә бездә 340 пар никахлашкан иде. Хәер, төгәл саннарны 7 август үткәч кенә әйтеп булачак. Шунысын да әйтергә кирәк, 9 сентябрь — 09.09.09да никахлашырга теләүчеләр әллә ни күп түгел әлегә. Бу 09.09.09ның Уразага туры килүе белән аңлатыладыр. Күп кенә парлар туйларын 15 августка кадәр — Ураза башланганчы үткәреп калырга тели.

 

- Димәк, яшьләр дини традицияләргә дә таянып эш итә?

 

- Дөрестән дә, хәзер яшьләр ураза, православларның пост вакытларына карап никахларын терки башладылар. Гомумән, без дин вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар белән бергәләп эшлибез. Очрашулар оештырабыз, дини кануннар буенча гаилә нинди булырга тиеш икәнен аңлатабыз.

 

- Татарстанда катнаш никахлар саны артамы, кимиме?

 

- Без төгәл саннарны әйтә алмыйбыз. Билгеле булганча, паспортта милләтне теләк буенча гына күрсәтәләр хәзер. Гариза бирүчеләр дә теләсә язалар үзләренең кайсы милләттән булганын, теләмәсәләр — язмыйлар. Алай да шуны әйтеп була, республика Фәннәр академиясенең Гаилә үзәге белән үткәргән социологик сораштырулар нәтиҗәләре бездә катнаш никахларның 12-15 процент булуын күрсәтә. Бу күрсәткеч елдан-ел әллә ни үзгәрми, шул бер тирәдә кала.


Гөлназ ГЫЙЛФАНОВА
Интертат.ру
№ --- | 10.08.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»