поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.08.2009 Медицина

ДАРУ БӘЯЛӘРЕН “ЙӨГӘНЛӘМӘКЧЕЛӘР”

Даруларның хәзер ниндие генә юк. Бер үк төрдәге препаратларны 4-5әр фирма эшләп чыгара. Гомумән, соңгы елларда фармацевтика базары, бернигә дә карамастан, үсешен дәвам итә. Әйтик, Татарстанда ул быел узган ел белән чагыштырганда 28 процентка үскән. Бүген Республикада барлыгы 1255 даруханә оешмасы бар. Хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург та бу яктан бездән калыша икән. 1100 татарстанлыга 1 даруханә туры килә. Дару тәкъдим итүчеләр әле тагын күбрәк буласы иде дә, финанс кризисы аркасында 105 даруханә, лицензия эшчәнлеген тәмамларга өлгермичә, вакытыннан алда ябылган.

Бу мәгълүматларны кичә журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетында булып узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева җиткерде.

 

Финанс кризисы һәм дарулар бәясе үсеше ташламага ия гражданнарга дарулар сатып алганда да күренә икән, әмма моны сырхаулар үзләре сизмәячәк. Ф.Яркәева фикеренчә, быел даруларга кытлык булганы юк. Киресенчә, дарулар күпләп, запас белән алып куелган. "Федераль бюджет бүлеп биргән акчаны максатчан тотабыз. Быел сәүдә аукционнары вакытында 23 миллион сум акчаны янга калдырдык. Моңа дару ясаучы оешмалар белән турыдан-туры эшләү, күпләп сатып алганда зур ташламалар ясату нәтиҗәсендә ирешелә", – дип ассызыклады Фәридә Фатыйховна.

 

Соңгы вакытларда ташламага ия гражданнарны дарулар белән тәэмин итү программасы буенча дару сатып алганда Россиядә эшләнгәннәренә дә өстенлек бирә башлаганнар. "Үзебезнекен сайлап, без чит илләргә бәйлелектән котылабыз һәм Россия фирмаларына ярдәм итәбез", – дип ассызыклады моны Ф. Яркәева. Әмма дарулардагы үзгәрешне сырхаулар гына төрлечә кабул итә. Үткән атнада, мәсәлән, диабет белән авыручылар, үзебездә эшләнгән инсулин бирелүенә ризасызлык белдереп, митингка чыккан иде. Урынбасар шул мәсьәләгә дә тукталып узды. Аның фикеренчә, эндокринологлардан да, башка белгечләрдән дә Россиядә чыгарылган инсулиннарның нинди дә булса тискәре реакция бирүе хакында бернинди дә сүзләр булганы юк. Бүгенге көндә инсулиннар Уфа, Орел, Мәскәү, Екатеринбург калаларында чыгарыла. Алар сыйфатлары буенча чит илләрнекеннән бер дә кайтыш түгел. Әмма Ф.Яркәева күпме сырхауның чит ил инсулиннары белән тәэмин ителүе, күпмесенең үзебездә эшләнгәненә күчерелүе хакында төгәл мәгълүмат бирә алмады. Бик күпләрне, беренче чиратта, әлбәттә, диабет белән авыручыларны кызыксындырган бу темага сөйләшүләр, фикер алышулар әле тагын дәвам итәчәк икән.

 

Ә менә даруханәләргә әйләнеп кайтсак: аларның шәһәр җирендә чат саен булуына сөенергә дә, көенергә дә белмәссең. Чөнки бүген кайсы даруханәдә кайсы даруның күпме торганын төгәл әйтәм димә. Соңгы ярты елда бәяләр көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә. Дару бәяләре артуы пенсионерлар, аз керемле гаиләләр кесәсен аеруча саектырды. Татарстанның Тарифлар буенча комитеты рәисе Марина Фәйрушина әйтүенчә, кыйммәтле даруларга бәяләр әллә ни үзгәрмәде, ә менә киң кулланылыштагы, арзан препаратларның хакы берничә тапкыр артты. Элек 30-50 сум торучы дарулар өчен хәзер 150-200 сум акча чыгарып салырга туры килә. Моңа, бердән, күп кенә даруларның чит илдән кертелүе сәбәп булса, икенчедән, алар даруханәгә килеп җиткәнче әллә ничә арадашчы аша уза. Арадашчы никадәр күп икән, хаклар да шулкадәр югары. Даруларга бәяләрнең котырынып үсүе халыкны гына түгел, Хөкүмәт җитәкчеләрен дә чын-чынлап пошаманга төшерә башлады. Әледән-әле шул хакта сөйләшүләр алып баралар. Ниһаять, ул сөйләшүләр гамәлдә дә чагылыш табар сыман. Россия Премьер-министры Владимир Путин 6 августта "Тормыш өчен котылгысыз һәм аеруча кирәкле даруларга бәяләрне җайга салуны камилләштерү турында"гы карарга кул куйды. Моннан соң аерым исемлектәге 650дән артык мөһим препаратның бәясен дәүләт үзе күзәтчелек итеп торачак. Ул даруларга чик бәяләрне Тарифлар буенча федераль хезмәт куячак. Әлеге исемлектәге даруларны эшләп чыгаручы фирмалар билгеләгән бәяләр теркәлеп барылачак һәм бер үк вакытта сату бәясе дә күрсәтелә. Яңа таләпләр 2010 елның 1 мартына кадәр башкарылырга тиеш.

 


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 164 | 12.08.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»