13.04.2016 Дин
Төрмә мөфтие
Туры юлга кайтырга, тәүбә итәргә беркайчан да соң түгел. Төрмә мөфтие дигән ат казанган Касыйм бабай Нуруллин еш кына шулай дип әйтә иде. Беркем кушмаса, сорамаса да, мәрхүм вафат булганчы төрмә юлын таптады, дин юлына басарга теләгән тоткыннарга ислам кагыйдәләрен җиткерде. УФСИН (Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе) җитәкчеләре бүген дә, без эшкә килгәнче, бусага төбендә көтеп тора иде, дип сагынып искә ала аны.
Шөкер, ТР Диния нәзарәтенең дәгъват (дингә өндәү) бүлеге хезмәткәрләре бу юнәлештә дистә ел чамасы максатчан эш алып бара. Яңа ел алдыннан, бу гына аз дип, нәзарәттә әлеге юнәлешкә җавап бирүче махсус кеше билгеләнде. Мөфтинең хәйриячелек эшләре буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов хәзер Касыйм бабай булып та эшли башлады. Илдар хәзрәт белән яңа эшчәнлеге турында әңгәмә кордык.
– Бу юнәлештә инде дүрт айлап эшлисез. Нинди проблемалар барлыгы күренде? Ни-нәрсә эшли алдыгыз?
– Әлеге эшкә алынгач, барча колонияләрне дә диярлек йөреп чыктык. Анда утыручы мөселман кардәшләр белән сөйләштек, көнкүреш-яшәү шартлары, тәгаен алганда, гыйбадәт кылу мөмкинлеге белән кызыксындык. Шундый нәтиҗәгә килдек: һәрбер колониядә Диния нәзарәте тарафыннан билгеләнгән имам булырга тиеш. Тоткыннар саташмасын, ислам юлына баскач, төрле секталарга, тыелган дини агымнарга кереп китмәсен өчен зарур бу. Хәзер безнең бурыч: тоткыннар белән эшләргә теләгән имамнарны табып, укытып колонияләргә юллау.
– Татарстанда ничә колония бар?
– Бездә шундый 15 учреждение бар. Аларның тугызы – төзәтү колониясе, алтысы – СИЗО (тикшерү изоляторы). Без Казанда, Пановкада һәм Свияжскида булып кайттык. Хәзер Кама аръягындагы – Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевскидагы учреждениеләрне күреп кайтасыбыз бар. Утыручылар белән генә түгел, утырып чыкканнар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Әле менә мәчетебездә, шундый сиксәнләп кешене җыеп, чәй табыны янында матур гына сөйләшеп утырдык. Хәзерге вакытта Татарстан төрмәләрендәге алты йөзләп тоткын ислам дине тота. Ел саен республикабызда биш мең кеше азат ителә. Җәмгыятьтә үз урыннарын тапсын, эшкә урнашсын, гаилә корсын, төрмәләргә кире әйләнеп кайтмасын өчен, алар белән дә эшләргә кирәк. Иреккә чыккач, нинди проблемаларга тарасыз, дип сөйләштек тә, шулар арасыннан эшче төркем сайлап куйдык. Бу төркем биш кешедән тора. Хәзер без шулар белән тыгыз эшлибез. Тормыш бит: төрле сорау килеп чыга. Аларның хәленә ничек тә керергә тырышабыз.
– Зонада үз вакытында биш вакыт намаз укып, әйтик, ураза тотып буламы?
– Башка төбәкләрне белмим. Татарстандагы һәр зонада мәчет яки намаз укый торган бүлмә, тоткыннарның үз араларыннан сайланып куелган имам бар. Анда дин сабаклары да бирелә. Күптән түгел генә бишенче һәм унсигезенче колонияләрдә Коръән уку ярышы уздырылды. Әле менә бишенче колониядә бик матур мәчет төзелеп бетте. Шушы көннәрдә ачарга җыеналар. Анда мәчеткә 200 кеше йөри. Рамазан аенда колонияләрдә көн саен авыз ачтыру мәҗлесе оештырыла, Корбан бәйрәмендә корбан итләре кертелә. Аллага шөкер, УФСИН җитәкчеләренең дингә мөнәсәбәте уңай, булышып торалар.
– Утырып чыккан кешеләр кире төрмәгә әйләнеп кайтмасын өчен ни-нәрсә эшләп була?
– Билгеле, беренче чиратта, утырып чыкканнарны тернәкләндерү үзәкләре булдырырга кирәк. Кеше иреккә чыккач, тиз генә гадәти тормышка ияләшә алмый. Ярый ла өендә көтеп торучы, озакка сузмый эшкә алучы булса. Кайберәүләр бит подъездларда, баскыч төпләрендә йоклап йөрергә мәҗбүр. Шул мәлдә кем якты йөз күрсәтсә, шуңа ияреп, ниндидер секталарга кереп китәргә мөмкиннәр. Шуның өчен дә хәзер без, психологларны, дин сабаклары бирүче мөгаллимнәрне җәлеп итеп, яңа гына азат ителүчеләр өчен өч айлык курслар рәвешендә эшләүче тернәкләндерү үзәге оештырып җибәреп булмасмы дип йөрибез. Әле урынын тапмадык. Эшкә урнашырга, яшәп тору өчен фатир табышырга да булышуыбызны көтә алар.
– Унбиш учреждение бар дидегез. Күпмесенә имам беркетелде?
– Биш кешене таптык, укыттык. Алар арасында мәчетебездә эшләп йөри торган күрмәүче Фәнис хәзрәт тә бар. Калган унысына имам табасы бар әле.
– Мөселман сакал йөртергә тиеш диләр. Төрмәдә бу мөмкинме?
– Төрмәдә бөтенесе кырынып йөрергә тиеш. Анда рөхсәт ителми. Авыру сәбәпле яки ниндидер аллергия аркасында гына кайберәүләр кыска гына сакал йөртергә мөмкин. Сакалдан тыш та зарур нәрсәләр күп әле. Иң шатлыклысы шул: намаз укырга рөхсәт бар. Әле менә күптән түгел генә җәзаларны үтәтү идарәсе каршындагы иҗтимагый советның утырышы булган иде. Анда генерал Дәүфит Хәмәдишин үзе дини тәрбияне арттырырга, дин сабаклары бирү өчен, имамнарны зоналарга ешрак юлларга чакырды.
– Хизбуттәһрирчеләр дә утыра. Аларга дин сабаклары биреләме? Әллә аларны үгетләп традицион юлга бастыру мөмкин булмаган эш дип саналамы?
– Нигә алай дисез? Менә Алмаз исемле егетебез хизбуттәһрирчеләр идеологиясен таратуда гаепләнеп ун ел утырды. Хәзер ул безгә булыша. Зоналарга, СИЗОларга барып элекке партиядәшләренә туры юлны аңлата. Без карцерларда утыручылар белән дә, төрле секталарга эләккәннәр белән дә күрештек. Ихлас әйткәннәрдерме, белмим: күбесе үкенүен әйтә. Алар да – безнең кешеләр, алар белән дә эшләргә кирәк. Шул ук вакытта алар чагыштырмача күп түгел бит. Төрмәдә дин тотучыларның күбесе – яңа гына намазга баскан, ислам хакында мәгълүматлары бик аз кешеләр. Аларны укытырга да укытырга кирәк. Озакламый нәзарәттә УФСИН белән эшләү бүлеге оештырылачак. Касыйм бабай салган сукмакны хәзер киң юлга әйләндерү белән мәшгульбез.