13.04.2016 Ир белән хатын
Хатыннарга ни җитми?
Тырнак ясатасы, каш үстерәсе, чәч буятасы килә... Декрет ялында утыручы гүзәл ханымнар бүген шул хакта хыяллана. Ә ирләрнең барысы да хатыннарының теләген тормышка ашыра алмый. Акча җитмәгәч, әлбәттә, гаиләдә тавыш чыга. Аларга карыйм да үземнең бала белән өйдә утырган чаклар искә төшә.
Их, юләр дә булганмын икән, миңа да шулай кыланасы калган, дим. Декретта утыру баланы гына үстерү түгел. Өйне тәртиптә тоту, иреңне тәмле ризыклар пешереп каршы алу, туганнарын чакырып кунак итү дә шуңа керә. Тик 6-7 ел эчендә гаилә тормышында бик күп нәрсә үзгәргән икән бит. Хәзерге яшьләрнең кулларыннан телефон төшми, интернетка керсәләр, аннан чыга алмый азапланалар. Баланы да китапча гына тәрбияләргә тырышалар. Очраклы рәвештә якын туганымның социаль төркемдәге сәхифәсендә бер яңалыкка тап булдым. Шуны ачып карасам, әллә ниләр язып бетергән бу. “ВКонтакте”дагы битендә каенанасын сүгеп сүзләр тезгән. Хәер, интернетта иренең әнисен мактап утырган киленне кайсыгызның күргәне бар. Боларны укып чыккач, болар ире белән ачуланышканнар икән дигән фикер туды. Күп тә үтмәде, авылдан: “Рүзилә аерылам дип әйтә”, – дигән хәбәр килеп төште. Аларның гаилә хәлләренә тыкшынырга теләмәсәм дә, кырлы-мырлы йөрүләренә эчем пошты.
– Хатынымны аңламыйм. Чәшке тун, яңа күлмәк сорый. Чәчемне буятасым, тырнак үстерәсем, каш ясатасым килә дип аптыратып бетерә. Бөтен сөйләгәне шул. Ә бит акчаны болай да көч-хәл белән җиткерәбез, – ди киявебез.
Аптырагач, туганыма шалтыратып карарга булдым. Теләгем – боларны ничек тә татулаштыру иде. Әмма бер телдә сөйләшсәк тә, мин аны аңламый азапландым. Юкса бала үстергәндә бар назыңны, вакытыңны сабыеңа бирәсең бит. Рүзиләгә моны аңлату өчен өч көнләп вакытым китте. Әмма шулай да бу гаиләне саклап калып булды. Алар үзара уртак фикергә килеп, җайланып киттеләр. Ә менә күптән түгел астагы катта яшәүче күршемнең төн уртасында килеп керүе тагын әлеге хәлләрне искә төшерде. Елап, үксеп беткән. Кулында өч айлык сабые. “Ирем белән яши алмыйм. Иртәгә әти белән әни килеп җитә. Бүген сездә куныйм әле”, – ди бу. Болары иренең телефонына килгән смс өчен тавышланып беткән.
Нәкъ менә шул вакытта аның да интернеттагы “бите” күз алдына килеп басты. “Рәхмәт сиңа, алтыным!”, “Без сине яратабыз”, “Без – иң бәхетле гаилә” дигән сүзләр күп иде анда. Нәрсә ашыйлар, нәрсә эчәләр, ни пешерәләр – һәр адымны сөйләп тора иде. Тыштан артык ялтырый иде үзләре. Ә менә тормышта гел башкача булган икән бит!
Ни өчен яшьләр тиз генә тормыш корырга ашыгалар да, аны шулай ук тиз җимерәләр соң? Бала хакында уйлап тору да юк. Әти-әнине борчырмын дип тә аптырамыйлар? Әллә инде бер-беребезне белергә телибез дип “гражданский брак” белән яшәү нәтиҗәсеме бу?
Әлеге хәлгә психолог Эльвира Сафина үз киңәшен бирә:
– Хәзерге яшьләр тормышка әзер түгел. Аларның әти-әниләре – авырлык белән аякка баскан буын кешеләре. Шунлыктан ата-аналар берсен-берсе уздырып, кредитка акча алып, купшы туй үткәрә. Туй күлмәге дә башкаларныкыннан затлырак булсын, тамаданың да иң кыйбат бәя сорый торганы кирәк. Тик бер генә әни дә баласын гаилә коргач, ничек яшәргә икәнлегенә төшендерми. Киресенчә: “Кызым, тора алмасаң кайтырсың. Тилмереп торма. Бер баланы ничек тә үстерербез”, – диләр. Билгеле, мондый очракта хатыннар сабыр итә белми. Елап кайтып керсә, аны аңлаучы табыласын белә алар. Әмма күп очракта гаеп хатын-кызның үзендә була. Тормышны интернеттагыча гына төзеп булмый. Интернет челтәрендә утырырга яраткач, бәлки, гаиләне ничек сакларга, ничек итеп бер-береңне аңларга дигән сорауга да җавап эзләргә кирәктер.
Тик шунысын да онытмагыз – һәр кеше гаиләсен үз әти-әнисе мисалында төзи. Әгәр парлы яшәүнең ни икәнен күрмичә үскән бала аерылышырга да күп сорамый. Бу бигрәк тә әнисе тәрбияләгән кешеләргә кагыла. Тиз аерылышуга алдан бергә яшәүне дә сәбәп итәргә була. Бу яшьләр өчен тормышның кызыгы, бәхетле минутларның кадере калмаган була. Шуңа күрә, гаилә коруга ныклап әзерләнергә, бер-береңне аңлап яшәргә, иң мөһиме – бер-береңне ишетергә дә, тыңлый да белергә кирәк.