|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2016 Мәгариф
Уразавылның яшь тукайчыларыТатарстан Республикасының Зеленодол муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе Г.Тукай исемендәге алтынчы Бөтенроссия бәйгесенең бөек шагыйребезнең 130 еллыгына багышланган “Тукай замандашлары” дип исемләнгән турын үткәрде. Бәйгене Зеленодол районының Әйшә урта гомуми мәктәбендә оештырган иделәр, биредә Уразавыл урта мәктәбеннән дә берничә укучы катнашып, I, II һәм III урыннарны яуладылар һәм мактау грамота лары белән бүләкләнделәр. - Без Татарстанның шушы мәктәбе белән балаларны үзара таныштыру һәм туган телебездә аралаштыру нияте белән нык элемтәдә торабыз. 2 апрель көнне Әйшә мәктәбеннән “Баз татарча сөйләшәбез” проекты кысаларында безгә матур әдәбият һәм методик куллан¬малар да җибәрделәр, - ди Уразавыл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, фотодагы яшь тукайчыларның остазы Мәрзия Харрәсова.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|