|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2016 Криминал
Яр Чаллыда 11 яшьлек укучы сыйныфташының аркасына пычак кадаган11 нче апрель көнне иртән Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы санлы мәктәбе территориясендә 11 яшьлек малай 12 яшьлек сыйныфташының аркасына пычак кадый. Яраланган малай хастаханәгә озатыла. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә башлангыч тикшерү үткәрелә. Якынча мәгълүматларга караганда, алдагы кичне малайлар Интернет челтәрендә аралашу барышында талашып китә. Нәтиҗәдә, сыйныфташларның кечерәге, сугыш чыга-калса дип, мәктәпкә пычак алып бара. Коридорда яшьтәшләре белән сөйләшеп торганда, кичә кичтән ачуланышкан малайның башка бер укучыны этүен күреп ала. Этелгән малайны якларга уйлап, коралланган укучы сыйныфташының аркасына чәнчи.
--- |
Иң күп укылган
|