|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2016 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев машинада 200 белән җилдергәнен ВИДЕОга төшергәнТанылган җырчы Фирдүс Тямаев үзенең инстаграмына үзенчәлекле бер ролик элгән. Ул анда рульдә бара һәм үзен видеога төшерә. Кадрга спидометр да кергән. Аның угы 200 дигән санга якынлаша. Җырчының таныш-белешләре комментларда борчу белдерә: "Болай каты йөрмә, Аллам сакласын!". Шул ук комментарийларга ышансаң, Фирдүс Тямаевның машинасы - Toyota Land Cruiser. Сүз уңаеннан, күптән түгел узган TMTV премиясен тапшыру тантанасының кызыл келәменә башка җырчылар затлы иномаркалар белән килгән мәлдә Фирдүс Тямаев, үзенең чын авыл егете имиджын саклап, 6нчы модель "Жигули" белән килеп туктаган иде. "Ник, сез "шестерка"да йөрмисез мени?" дип яза инстаграмда Рәзилә исемле студент кыз.
--- |
Иң күп укылган
|