поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.04.2016 Җәмгыять

Хыялдагы Россия нинди ул?

Россия Президенты Владимир Путин Россияне мөстәкыйль, көчле, заманча, киләчәккә омтылучы дәүләт итеп күрергә тели. Бу – аның күптәнге хыялы икән. “Халык фронты” россиякүләм хәрәкәте медиафорумында ул әнә шулай дип белдергән. “Россиядә яшәү уңайлы, рәхәт һәм бик зур дәрәҗә булсын иде”, – дип тә өстәгән ул хыялы турында сөйләгәндә. Ә сез нәрсә турында хыялланасыз? Киләчәктә Россияне нинди итеп күз алдына китерәсез?

Әбри ХӘБРИЕВ, “Татар радиосы” ди-джее:

– Хыялларым гаять күп. Тик алар турында сөйләргә яратмыйм. Хыялым турында хәтта якын кешемә сөйләсәм дә, ул чынга ашмый. Әлегә теләгәнемә ирешеп барам, Аллага шөкер. Ә илебезнең киләчәген матур күрәм. Ми­ңа калса, без бу упкыннан барыбер чыгачакбыз. Иртәме-соңмы, якты киләчәк безгә дә килер дип өметләнәм. Хәзер илебез халәтенә Фәнис ага Яруллинның “Җилкәннәр җил­дә сынала” әсәрендәге сүз­ләр хас: “Язмыш синең тез астыңа сукса – егылмас өчен якасына ябыш”. Әлегә Россия – Америка һәм Европа союзы тарафыннан сугылу һәм кыерсытылуларга дучар булган ил. Тик һәрбер ким­сетелү ныгыта, көчле итә. Без әлегә әнә шул стадиядә.

Рәфинә ГАНИУЛЛИНА, җырчы:

– Россиянең, Татарстаны­бызның гел алга баруын телим. Хөкүмәтебез халык турында кайгыртып яшәсен иде. Соңгы елларда безнең илдә яшәү чагыштырмача яхшырып киткән иде кебек: күп кеше фатирлы да, машиналы да була алды. Кризис булмый тормый инде ул. Узар әле, Алла боерса. Акча булмаганда башка кыйммәтләр күренә башлый. Бик рәхәт яши башлаган очракта да, азагын уйлап, үзеңне чикли белергә өйрәнергә кирәк. Киләчәктә Россия болай ук зур булмас­ка да мөмкин. Ул, бәлки, аерым мөстәкыйль дәүләтләр­гә бүленер. Хәзерге вакытта шәх­сән минем иҗади эш­чәнлегем өчен барысы да бар. Халкыбызга кирәкле шәхес булырга хыялланам.

Мәдинә ГАЙНУЛЛИНА, Әлмәт дәүләт драма теат­ры артисты:

– Германиягә Сабантуйга баргач, анда безнең илгә, ил башлыгына никадәр өмет баг­лауларына шаккатып кайт­кан идем. Кичен шәһәр буйлап йөрергә чыккач, митингка чыккан бер төркем кешегә юлыктык. Кулларында – плакатлар. Аның бер ягына – алман, икенче ягына рус телендә язылган. Игътибар белән укып карасак, анда “Зов к Путину”, “Путин, помоги нам” ише сүзләр язылган икән. Рус телендә сөйләшүе­безне белгәч, безгә моң-зарларын сөйли башладылар. Мөстәкыйльлек уңаен­нан ярдәм сораулары икән. Шушы бер мисал аша гына да Россиянең нинди ышанычлы дәүләт икәнен чамалап була. Киләчәктә дә шундый булып калсын иде ул. Шәхсән үзем балаларыбызны, эчкечелек, наркомания кебек афәтләр­дән саклап, сау-сәламәт, тәү­фыйклы кеше итеп аякка бас­тыру турында хыялланам.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА, Азнакай шәһәренең почта бүлекчәсе хезмәт­кәре, шагыйрә:

– БДИ системасы бетерелеп, элеккеге сыман гадәти имтиханнарга калабыз. Югары уку йортын тәмамлаган балаларыбыз үз белгечлеге буенча эшкә урнаша ала... Россиянең киләчәген әнә шулайрак күзаллыйм. Тик мо­ның шулай булачагына ышану гына кыен. Хәзерге вакытта иң зур хыялларымның берсе – иҗатым. Аны алга таба да үстереп, китабымны чыгарасым килә.

Рөстәм СӘРВӘРОВ, “Аксу” студиясе җитәкчесе:

 
– Россияне киләчәктә һәр­­кем, Путин әйткәнчә, мөс­тәкыйль, көчле дәүләт итеп күрергә телидер инде. Чынбарлыкта гына икенче төрле килеп чыга. Җырчы Лена Бичарина 6,5 мең сум пенсия ала, 8 мең сум “квартплата” тү­ли. Бу күренешне хөрмәт­ле Президентыбыз ни­чек аңла­тыр иде икән? Шәхсән үзем Россияне көчле дәүләт итеп күрергә телим. Бүген татар телен үстерү өчен тырышабыз. Төрекчә­дән татарчага мультфильмнар тәрҗемә иттек. Татарча сөйләшә, җыр­лый торган уенчыклар ясыйбыз. Балалар өчен язылган җыр һәм китапларыбыз бар. Татар баласы татарча сөйлә­шергә оялмасын иде. Иң зур хыялым әнә шул.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»