поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.04.2016 Әдәбият

Киселгән тамырлар (ХИКӘЯнең ахыры)

Зиннур Тимергалиевнең чираттагы әсәренең башы 1500 карау җыйды. Бүген ахырын эләбез. Ахырдан фикерләрегезне языгыз: хикәя ошадымы?

 

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=14477

Кем ул Мөдәррис?

 
 Менә дигән  механизатор,балта остасы, өрлек кебек егет барын да булдыра. Нинди хуҗалык күтәрә, үз көче белән генә бит ! Авыл халкы үзен гел мактап торуына ияләшкән икән аның улы. Мөдәррис уңган , Мөдәррис булган. Менә шулар аны күкнең иң биек ноктасына менгергән. Үзен бер илаһи зат итеп тоя башлаган. Ул булдыра барын да , аның сүзе генә сүз булырга тиеш, ул бик акыллы да, булдыклы да . Ай -һай, улы  кешеләргә өстән аска таба карый башлаган. Имансызга әйләнгән түгелме соң  аның улы? Үз баласы турында нинди сүзләр әйтерлек булган.
 
 Мөдәрриснең баласы чирле булырга тиеш түгел икән. Нишләрсең икән улым, әгәр кешеләрдән курыкмасаң? Нарасый сабыйны кире илтеп бирер идең микән? Үзең нинди идең соң син? Фатыйма, очын очка ялгыйм дип, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгәндә, икмәккә туймаган вакытыңда, ә? Әлеге кебек пәһлеван Мөдәррисме, я булмаса, шушы бала кебек шыр сөяк чебеш Мөдәррисме? Син, кем булганыңны онытып, бик өскә сикергәнсең икән. Хәзер иман кертәм мин сиңа, миһербансыз җан.
 
 Фатыма абыстай, бала алдыннан күтәрелеп, улы каршына килеп басты. Анасының күзләреннән усал очкыннар очканын күреп, артка чикте имансыз бала. Бик яхшы белә ул, үз анасының шул очкыннары артыннан нинди давыл  кубасын. Тагын бер адым артка чикте дә:
 
 —Ярый, минем эшкә барасым бар, –дип, ишектән чыгып та  китте Мөдәррис. 
 
Әле курка иде анасыннан улы, әлегә курка иде.
 
 Ә Суфия, яшьләренә буылып, бала янында тәгәрәп елады, аңа кечкенэ Шамил кушылды. Үзенең ир канаты дип йөргән кеше -миһербансыз, таш йөрәкле икән бит. Нигә әле генә күрде соң боларны Суфия, мәхәббәт күзләрне шуның кадәр томалаган микәнни яшь чакта?
 
 Фатыйма йорт эчендәге бу үзгәрешне күзәтеп торды да,  исен җыеп ,килененә эндәште .
 
—Ярар килен, елап эш чыкмас бу дөньяда. Елап эш чыгара алмаганга, «Җенле Фатыйма» булдым мин. Булды тукта. Әнә Ниязны имез, аны аякка бастырырга кирәк.
 
Аннары олы оныгы янына чүгәләде.
 
— Кая әле, минем дәү улым нигә елый икән?- дип ,Фатыйма кечкенә Шамилне кулына алды.-И-ии, абый кеше шулай елап тора димени инде? Әнә кечкенә энеңне кара, бер елап та карамый. Синнән алда дәү үсеп куяр әле. 
 
  Шулай булды шул, кечкенэ Нияз бик аз елады. Үсә төшкәч тә аңа башка балалар белән бергә витамин уколлар кададылар.
 
  —Каян шулай сабырлыклар җыеп тудың икән улым?
 
Фатыйма икенче улын искә төшереп уфтанып куйды.  
 
—Башка балалар акырып елыйлар иде, ә синең күзеңнән ник бер күз яше чыксын, Рәхилә апа укол кадаганда. 
 
 Шушы якты дөньяга теше- тырнагы белән ябышып исән калган бала, инде елап эш чыкмас дигәндер ,ахыры. 
 
—Сабырларга өеп бирермен, –дигән ди Ходай,- тик кайсысын димәгән: бәхетнеме, әллә авырлыкларнымы?
 
  Каенанасы белэн икәүләшеп тәрбия кыла торгач, тазарып китте бит бала . Өч яшендә түм –түгәрәк бала  булды. Хәтта  Шамил абыйсын да этеп ега иде.  Тик Мөдәррис икенче улын барыбер яратмады, кулына алып сөймәде. Эштән кайткач,олы улы  белән уйный иде, ә менә Ниязны якын китермәде. “Улым” дип эндәшмәде аңа.
 
—Әй, син –дип кенә эндәште Ниязга, бар эндәшү шул.
 
 Тормыш алга таба тәгәрәде, мунча, гараж күтәрәбез дип җыенганнар иде,  бераз сабыр итәргә туры килде. Чөнки Суфия бик теләгән, Фатыйма абыстай бик күрәсе килгән бала дөньяга килде. Ноябрь айларының ахыры. Ак юрганнарга төренгән, шул юрганнарны матур лентага төреп, төп нигезгә Мөдәрриснең өченче баласын- Гөлсемне алып кайттылар.  Һай, чыннан да, көтелгән бала иде шул Гөлсем . И шатланды да инде Фатыйма апа кыз балага.
 
— Кызым-кызым, –  диеп кенә торды, баланың яныннан китмәде дисәң дә була. Билгеле, ул ике олы баланы да чит итмәде. Каян алай итсен инде, үз оныклары бит. Тик Гөлсемне күбрәк яратты шул.
 
 Мөдәррис тә яратты кызын, үзе өчен кыз бала бик тә мәзәк шикелле күренде,  малайлар бик шук, тиктормас булдылар. Әнә, әбиләре белән әниләре карап бетермәсәләр, ике малай минут эчендә пыран-заран китереп бетерәләр өй эчен. Фатыйма абыстай ,сукрана –сукрана, көненә әллә ничә  өй эчен тәртипкә китерә.
 
— Ну шушы малай тәреләре, бер утырып ял итәргә ирек бирмиләр, ичмасам, берсе кыз булып тумады.
 
 Шулай яратып, үз итеп сукрана иде ул.
 
Суфияның да дөньясы түгәрәкләнгән кебек булды. Менә бит кызым бар. Үсә төшкәч, әнисенә булышыр, дип шатланды әни кеше, бәхетле иде Суфия.
 
   Яши торгач, әти- әниләрен озак көттерми генә( Гөлсемгә өч яшь тулып килгәндә) дүртенче бала- Алмаз да дөньяга килде. Инде бу вакытта каралты- кура эшләнеп беткән. Бер  караңгыдан икенчесенә кадәр эшлисе юк . Өйдәгеләр:” Я, Аллам!”- дип ,җиңел сулап куйдылар. Балаларның олылары инде- Шамиле икенче класста укый, Нияз беренчегә керде, алар ,акрынлап, кул астына керә башладылар. Авыл баласының җилкәсенә бик иртә өелә шул эш.
 
—Тәк, – дип куя иде Мөдәррис кичен. Шулай иртәге көн өчен нәрәт бирә өйдәгеләргә. 
 
— Шамил улым, сиңа иртәгә абзар тиресе чыгарасы,ә сиңа – Нязга эндәшүе- утын кертеп куясы,  аннары икәүләшеп колонкадан су ташыйсы бидон белән . 
 
  Ике олы малай ,мәктәптән кайтып керешкә, бусагадан кычкыралар:
 
— Әби, ашыйсы килә.– Суфия  эштә була бу вакытта. 
 
 Әбиләре сиксәннең  уртасында булса да, һаман шул Фатыйма булып кала килде. Аның инде, балалар кайтуына, ашы әзер булды һәрвакыт. 
 
 Балалар тамак ялгаганда,  әтиләре кушып калдырган эшләрне исләренә төшерде. 
 
— Атагыз тегесен эшләргә кушты, монысын эшләргә кушты.
 
 Фатыйма, гомумән, авыл баласына  теге яки бу эш авыр дип уйлый  белмәде. Балаларга тик кенә урамда шар сугып йөрергә дә  озак вакыт бирмәде. Балалар, кул астына керә башлау белән, хәтта ял көннәрендә дә  озак итеп йокларга рөхсәт итмәде. Иртәнге җидедә йортта аның тавышы янгырады гел.
 
— Булды җитте, торыгыз!
 
 Бу әмер өйдәге бар балага да кагылды,  хәтта яраткан оныгы Гөлсемгә дә.  Әби кеше үзе дә беркайчан да йокы симертә белмәде, оныкларына да озак итеп йоклап ятарга ирек бирмәде. Бала чагының тәмле йокыларын татый алмый үсте оныклары. Ә  Фатыйма, билгеле, сүзен  тыңлата белә  иде. Балалар бик яхшы белеп үстеләр. Ничек итсәң ит, тик әбинең сүзен тыңла. 
 
 Тормышлар рәтләнеп,  балалар кул астына кереп беткән вакытлар. Мөдәррис,  эштән кайткач, диванда гына сузылып ята башлады .
 
— Мин өй салдым, калганын сез карыйсы,- дип кенә жавап бирергә ияләнде ул.
 
Өйдәгеләрнең:
 
— Нигә хуҗалыкта бер эштә эшләмисең?-дигән сорауларына каршы. 
 
 Әйтерсең,  аның белән бергә Суфия да  юан-юан бүрәнәләр ташымаган. Әнисе бөтен пенсия акчаларын  шушы йортка тыкмаган. Мөдәррис берүзе генә күтәргән икән бу хуҗалыкны.
 
Кыш көне механизаторларга эш юк диярлек, фермадан башка. Мөдәррис, язга чаклы дип, контор миченә ягарга кочегар булып керде. Ул вакытта газ белән берәү дә  якмый иде әле, утын да ташкүмер. Шуңа күрә  мич сүрелмәсен дип карап торырга кочегар кирәк иде кыш саен .
 
  Контор янында гына авыл кибете, ул вакытларны олылар бик яхшы  хәтерли. Кибет киштәләрендә  искитәрлек әйберләр  булмаса да, аракы шешәләре белән сыгылып тора иде киштәләр. Бәяләре арзан,  телисең ящиклап, телисең, үзең  савыт алып килеп ,мичкәдән агызып сатып  ал. Җан рәхәте, оҗмах инде исерекләр өчен. Ә исерекләр җитәрлек иде авылда. 
 
   Кичке алтылар  тирәсе иде,  кочегаркага бригадир Рәсүл  килеп керде.
 
— У малай, синең җылы икән монда, – дип эндәште ул  Мөдәррискә керә керешкә, – кая синен янда бераз җылынып чыгыйм әле, урамда суык алайса.
 
  Бригадир, шулай сөйләнгәләп,  җайлап ,күмер өеме янына чүгәләде.
 
— Яшьти, ишәеп киттең әле син әй, каралты- кура да яхшы, йортың да менә дигән, малайлар белән бер кыз да алып кайттыгыз, каян өлгереп бетәсең барсына да?
 
    Рәсүлгә  алай азапланып тормыш башларга туры килмәде. Атасы әле дә исән, егерме баш бал корты тота. Аннары, Рәсүл үсеп җиткәнче, яңа йортын  да күтәргән иде. Әзер тормыш дигәндәй. Ахрысы шуңа Рәсүл  аракы белән бригадир булып йөри башлаган елны дуслашып китте. Кайсы йортка кермә, шунда стакан тутырып салып бирәләр. Алай иркенәеп эчә башларга атасы ирек бирмәсә дә, барыбер  хәйран салмыш көннәре дә була иде.
 
 — Әйе, будырабыз кордаш, – дип җавап кайтарды Мөдәррис, ул  мактап торуларына ияләнеп беткән иде инде. Үзен бик күптәннән югары тота авылдашлары алдында. 
 
— Минем әти юк бит, – дип Рәсүлгә төрттерде ул.–Йортны мин өйләнгәнче салып куярга. Үзем булдырдым барын да. 
 
 Рәсүл дә жавапсыз калмады. 
 
— Шулай шул кордый, торырга өем булгач, корсаклы хатынга бүрәнә ташытып тормадым инде. 
 
Битенә китереп суктылармыни Мөдәрриснең, хатыныннан , бүрәнә ташытып, җиде айлык бала таптырды бит ул. Ай иң сызлаган җиренә китереп сукты кордашы. Мөдәрриснең “мин—мин” дигән чуанының өстенә үк китереп  басты.
 
 Ул тизрәк сүзне икенчегә борырга ашыкты. 
 
— Я, ни йомыш белән кердең монда?
 
— Әйттем бит, җылынырга дип,- диде Рәсүл кордашына, яхшы гына җавап кайтарганына күңеле булып,-өйгә алып кайтсаң, әти яратмый. – Кесәсеннән бер яртыны тартып чыгарды.- Кая, стакан кебек нәрсә юкмы синең?
 
— Әнә калай кружка бар, мич янына куеп, чәй кайнатам шуның белән.
 
— Һе, чәй эчеп гомерең үтә синең.- Рәсүл кружка эчендәге чәй чүпләрен мич алдына бушатты да, шешәне ачып, аракы салды. – Ярый, кордый , исәнлеккә.-Голт- голт итеп эчеп тә җибәрде. 
 
 Остарган инде бригадир. Пуф итеп тын алды да кул сыртын иснәп алды.
 
— “Җенле Фатыйма” җаныгызны алып тора сезнең, котыгыз очып тора. Шул тешләре коелып беткән карчыктан куркып яшисең.
 
 Бу сүзләр тагын Мөдәрриснең мин – минлегенә тиде.
 
— Кем, минме куркам?  Куркам хәзер, беләсең килсә, минем сүздән чыккан кеше юк анда. 
 
— Ярар булмаса, бик яхшы.  Берәрне күтәреп куймыйсыңмы соң?- Рәсүл тешләрен ыржайтты. — Курыкма, мин, Фатыйма абыстай килеп чыкмасын дип, ишектән карап торырмын. 
 
«Ну син хәсрәт кисәге, атасы артына ышыкланып иркә булып яши».  Мөдәрриснең җен ачулары чыкты.
 
— Сал тутырып ( хәзер эчеп күрсәтәм мин сиңа).
 
— Малай, алай сразу кружканы тутырып эчкән малайларны әниләре бик каты орыша бит. Рәсүл тагын тешләрен ыржайтты.
 
— Әйт инде, аракы жәл дип.
 
— Юк, жәл түгел кордаш кешегә. 
 
Бригадир аракыны кружкага тутырып салды да кордашына сузды.
 
. —  Әйдә кордый, безнең исәнлеккә.
 
 Мөдәррис  кружканы иреннәренә тидерде дә голт –голт итеп эчеп тә җибәрде, берара исен җыя алмый торды ул, тик шулай да сер бирмәде. Кул сыртын иснәгәндәй итте, янәсе без дә аракы белән таныш. Рәсүл яшьтәшенең күзеннән атылып чыккан яшьләрне күрде дә карашын читкә борды. Ярар инде, кыланган бул. 
 
 Мөдәрриснең аракыга ияләнмәгән тәненә җылы йөгерде. Арыган тәннәр язылып китте. Рәхәт булып ките. Болай начар нәрсә түгел икән үзе, тикмәгә мужиклар  әйдә арганыңны бетерер, дип тотмыйлар икән.
 
  Ул көнне ,Мөдәррис белән бергә ияреп, сасы аракы исе кайтты өйгә. Бу ят истән балалар да чиркандылар, якын килмәделәр аталалары янына. Фатыйма апа улы янына якын килде дә:
 
— Син нәрсә, эчтең мәллә? -дип, күзенә туры карап сорады.
 
Мөдәррискә хәмер кыюлык өстәгән.
 
— Эчсә нәрсә булган, синнән куркыр дип белдең мәллә?
 
— Я Аллам, гомер булмаган нәрсә, атаң ,җәһәннәмнән исән кайтып, аракыга тотынмады.
 
— Синнән куркып тотынмаган ул. Синең генә закон бит йортта. 
 
— Мөдәррис нишлисең инде, сиксәнгә җитәргә күп калмаган әниең бит ул, – дип сүзгә кушылды Суфия. — Балаларны карап тора, без эштә чакта . Аның яшендәге әбиләрнең күбесен үзләрен карарга кирәк бит.
 
— Син нәрсә кысыласың, ә? —Мөдәррис йорт селкенерлек итеп үкерде. — Бер тартсам, хәзер җаныңны чыгарам бит . Мин эштән арып кайттым, сез, өстәл әзерләмичә, миңа акыл өйрәтеп торасыз. 
 
 Ул көнне башка тавыш чыкмады йортта. Шыпырт кына утырып ашадылар. Балалар да мыштым гына йөрделәр. Суфия гына, Мөдәрриснең авызыннан килгән сасы искә чыдый алмый, идәнгә урын җәеп ятты. 
 
 Шулай тагын өч көн узып китте, кичке якта авыл кибетенә күп ирләр эштән кайтышлый сугыла. Рәсүл дә авылны бер әйләнеп чыккач, колхозчыларга кайсысы кая иртәгесен эшлисен билгеләгәч, тагын бер ярты кыстырып килеп керде кочегаркага.
 
— Нихәл, кордаш? Эчеп кайткач, Фатыйма абыстай артыңны кычыткан белән ярмадымы?- дип, тагын тешләрен ыржайтты бригадир.
 
— Ярган диярләр, – дип җавап бирде Мөдәррис.  — Минем сүздән чыккан кеше юк анда.
 
 — Ярар алайса, синең сүзең сүз булгач, бик яхшы, чын мужик икәнсең, шулай булырга тиеш тә, молодец!- Ул аракы шешәсен куеныннан чыгарды. – Кая, теге кружкаңны алып бир эле.
 
  Рәсүл  кочегаркага кергәләп йөри башлады, кышкы суыкта авыл исерекләре кереп аракы эчәргә җылы урын бар икәнен бик тиз чамалап алдылар. Кибеттән шешә алып чыгуга, туп-туры кочегаркага килеп  керделәр. Кергән берсе, шул калай кружкага аракы салып, Мөдәррискә сузды:
 
—Давай, малай, безнең хөрмәткә .
 
  Мөдәррис көн саен салып кайта башлады өйгә. Ә колхоз акча биргән көнне бөтенләй ләх исерек булып кайтып егыла. Фатыйма абыстай улын орышып та карады.
 
—Син нишлисең улым, балаларны үстерергә кирәк бит,  йорт эшләрен кара бераз. Суфия күпме елап кайтты эшеннән. Бөтен авыл ирләрен кочегаркада җыеп эчертеп ята ирең, дип авыл хатыннары талаганнар.
 
 Бөтен акылын аракы белән томалаган Мөдәррис, җавап итеп, өйдә кара тавыш чыгарды, савыт- сабалар ватылды,  анасы белән хатынына кул да күтәрде.
 
—Өй минеке, ошамаса чыгып ычкыныгыз өйдән. 
 
Булды андый вакытлар да. Фатыйма абыстай оныклары белән күршеләрендә төн кунгалады.  Суфия , курыкса да, исерек ире белән өйдә кала иде. Белеп булмый, тагын ниләр кыласын. Төн уртасында янгын да чыгаруы бар исерекнең. Ул исерек ир белән бергә төн куну куркыныч бер мәхшәр иде. Мөдәррис исерек булса  ашамый да йокламый да, төне буе өй эчендә әллә ниләр  сөйләнеп йөри. 
 
 Каенана белән килен кичкә пычак, балта ,шырпы кебек нәрсәләрне яшереп куя башладылар. Балалар, кич җитүгә, аталары кайтканын калтыранып көттеләр.
 
 Язга таба инде Мөдәррис хезмәт хакыннан бер тиен дә алып кайтмый башлады, бар акчасы кибеттә калды. Ул гына җитми иде әле әҗәтләрен капларга. Кибетчеләр Суфия кибеткә килеп керүгә:
 
—Мужигыңның шуның кадәр әҗәте бар, –дип, акча сорарга тотыналар.
 
—Бирмәгез иде әҗәткә,– дип жавап кайтарды аларга Суфия, – эчә белгән түли дә белер.
 
Моны кибетчеләр Мөдәррискә ишеттерделәр,  өйдә  тагын кара тавыш купты. 
 
—Мин салган йортта хуҗа булырга җыендың мәллә, күрсәтермен мин сиңа кем хуҗа икәнен! – дип сугып җибәрде ул хатынына.
 
  Июнь башлары иде Суфия кабат малай алып кайтты.  Кечкенә Булатны алып кайтканда, инде олы балалар хәйран гына буй тартканнар. Барысы да йорт эшенә ярарлык . Кызы Гөлсем дә өй эчендә хатын- кыз эшләрен башкарырлырк иде инде.  Балалар, бакча китмәнләп, яшелчә утырттылар. Бәрәңгесен дә утыртылар. Яз көне эшләнә торган бар эшләрне эшләп бетерделәр.  Бераз күңелен юату өчен ,әбиләре дә, көрәк тотып, җир китмәнләгәндәй итте. 
 
—Әби, ярар бар кер инде, үзебез эшлибез бит,- диеп карадылар оныклары.
 
Тик әбиләре ишетмәмешкә салышты. Ә әтиләре бакчага чыгып та карамды, ләх исерек кайтып керә иде дә:
 
—Мин юк, бетте- китте, – дип,идән уртасына сузылып ятып йоклый иде. 
 
Бераз балаларга булышырга кирәктер, дип башына да килмәде.
 
 Ә менә малай туганны яхшылап юа белде, ишегалдындагы чирәмгә бөтен авыл исереге җыелды. 
 
— Ну, кордый ,– дип лыгырдады Рәсүл. 
 
Аны, аракы белән дуслашкач, бригадирлыктан алганнар иде инде. Атасы да дөньядан китеп баргач, аны өйдә тыеп торучы калмады.
 
—Ну  кордый, дүрт малай  синең нигезне дурт яктан терәп торачаклар бит инде, әйеме? Дүрт яктан дүрт тамыр китәчәк, -дип , исерекләр шулайрак фәлсәфи йөрткән булдылар. 
 
—Минем әнә өч кыз, малай булмады инде, жалко.
 
—Синең өч кызың да минеке булачак, малайларга алып бетерәм мин аларны ,—дип көлде аннан  Мөдәррис.
 
—Аллам сакласын, – дип сүзгә кушылды Рәсүлне эзләп килгән хатыны.  —Аллам сакласын ,Мөдәррис сиңа кыз бирергә. Сиңа килен булып килгәнче, карт кыз булып калсыннар, алай күпкә яхшырак булыр кызларыма.
 
 Әйткән сүзе рас килде Рәсүл хатынының. Фәрештәләр, канатларын җәеп, « Амин» тоткан чакларына туры килде. Өч кызының берсе дә кияүгә чыга алмады, карт кызлар булып калдылар. Кызлар чибәр дә иделәр, авыл кызларына хас сыйфат- эшкә дә әрсез булдылар. Тик  егетләр , өйләнгән ирләр белән шаярышып йөрсәләр дә, Рәсүлгә онык алып кайтып бирмәделәр. Рәсүл оныкларны  алдына тотып сөю бәхетен татымыйча картайды.
 
  Кайчак сүзне әйтәбез, ахры яман булыр дип уйламыйбыз шул. 
 
 Суфия:” Олы балалар кечкенә Булатны яратмаслар инде, үзләре аерым үстеләр, кабул итмәсләр,”- дип курыккан иде. Кая ул, кечкенә Булатны кулдан –кулга чиратлашып йөрттеләр абыйлары да , Гөлсем апасы да. Кайбер көнне бала Суфияның бөтенләй кулына эләкми иде. Иии Суфия, туган-туганны чит итәмени инде. Бер каннан ,бер җаннан яралганнар бит алар- биш туган. Бер карында ятканнар, бер үк бәгырьдән киселеп төшкәннәр. 
 
Булат әбиләре кулына да сирәк эләккәләде. Моңарчы бар оныкларын үзе карап, үзе сөеп өйрәнгән Фатыйма апаныж үпкәсе килде.
 
—Шул баланы бер иркенләп сөяргә ирек бирмиләр, – дип сукранды. —Ии кызым,-  дип сөйләнде ул,- синең әле бик бәхетле чагың, бар балаң үз яныңда.
 
—Кая инде алай дисең әни, йорт тулган бала-чага, аяк атларга урын юк. Өсләренә табып бетереп булмый, малай тәреләре пыр тузып әүмәкләшәләр,бөтен өйне туздыралар. Әнә Булат тәпи йөри генә башлады, ул да шулар янына йөгерә бит. Гөлсем кызым малайлар белән үскәч, ул да кимен куймый. Каян ризык җиткерергә кирәк . Мөдәррис инде күптән йорт эшләренә булышмый. Бар тапканын эчеп бетереп бара. Әнә кулыннан тракторын тартып алып, каравылчы итеп куйдылар. Каравыл йортында көне-төне эчеп яталар бит.
 
—Һәр бала үз ризыгы , үз бәхете белән дөньяга килә кызым . Әнә Шамил тугызынчы сыйныфны укып бетерә. Нияз да аннан калышмый.Чирләшкә бала, диделәр. Булыр чирләшкә. Буйга абыйсыннан да узып китте, көр күкрәкле. Менә шулай үсеп буй җиткерә башласыннар әле,чыгып китәрләр бер-бер артлы. Балаларыңны бер күрергә тилмерерсең кызым. Әле үз яныңда барсы да, шуңа сөен.  Шушы “Җенле Фатыйма” рас әйткән  диярсең.
 
 Шул вакыт Суфия тәрәзә аркылы капкадан чегән хатыны килеп кергәнен күреп алды.
 
—Ай әни, әнә кара әле, чегән хатыны кереп бара капкадан ,чыгарып җибәр әле шуны. Суфияның русчасы бик чамалы иде. Тик Фатыйма апа рус телен бик яхшы белә.
 
—Хәзер мин аны! – Ул тавыкларга җим алды да ишегалдына чыгып китте.
 
Ишектән чыгып килгән сиксән яшьлек әбине күреп, чегән хатыны тәтелди дә башлады.
 
—Ой, какая красивая бабушка. Я вам всё дёшева продам, -дип.  сумкасыннан кием салым чыгара башлады.
 
—Ничего не надо нам,- дип җавап бирде Фатыйма. 
 
Чегән хатыны ишетмәде ахыры, һаман тәтелди бирде.
 
—Иди отсюда.
 
— Такая красивая бабушка, почему так плохо разговариваешь?
 
Бу юлы инде абыстай” Җенле Фатыйма”га әверелде :
 
—  Иди на  х…. Й,-дип кычкырды.
 
Чегән хатынының күзләре түгәрәкләнде. Аның күп татар авылларын үткәне бар. Тик болай яхшы рус телен белгән, җитмәсә, шулай яхшы итеп, еракка җибәрә белгән татар әбисен беренче күрүе иде.
 
Тизрәк сатасы әйберләрен җыйды  да капкадан чыгып качты.  Ачык тәрәзәдән барын да тыңлап ишетеп торган Суфия:
 
—Тәүбә-тәүбә, әстәгафирулла, – дип куйды.
 
 Ә Фатыйма абыстай, берни булмагандай, тавыклары янына ките.
 
—Кыртый-кыртый, кая китеп югалдыгыз, әйдәгез җим сибәм.
 
  Көз җиткәч, Шамил, шәһәргә барып , техникумга укырга керде, тугызынчы –унынчы классларны укымады. Дөресен генә әйткәндә,  өйдәге тавыш-гаугадан чыгып качты. Техникумның тулай торагы бар, шунда торырга урнашты. Котылды, алга таба уку дәвамында ике-өч айга бер генә кайтты. Укуы яхшы иде, стипендия алды.Көндезге уку беткәч, тулай торак ишегалдын себерде.  Киям дисәң, камыт кайда да табыла инде. Фатыйма абыстайның бер дә җибәрәсе килмәде Шамилне яныннан.
 
—Улым, кая ашыгасың, укып бетер башта, өлгерерсең.
 
 —Юк әби, туйдым, – дип жавап бирде онык,-синең белән әни булмаса, бу йортка аяк та атлыйсым түгел. 
 
 Олы бала( татар халкы гадәте буенча) төп йорттан чыгып китәргә тиеш . Аңа атасы аяк басарга ярдәм итәргә тиеш. Мөдәрриснең исе дә китмәде, йортта хезмәтчеләр җитәрлек иде әлегә. 
 
 Шулай итеп, төп йортны терәп торырга тиешле тамырның беренчесе киселеп төште. 
 
Хуҗалыкта өлкән бала булып Нияз калды . Ул һаман да Мөдәррис өчен “Әй син ,йон җебе” иде . Түзде Нияз, йорттагы бар ирләр эшен дә үз өстенә алды. 
 
 Җәйге каникул вакытында, Нияз  сенаж ташыган тракторга грузчик булып урнаша. Ул вакытта: «Балигъ булмаган балага  саклык чаралары, ярамый»,- дигән сүзләр юк иде. Эшлә, бетте- китте ,шул гына.  Ашханәгә кереп ашап чыкты да Нияз тимерчегә юнәлде.
 
 «Чык-чык” иткән тимер тавышы күптән үзенә чакыра иде  аны.Ул, акрын гына атлап, тимерчелек эченә килеп керде. Монда аз гына караңгы, күмер өелгән мич эчендә ут ялтырый. Шул күмер эчендә ап –ак булып кызган тимер кисәгеннән күз алып булмый. Менә тимерче Кадыйр абый кыстыргыч белән шул  тимер кисәген үрелеп эләктереп алды да, сандал өстенә куеп, авыр чүкеч белән кыйнарга тотынды. Исләре китеп карап торды Нияз. Тимер кисәге берсүзсез Кадыйр абыйны тыңлый, ул теләгән формага керә бара.  Кадыйр бер күзе сандалдагы тимерне карый, икенче күзе Ниязда.  Бу кечкенә егетнең сандал өстендәге могҗизага авызын ачып карап торуыннан көлемсерәп куйды. Ул тимер кисәген тагын күмер өстенә ыргытты. Ниязга борылып, күрек бавына күрсәтте.
 
 —Кая энем ,әйдә ,утны үрләт әле, мин тартып керәм, – дип, тимерчелектән чыгып китте. 
 
Нияз ,шундый зур эшне Кадыйр абыйсы үзенә тапшырыр, дип башына китермәгән иде. Чөнки ул- үз эшенә бик таләпчән, пөхтә кеше. Ничә еллар тимерче булып эшләп тә, аның кара күмергә баткан пычрак киемдә йөргәнен  берәүнең дә күргәне юк. 
 
 —Күмергә батып ,тимер кыйнап кына  тимерче булмыйлар аны, һәр эшнең тәртибе бар, бар эшне дә җайлап, пөхтә итеп эшләп була, – дип әйтә иде.
 
 Кадыйр абый үзе тәмәкесен тартты, шул ук вакытта тәрәзә аркылы Ниязны күзәтте. Егет, мич эчендә барган могҗиза үзгәрештән күзен дә алмыйча, җан тиргә батып күрек тарта. Таләпчән тимерчегә булышчы бик кирәк, тик колхоздан биргән булышчылары кайберсе үзе чыгып качты, кайберсен Кадыйр үзе куып чыгарды.
 
 —Кадыйр, син минем егетне күрмәдеңме? 
 
Тимерче артына борылып карады, тракторист Ниязны эзләп йөри икән. 
 
—Юкка чыкты Мөдәррис малае, качты ахыры.
 
 —Юк, качмаган, монда ул.- Кадыйр тәрәзә аркылы Ниязны күрстәтте. —Әнә. 
 
Тракторист, һаман мич авызыннан күзен алмыйча, күрек тарткан егетне күреп алды. Һа, эше беткән моның, күрек тарта. Ул , Ниязны чакырып чыгарырга дип, авызын ачкан иде, Кадыйр эндәште.
 
 —Син Парин, калдыр әле аны миңа , авылда малайлар бетмәгән. Бу егеттән рәт чыгар ахры. Мин аннан менә дигән тимерче ясыйм . 
 
Тракторист җилкәсен җыерды. 
 
 —Ярар, калсын, бер- ике көннән чыгып кача ул синнән барыбер.
 
—Качарга ошамаган парин.  
 
Шул көннән Нияз тимерчедә эшләп калды.
 
 Ничек килешә алдылар соң болар. Берсе -олы кырыс кеше, икенчесе- сигезенче класс малае. Кадыйр абыйның ике кечкенә кызы бар. Икенче кызны алып кайтканда, аның бөтен өметен өзеп, табиблар: 
 
— Хатыныгыз бик авырлык белән кызыгызны тудырды, исән-сау котылды,  тик сезгә башка бала алып кайтып бирә алмаячак ,–диделәр. 
 
Бәлки бер малай булыр әле, дип күңелендә өмет йөрткән ирнең бар хыялларын бетерделәр. Аның малай булмаячак инде беркайчан да.  Бәлки шушы күндәм сабыр малайны үзенең  улы булуын теләгәндер. Башка өйрәнчекләренә кайчак кычкыргаласа да, Ниязга алай тавышын күтәрмәде, җайлап кына аңлатырга тырышты барын да.
 
 Ә менә Нияз Кадыйр абыйда әтиләрчә караш , әтиләрчә аңлашу тапты. Бик яратты ул шушы кырыс абыйны. Кәефен җибәрмәс өчен ,бар кушканнарын төгәл һәм Кадыйр абыйча  чиста эшләргә  тырышты. Шулай итеп бу ике кеше ,уртак тел табып ,килешеп, көзгә кадәр эшләделәр. Ахырга таба малайның кулы эшкә ятканын күреп, Кадыйр аңа тырма теше турайту кебек эшләр дә куша башлады. Тимерчегә җәй көне авылда эш җитәрлек. Соңга калып эшләделәр. Ниязга калса, ул бер дә тимерче абыйсы яныннан китмәс иде. Өйгә кайтса, аны үз атасы Мөдәррис:
 
 —Ә кайттыңмы,” йон җебе”, тимерчедә дурак сатып йөрисең. Өйдәге эшләрне мин эшләргә тиеш мәллә. Мин төне буе каравылда йокы күрмим, син дурак сатып йөрисең, -дип каршы ала иде. 
 
Төне буе эчеп чыгам да, өйгә кайтып, көне буе йоклыйм, димәде.
 
 Инде сентябрь башлары, Кадыйр абый каравыл йортына килеп керде.
 
 —Ну егетләр, Суфияның малае ( Мөдәррис малае түгел)Ниязның  куллары алтын. Рәт бар ул малайда, барын да булдыра. Киләсе каникулга туры тимерчегә кил, дидем әле. 
 
 —Мин ул эшләгәннәрне кү…м белән дә эшләмим, – дип мыгырданды Мөдәррис. Үзенең йортында бары ул гына бик тырыш, бик булдыклы кеше тик ул гына дип саный иде ул һаман да. Тик инде авыл халкы анын  балаларын күптән “Суфия балалары” дип йөртә. Халык  әйтсә, туры әйтә, боргаланып тормый. Аталы булып та, атасыз үсәләр дип ишарәве иде халыкның.  Суфия  балалары,  Мөдәрриснеке түгелләр. 
 
— Синең кү... ң күптән берни дә эшләми инде Мөдәррис. Дөрес әйттең, Суфия әле дә  түзеп яши сиңа,– дип җавап кайтарды Тимерче. 
 
Каравыл йортындагы ирләр хихылдашып алдылар. Мөдәррис җавап кайтармакчы иде дә туктап калды. Кадыйр абый өйдәге  балалар да, хатын да,  карт әнисе дә түгел. Колак артына да кундырырга күп сорамас . Балалар куркытып,  хатынга җикеренеп яшәгән ирләр куркак кешеләр булалар шул.
 
  Ике ел Нияз Кадыйр абый янында эшләде, каникул вакытларында да,  мәктәптән кайткач та, ваыкыты буш булса, тимерчегә йөгерде. Аның шулай һаман  тимерчедә эшләп ятканын ишетеп  алган колхоз рәисе, беркөнне алачыкка  килеп керде.
 
— Нихәлләр Кадыйр абый, – дип кычкырып исәнләште ул , “чың –чың “иткән сандал тавышын уздырырга теләп, – тырма тешләре әзерме инде? Озакламый кирәге чыгачак.
 
— Күптән әзер инде алар, –дип җавап кайтарды тимерче.
 
— Һай рәхмәт яугыры, кулларың алтын да инде синең.
 
— Мин нәрсә энем, әнә Нияз эшләде барын да, минем кулым да тимәде аларга,  менә дигән, сүз әйтмәслек итеп эшләде.
 
Рәис сандал янында басып торган Ниязга күз салды.
 
— Шуны ишетеп кергән идем дә, тимерчедә  бер егет эшли дигәннәр иде,  күптән син мондамы энем ?
 
— Көн  саен диярлек була, ансыз мин монда ике кулсыз . Аннары яшь тә бара, чүкечне көне буе селти алмыйм. Егет таза, ул булмаса, егыл да үл инде .
 
 — Менә нәрсә энем, мин хисапчыга әйтермен.  Рас син көн саен монда икән, хезмәт хакы язылып барыр.
 
— Һе, хезмәт хакын атасы алып эчеп бетерәчәк бит аның.
 
— Эчмәс,  атасы исеменә язмаслар,  аңа ведомостьны  үзенә ачарбыз, үзе  кул куеп алыр. Кассирга әйтермен, атасына бирмәсен акчасын.
 
— Менә алай итсә, шәп булыр,-дип, соңгы ноктаны куйды Кадыйр өйрәнчеге өчен шатланып.
 
Мөдәрриснең  болай да үз акчасын гына эчеп бетереп барганы җитмәгән, баларының да җәй көне эшләгән акчаларын  алып эчеп бетереп барды. Өйгә  кайткач, өстәвенә  тавыш чыгара.
 
—  Сез җәй буе нишләп йөрдегез, ә?  Өч тиен акча эшләгәнсез, бушка ашатып яткырам мин сез ялкаулырны. 
 
   Тормыш алга таба тәгәри бирде. Нияз унберенчене укып бетерде. Гөлсем тугызны  бетер де дә шәһәргә- Шамил абыйсы янына-  укытучылыкка укырга китте. Кыз өйдәге тавышны бик авыр күтәрде. Тавыш артык күпкә китсә, үз-үзен аңышмый саташа башлый иде кыз. Нервылары чыдамады, шуңа күрә  кызга читтә яхшырак булыр, диделәр калганнар да. 
 
  Икенче бала тагын төп йортта камыт тартучы булып калды. Хезмәт хакын үзе алды, үз куллары белән, бер тиен дә тотмыйча, әнисенә кайтарып бирде. И елады да соң Суфия,улы беренче хезмәт хакын алып кайтып биргәч. . Бик кирәк иде шул акча йортка. Кирәкнең  тишеге зур, каплап бетереп булмый, ди халык. Дөрес сүзләр.
 
 Ниязга да унсигез тулды, военкоматтан да повестка үзен озак көттермәде. 
 
  Менә шулай,  вакыт үтә дә китә. Фатыйма апа намаз саен оныгының исән- имин солдат хезмәтен үтәп кайтуын теләде. Суфия да бик уфтанды, йорттагы төп терәк ел ярымга чыгып  китә, ничекләр итеп дөнья тартып барыр Ниязсыз.. 
 
 Ике көннән Ниязның озату кичәсен уздырдылар. Яшьләр җырлап авыл әйләнделәр. Бик соң таралдылар. Иртәнге якта Суфия Ниязны уятты. 
 
— Улым, әйдә тор, хайваннар карыйсы бар. Атаң башын күтәрә алмый ята.
 
 Ниязны районга илтергә дип, колхоз УАЗ игы капка төбенә  килеп туктаганда, Нияз һаман хйваннар янында иде әле.
 
  Шофёрның җен ачулары чыкты.
 
— Суфия  апа синең дә җаның юк икән. Солдатка китәсе егетне , иртүк торгызып, хайван каратасың. Анда баргач, аңа йокы эләкми инде, үзем беләм ничек икәнен,  хезмәт иттем мин дә. Бераз йокласын иде. Нәрсә, үзең  карый алмыйсың мәллә ул хайваннарны? 
 
  Суфия, берни дип тә әйтә  алмыйча ,шофёрга карап торды. Соңгы елларда  улына салынып бетте. Үзен гаепле дип башына китермәде. Аның йөзенә, нигә  мине орышасыз, Нияз бит хайваннарны гел карый, дип язылган иде. Ахырысы, ул  хайваннарны улына тоттырып җибәрергә  җыена.
 
— Әйдә  энем,- дип кычкырды шофёр Ниязга,- кемнең ит ашыйсы килә, шул карасын аларны,  син ашыйсы ит түгел алар хәзер.
 
   Нияз солдатка китәсе иртәсен, иртүк торып, мал- туарның асларын кырып, ашарларына салып китте.
 
 Төп йортта бары ике бала калды. Алмазы зур инде, хәзер барлык эш аның җилкәсенә өелде, Булат та кул арасына керде. Суфия белән Фатыйма апа солдаттан хат көттеләр. Мөдәрриснең генә исе китмәде. Малай китә дип, бер юды авыл исерекләре белән, солдат кайткач, тагын юар, сәбәп чыгып кына торсын, артыгын борчыласы юк.
 
 Ике атна узгач, Нияздан хат килеп төште, хат Таҗигистаннан иде. Инде Советлар Союзы бетеп, Рәсәйнең чикләрендә канлы сугышлар бара. Таҗигистанда ничек икәнен Суфия да, Фатыйма да белеп тордылар. Бу бала хәсрәтенең башы гына икән әле. Нияздан хат килгәненә атна узуга, олы уллары Шамилдән хат алдылар. Ул техникумны укып бетереп эшли башлаган иде инде.
 
 “ Әнкәй, Әби, зинһар, ачулана күрмәгез. Ниязны озатканда, солдатка алынасымны сезгә әйтмәгән идем. Мин Чечняда.”
 
 Ике бала да ут эченә килеп кергән дигән хәбәр Суфияның тез астына китереп сукты. Бала хәсрәте аны каенанасы янына намазлыкка китереп бастырды. Көн саен , биш намазын укып, Ходайга ялварды Суфия.
 
— Ходаем, улларымны саклый күр берүк, исән- имин кайтсыннар,-дип, намазлык өстендә тәгәри-тәгәри елады Суфия.
 
Ике оныгының хәсрәте Фатыйма абыстайны да аямады, туксанга чыккан карчык, куырылып, ябыгып китте. Тын бетүгә зарланды. Ишегалдына да көчкә атлап чыга башлады. Әби кешенең тәнендә җаны бары ике оныгын да исән-имин күрү өметенә генә алданып чыкмыйча торды.Алга таба сузылган ел ярым вакытның һәр көне елга тиң тоелды. Кич җитсә, икесе дә телевизор каршына килеп утыра торган булдылар. Әйләнә- тирәдә барган сугыш яңалыкларын һәрдаим күзәтеп тордылар. Пленга төшкән, яраланган яки вафат булган солдатларны күрсәтсәләр, икесе дә телевизор экранына каплана торган булдылар.Янәсе безнең балалар түгелме икән? Ике малай да аларны хатларыннан өзмәде. Хат саен “ борчылмагыз, бездә тыныч” дип  язсалар да, алай түгел икәнен өйдәгеләр бик яхшы аңлап тордылар. Суфия белән Фатыйма абыстайның ,намазлыкка капланып, балалар өчен Ходайга ялварулары кабул булды. Ике малай да солдат хезмәтен исән- имин бетереп кайттылар. Өй эчендә  мыек чыккан калын тавыш белән сөйләшеп йөргән ике егет бик тә сәер булып тоелды башта. Шамил дә, Нияз да ирәеп, олаеп кайтканнар. Күкрәкләренә батырлык өчен медальләр тагып кайтсалар да, без сугышта булдык дип борын чөеп йөрмәделәр икесе дә. Билгеле, кайнар ноктада авылдан бер алар гына булмады. Тик алар  кебек кылана белмәделәр егетләр. 
 
 Мөдәррис малайлар  кайтканны авыл исерекләре белән яхшы итеп юып йөрде. Исенә төшеп ,ике егет белән дә әтиләрчә сөйләшеп карарга теләгән иде, тик ике малай да аны этеп кенә җибәрделәр.
 
 Моңа ачуы килгән әти кеше кул күтәреп карарга теләгән иде дә, тик ике малай да күптән бала- чага түгел икән шул инде. Әтиләренең якасыннан тотып шундый итеп селкеделәр, Мөдәррис таралып китә язды. Әйе, инде алар күптән әтиләреннән курыкмыйлар. Аракы әтиләренең бар егәрен суырып бетергән, шуңа күрә ике егет тә өйдә вакытта шыпырт кына йөри башлады. Тавыш чыгарырга җай калмады, тавыш чыгара калса ,эше харап булачагын тиз абайлап алды.
 
 Ә менә җае чыккан саен Суфияны талый белде.
 
— Нигә малайларны миңа каршы котыртасың, мине әти дип тә белмиләр, ике тапкыр мич арасына тотып аттылар. Синең генә эш болар барсы да.
 
 Суфия  Мөдәррискә башта аңлатып карады:
 
— Миннән гаеп эзлисең юк. Үзең балалар үскән чакта, аларга әти була белмәдең. Алар күптән егетләр булып җиттеләр инде. Аларга синең кирәгең юк . Элеккечә, җүләрләнеп, өйдә котырына алмыйсың. Шуңа ачуың килә синең.
 
— Ә Алмазны ник котыртасың алайса? Ул әнә абыйлары кайткан көннән бирле мине санламый башлады.Кичә, тирес чыгарышыйм дип, янына сарайга кергән идем, кире куып чыгарды сарайдан.
 
— Ә син оныттыңмыни инде, абыйлары киткәч, ничекләр җүләрләнеп йөргәнеңне? Ул бит кечкенә вакыттан бирле, сине күрүгә, диван асына кереп кача иде. Хәзер аңа гомердә булмаганны, әти булып, эшенә булышмакчы булгансың. Кояш икенче яктан чыкмаса ярар. Бәйләнмә башка малайларга, алар сине әти дип күптән белмиләр.
 
Юк, аңламады Мөдәррис, аракы белән дуслыгын барыбер өзмәде.
 
 Инде Фатыйма абыстай айдан артык урын өстендә ята. Бар теләге тормышка ашып, ике баланы исән- имин күрә алды әбиләре. Тик башка аягына баса алмады. Ашаудан да калды. Курчак кадәр генә калган карчыкны элек ажгырып торган “Җенле Фатыйма” дип танып булмый инде күптән. Олы якта кемнеңдер аяк тавышын ишетеп сискәнеп китте карчык . Билгеле, ул кем кергәнен күрә алмаса да, аяк тавышын таный. 
 
— Нияз улым,-дип ,хәлсез тавышы белән оныгына эндәште карчык.
 
Әйе, олы якка Нияз оныгы килеп кергән иде.
 
— Әү әби, –дип җавап бирде әбисенә оныгы.
 
— Монда кер әле улым.
 
Нияз әбисе яткан бүлмәгә килеп керде.
 
— Әби йомышың бар мәллә, нәрсә кирәк, хәзер алып килеп бирәм.
 
— Улым, тышта матурмы?
 
— Матур инде әби, җәй бит.
 
— Улым, мине күтәреп, өй алдындагы баскычка алып чыгып утырт әле.
 
— Ник анда гына әби? Әйдә урамга ук алып чыгам, капка төбендә урам карап утырырсың.
 
— Юк улым, алай кирәкми, шул баскыч төбендә утырып торасым килә.
 
— Ярар әби.
 
Нияз әбисен юрганга төреп алды. Кайчандыр аны әбисе шулай, кулында күтәреп ,әлли-бәлли иттерә иде, менә хәзер оныгы бала күтәргән кебек әбисен сакланып кына күтәрде дә җайлап кына өй алдындагы баскычка алып чыгып утыртып куйды. 
 
 Оныгы иңенә сөялгән килеш ,Фатыйма абыстай ишегалдын күзәтә башлады. Бар нәрсә дә урынында икән. 
 
— Улым.
 
— Нәрсә әби?
 
— Булды, алып кереп сал мине кире.
 
— Ник әби, утыр әйдә, мин бит яныңда менә.
 
— Юк, булды улым, рәхмәт, миннән риза, бәхил сиңа.
 
Нияз әбисен кабат урынына кертеп салды.
 
Шул көнне кичке якта Фатыйма абыстай бакыйлыкка күчте. Вакыты җиткәнен сиземләгән каенана киленен  үз янына чакыртып алды.
 
— Кызым,-диеп эндәште ул, Суфия янына килеп кергәч.- Кызым, мин бик озак яшәдем, яши-яши арып беттем. Без озак еллар, каенана-килен булып, бергә яшәдек, төрле чаклар булды, син миңа рәнҗеп калма инде, яме? Мин сиңа риза –бәхил булып китәм, Аллаһы Тәгалә Рәсүлебез сиңа озын гомерләр бирсен, балалар кадерен күреп яшә. Биш оныкның  берсе турында да авыл халкыннан начар сүз ишеткәнем булмады. Кеше каршында йөземне ертмаганнары өчен, мин рәхмәтле аларга. Мине җирләгәч, Мөдәррис тагын да әшәкеләнер. Тик синең яныңда улларың бар, шуларга таян алга таба кызым. Берүзеңне генә калдырып китмим, шуңа җаным тыныч.
 
— Әнкәй, ник алай сөйлисең инде, менә терелеп тә китәрсең әле.
 
— Рәхмәт кызым, син белмисең әле берни дә. Ходай биргән вакыттан берәүнең дә уза алганы юк,-диде дә Фатыйма абыстай тынып калды.
 
— Әни, –дип  эндәште Суфия янында басып торган Гөлсем кызы,- әби нигә суламый башлады ул?
 
Суфия кызына җавап бирмәде, каенанасының күзләрен кулы белән сыпырып япты да ясин укуын дәвам итте.
 
 Иртәгесен Фатыйма абыстайны җирләргә авылның бар халкы килде дисәң дә була. Авыл халкының хөрмәте зур булды бу тиктормас әбигә. Капка төбе халык белән шыгрым тулы иде. Әле озак еллар буе халык Фатыйма абыстайны исенә төшергәләп торды.
 
— Фатыйма апа берүзе, “Эх” тә итми, эшләп куйган булыр иде моны,-дияләр иде, берәр авыр эшкә тотынган вакытта. 
 
Мөдәррис, әнисен җирләп зираттан кайтышка, юл уңае кибеткә кереп, сәдәка акчасына бер ярты алып чыкты. 
 
— Урының оҗмахның иң түрендәдер синең әнкәй,-дип үзалдына сөйләнеп алды Суфия.
 
 Тәненә салкын үтә башлаганын тоеп, ул ничек кирәк алай төренебрәк утырды. Аннары урам чатына күзен төшереп алды. Озакламый аның янына, машинасын кабызып, улы Нияз килеп җитәргә тиеш. Нияз тимерче Кадыйр кызына өйләнде, менә бүген дә бәрәңгене алып бетергәч тә, төп йортта кунмыйча, хатыны белән бабасы йортына, аргы як урамга чыгып китте. Нияз гына түгел, күптән башлы- күзле булган Шамил улы да, төпчеге Булат та, Алмазы да,кияве белән кызы да бәрәңге алышырга дип җыелып кайттылар да, төн кунарга калмыйча, кире китеп бардылар. Балалар барсы да читтә, төп йортта берсе дә калмады. Кала алмадылар, көн саен исереп кайткан Мөдәррис карт аларга монда тынычлап яшәргә ирек бирмәде шул. Хәер, нигә кирәк аларга көн саен исереп, ни теләсә шуны кыланып, саташып, үзалдына сөйләнеп йөргән аталары. Шуңа бу хикмәтләрне балаларына күрсәтмәс өчен, ата-аналары кунакка кайтсалар да куна калмыйлар, китеп баралар. Исерек бабалары үз вакытында оныкларын куркытып карамакчы иде дә булдыра алмады. Әти-әниләре бик тиз бу гамәленнән тукта
тылар. Әйе, Суфияның балаларын яклар кеше юк иде, шуңа күрә аталары ни теләсә, шуны эшләде өйдә.
 
— Эчтем, эчәм, алга таба да  эчәчәкмен,-дип, күкрәк кагарга ярата алтмышны узган карт.
 
Әйтерсең зур батырлык эшли. 
 
—Иии кызым, синең иң бәхетле чагың, балаларың үз яныңда,-дип, гел әйтә торган иде мәрхүмә каенанасы.
 
— Бик дөрес сүзләр әйткәнсең икән әнкәй,-дип кабат сөйләнеп алды Суфия,- менә берсе дә янымда юк . Чыгып киттеләр балалар.
 
 Бүген балалар әниләре белән бер кат ныгытып сөйләштеләр.
 
— Әни җитте инде, торма бу исерек белән монда, бишебезнең кайсына да сыясың бит. Әйдә безнең белән,-диделәр.
 
Әйе, балаларның барсының да торыр урыннары бар, үзләре квартиларын булдырдылар, үзләре өйләнделәр. Аталары тиенлек тә ярдәм бирмәде аларга. Алтмышны узган бабай бары:
 
— Квартираны юарга кирәк, машинаны юарга кирәк,-дип теләнеп йөрүдән башкасын булдырмады.
 
Бүген бәрәңгене алып бетергәч, балалар, утырып, берәр чокыр чәй эчтеләр дә җыенып китеп тә бардылар. Аларны озатып, кире өйгә  кергән Суфияның күзе диванга төште. Мөдәррис, бакчага чыгып ,бәрәңге алмады, кемгәдер барып, ләх исереп кайтты да урынга егылып йоклап китте. Бабаларының кыяфәтсез чыраен күргән оныклары әти-әниләре аркасына сыендылар. Оныкларның мондый галәмәтләрне бер дә күргәннәре юк шул.
 
 Суфия гомер иткән йортының эчен бер кат күздән  кичереп чыкты.Кайчандыр шаулап торган йортта исерек карттан башка беркем дә юк. Шуны саклап, калган гомерне дә үткәреп бетерергәме? Юктыр инде, җитәрлек түзеп яшәде. Балалар да күптән аякка баскан, җитәр. Картлык көннәрен балалар хөрмәтендә, оныклар бәхетенә шатланып үткәрергә вакыт җиткән. Бу гаугалы йортта берни дә тотмый аны башка. Суфия ,кәрәзле телефонны кулына алып, номер җыйды.
 
— Әйе, әни,-дип җавап бирде аңа Нияз.
 
— Улым, китмәдегезме әле?
 
— Җыенып ята идек әни.
 
— Мине кереп алып кит инде улым.
 
— Әни торырга киләсеңме?
 
— Әйе, улым.
 
— Бик әйбәт, без хәзер килеп җитәбез.
 
Суфия кәрәзле телефонын кесәсенә тыгып куйды да зур сумкага кирәкле әйберләрен җыйды, документларын барлады. Мич астыннан бер шешә аракы алып, өстәл өстенә чыгарып куйды.
 
— Сиңа шушы кадерле икән атасы , кал шуның белән. Ә мин балалар белән калам.
 
 Урам чатыннан машина фаралары яктысы күренде, озак тормый Нияз улы машинасы белән килеп тә туктады.
 
— Булды, җыендыңмы әни?
 
— Җыендым улым.
 
— Теге нишли?
 
— Исерек, йоклый.
 
— Ярар әйдә, нерва бозып калмас, әйдә, утыр әни.
 
 Машина кузгалып китте. Шуны гына көткән кебек, каты җил чыкты, агач башлары, җилгә бирешеп, башларын иделәр, кинәт исерек карт йоклаган йортның бүрәнәләре ,урыннан купкандай, “ шарт” итеп куйдылар. Шуның артыннан дүрт тамыры да киселеп төшелгән йорт нигезеннән кубып селкенергә тотынды. Аны әнкә җир дә, нык итеп берни дә тотып тора алмый шул инде, чөнки аның дүрт тамырын да Мөдәррис карт аракы шешәсе белән чабып-чабып төшерде. Авылда тагын бер нигезне караңгылык чорнап алды. 
 
 Бу турыда әле авылда берәү дә белми, бары тик капка төбендә әбисен озатып калган карт песи генә моңа рәнҗеп җавап бирде.
 
—Мияу,гүя мин бит гомерем буе шушы нигезгә тугрылыклы булдым, ә сез ник алай иттегез, нигә ташлап киттегез, ник  тирә- ягымны караңгылык каплады?-дип, хуҗаларга эндәште.
 
 

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 10.04.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»