поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.08.2009 Мәгариф

УКЫЙМ ДИГӘН КЕШЕГӘ...

Мәктәпкә җыеныр чак җитте. Бар да кирәк: өс-башы, алмаш-тилмәшкә кияргә аяк киемнәре, букчасы, аны тутыру өчен уку-әсбаплары. Балалары беренче сыйныфка баручы ата-аналарга башкаларга караганда да авыррак. Кесәңдә кимендә 4-5 мең сум акчаң булмаса, балаңны тулысынча мәктәпкә әзерлим димә. Чыгымлы, әмма ни генә дисәң дә, күңелле мәшәкать бу. Баланың белем алырга теләге булганда ата-ана акчасын кызганамыни?

Уку әсбапларын да әллә каян базар буйлап эзләп йөрисе юк, тукталган җи­рең­нән барысын да берьюлы сатасың да аласың. Без укыган чорда нәрсә алып кайтсалар, шуңа риза идек тә, хәзер исә кирәк-яракны балалар үзе сайлый. Гади тышлы дәфтәрләр, көндәлекләр генә канәгатьләндерми аларны. Төрле сурәтләр төшкәне, үзенчәлеклесе булсын. Букчаларның да ниндиләре юк, рәхәтләнеп сайланырга була.

 

– Хәзер ата-аналар белем көне җитәр алдыннан гына түгел, кирәк-яракны август башыннан ук кайгырта башлый. Иң күп сатылганы – дәфтәрләр, кирәк булгач, башка әйберләрне дә алалар, – диләр Казанның Үзәк базары сатучылары.

 

Бәяләр исә түбәндәгечә: дәфтәр (калынлыгына карап) – 2-10 сум, көндәлек 35-40 сум, пенал – 30-40 сум, каләм – 5 сум, фломастер – 25-35 сум, буяу – 35-60 сум, линейка – 5-8 сум, пумала – 3-8 сум, җилем – 8-10 сум, бетергеч – 3-5 сум, альбом – 10- 40 сум, сызым папкасы – 40 сум, китап куйгыч – 50 сум, букча – 350 – 600 сум.

 

Болардан тыш, әле дәреслекләр кирәк булачак. Үзәк матбугат сентябрьдән аларның бәясе 2-3 мәртәбә кыйммәтләнәчәк, аны май аенда сатып алу кулай дип игълан иткән иде. Моның өчен уку елы тәмамланган вакытта укытучыңнан дәреслекләр исемлеген сорап алу кирәк. Мәктәпләр исә аны сентябрь башында гына хәбәр итә. Алдан сатып алынган өстәмә дәреслекнең кирәге чыкмавы да бар. Димәк, ата-анага укытучы кушкан кайбер дәреслекләр, өстәмә әдәбият өчен дә акча әзерлисе. Боларына гына түзәргә буладыр, чит илдәге кебек уку өчен түләтә башласалар нишләрсең.

 

P.S. Республика укучылары 1 сентябрьгә әзерләнә. Чаллыда уку кирәк-яраклары сатып алу өчен талон системасы керт-кәннәр. Матди ярдәм кү-ләме гаиләдәге укучылар саны һәм керемгә карап билгеләнә. Ул 2165 сумнан 4330 сумга кадәр булырга мөмкин. Акча шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелгән. Һәр гаилә, үзенә уңайлы вакытта, "Детские товары" оешмасына барып, уку әсбаплары алып кайта. Бүгенгә андый мөмкинлектән 178 гаилә файдаланган инде. Аларга 506 мең сумлык хезмәт күрсәтелгән. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында "КамАЗ" акционерлык җәмгыяте беренче класска укырга керүчеләргә 5200 букча бүләк итәчәк.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 163 | 11.08.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»