08.04.2016 Дин
Бәхетле гаиләнең нигезендә нәрсә ята?
Мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре кебек темалар бервакытта да актуальлеген югалтмый. Яз көне, бөтен җиһан уянганда, бу хакта сөйләшү аеруча кызыклы. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмәбезне дә гаилә темасына багышларга булдык.
– Рамил хәзрәт, сезнеңчә, бәхетле гаиләнең нигезендә нәрсә ята?
– Безнең илдә гаиләләрнең 60 проценты таркала. Бу – мәхәббәтнең һәм ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтнең асылын аңламаудан килә.
Үзенә яр сайлаганда егет белән кызның бәхетле гаиләдә яшәп тәрбияләнүе мөһим роль уйный. Шуңа да әти-әниләр беренче чиратта балалары хакында уйласын, тормышларын шуннан чыгып җайласын иде. Балага акча җыеп бирү яки фатир алу гына аз, син аңа тотрыклы, хәерле көнкүрешең белән күбрәк ярдәм итәсең. Халыкта да юкка гына “оясында ни күрсә, очканда шул булыр”, дип әйтмиләр.
Кеше 20-25 яшендә шактый дини мәгълүмат тупласа да, юлындагы каршылыкларны күп очракта әти-әнисе кебек чишәчәк. Чөнки аның башка тәҗрибәсе юк. Монысы – беренчедән.
Икенчедән, Коръәни Кәримдә: “Тере кешедән – мәет, ә мәеттән – тере кеше чыгарырмын”, – диелә. Моны хәтта үрнәк гаиләдә дә юньсез бала үсәргә, ә юлдан язган әти-әнидән игелекле бала туарга мөмкин дип аңларга кирәк.
Өченчедән, Аллаһы Тәгалә кайбер адәм баласына Үзенең тәүфыйк-һидиятен бирә, аңа күркәм холык сала. Габдулла ибн әл-Мөбарәк дигән хикмәтле кешедән: “Әй, Габдулла, адәм баласына Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге нәрсә ул?” – дип сорагач: “Акыл”, – дип җавап кайтарган. “Ә акылы булмаса нишләргә?” – дигәннәр.
“Акылы юк икән, күбрәк тыңласын, өйрәнсен, әзрәк сөйләсен һәм үзлегеннән гамәл кылсын. Әгәр моңа да сәләтле түгел икән, тизрәк үлүе хәерле”, – дигән. Кеше үз-үзенә бәя бирергә, үзен тәрбияләргә тиеш. Коръәни Кәримдә: “Мөэмин хатыннар да, мөэмин ирләр дә бер-берсенә дус булырлар, бер-берсен хәерле якка өндәрләр, гөнаһтан тыярлар”, – диелә. Ир дә хатынының акыллы киңәшенә колак салырга тиеш. Хатын-кызның зирәклеге бар икән, ул ирен дөрес юлга кертеп җибәрер.
Озак еллар бер гаиләне беләм. Ире – җитәкче, хатыны шәфкать туташы булып эшләде. Бу ханым гомере буе намаз укыды һәм балаларын матур гына тәрбияләде, гаиләне саклады. Ирен хөрмәт итте, әкрен генә, сабырлык белән аны да хак юлга кертте. Хәзер алар икесе дә намазлы һәм иң хөрмәтле әби белән бабай инде. Әлеге ханым бик оста итеп зур эш башкарды.
Әлбәттә, ир-ат та хатын-кызны тәрбияләргә сәләтле. Ләкин гүзәл затлар үгет-нәсихәткә авыр бирешә. Әле беркөнне җомга намазыннан соң яныма бер егет килде, янәшәсендә улы тора. “Хатыным намазны белми дә, танымый да”, – дип зарланды. Аның каравы, туташ-ханымнарның сиземләү сәләте көчле. Ул иренең зәгыйфь, авыр якларын күрә, аңа ничек йогынты ясап булганын яхшы аңлый. Шуңа да аның гыйффәтле булуы – тормыш өчен иң хәерлесе. Адәм белән Һава, дибез. Адәмнең исеме “җирнең өске катламы” дигәнне аңлата. Һава сүзе “тормыш”, “җан” дигән мәгънәгә ия. Хатын-кыз гаиләгә генә түгел, гомумән, дөньяга җан, этәргеч, көч бирә. Ул хәерле булса, ир дә, балалар да, оныклар да үзгәрә.
– Хәерле хатын нинди сыйфатларга ия соң?
– Асылда иман кирәк. Ул булдымы, оят, чисталык бар дигән сүз. Кеше артык белемле булмаса да, Коръән белән өстен торачак, дин шундый хикмәткә ия. Әйтик, ике төрле хатын, ди. Берсе һичкайда укымаган, югары белем алмаган, кайсы ресторанда нинди ризык бирүләрен, машинаның двигателен, Америка отельләрен дә белми, әмма бик динле. Икенчесе зыялы, укымышлы, интеллектуаль. Ләкин беренче ханым әхлагы, иманы, ояты, дине, Коръәндәге тәгълиматлар белән өстен чыгачак, гламур хатын аңа: “Нинди гыйффәтлелек һәм чисталык!” – дип көнләшеп караячак. Сүз дә юк, иман янына акыл булса, бу инде нур өстенә нур өсти. Андый хатын бөтен гаиләне туплый, тәрбияли, чистарта, пакьлый, оныкларга кадәр җитә. Шуңа да үзеңне дини яктан тәрбияләргә кирәк, ул бөтен катлам кешеләренә дә туры килә. Ә бит төп хата шунда: күп кеше дингә (хәтта шәригать кануннарын саклап яшәүчеләрнең 97 проценты), аның тәэсиренә ышанып бетми. Чөнки дөньяви кануннарга мөкиббән китәләр. Чынлыкта динле булудан да бәхетле тормыш юк.
– Тормышта күп нәрсә хатын-кыздан тора, дисез. Бу ирнең бөтен кимчелекләрен кабул итеп, түзеп яшәүме?
– Әлбәттә, күп әйбер ирләрдән дә тора. Коръәни Кәримдә: “Ир кеше гаиләдә җитәкче булсын”, – диелә. Тик моны ирләр хатыннарга караганда хәерлерәк дип аңларга ярамый. Мисал итеп бер оешманы алыйк. Җитәкченең урынбасары эшләрне тирәнтен белә. Әгәр ул мәсьәләне үзлегеннән чишә башласа, ширкәт таркала, хаос барлыкка килә, хезмәткәрләр бүленә, тотрыклылык та, бәрәкәт тә бетә. Хатын-кыз да тормышта шул “зам” ролен үти инде. Ир хатынының “акыллы урынбасар” икәнен аңлагач, өстәл сугып кычкыручы җитәкче булудан туктый, гаиләне саклаучы ролен үти башлый. Үзенең хуҗалыгын саклый һәм үстерә белгән җитәкчене һәркем ярата, хөрмәт итә. Ул бүген ун мең сум хезмәт хакы түли, ә иртәгә аны ничек унбиш меңгә күтәрү турында уйлый икән, аның эшендә бәрәкәт була.
Ирләр тагын шуны да онытмасын иде: кыямәт көнендә алар үзләренең гаиләсе һәм балалары өчен җаваплы. Иң беренче: “Балаңа, хатыныңа нәрсә бирдең, ничек тәрбияләдең, нәрсә ашаттың?” – дигән сораулар аңа булачак. Шушы җаваплылыкны аңлаганчы ир ир булып бетә алмый. Хатын-кыз да Аллаһы каршында гаиләсе, хуҗалыгы өчен җавап тотачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Һәрберегез көтүче һәм һәммәгез дә көтүегез өчен җавап бирерсез”, – ди. Шулай төзелгән гаиләгә генә бәрәкәт, бәхет килә. Канәгатьлек хисе, бергә намаз уку, дини бәйрәмнәрне үткәрү, җомга көнендә матур табын корып чәй эчү, туганнар белән аралашып, хәерле мөгамәлә корып яшәү, хәләл ризыкның иң югары ноктада торуы, хәрәмнән саклану – хәерле тормыш шартлары менә шулар.
– Кыз вакытта бар да матур була, кайдан чыга усал хатыннар. Егет чакта бар да матур була, кайдан чыга хатын кыйный торган “батыр”лар, диләр. Дөрестән тә, күп гаиләләрдә ире хатынына кычкыра, аны төрле сүзләр белән мыскыл итә, сүгенә, баласыннан да читенсенми, аның өчен хатыны, баласы көндәшкә әйләнә. Мондый наданлык нилектән килә?
– Кешенең күңелендә иман булмадымы, шундый хәлне көт тә тор! Коръәни Кәримдә: “Күзегезне ярамаган җирдән саклагыз”, – ди. Күп ирләр башын, ябалакныкы кебек 360 градуска борып, урамда узып барган һәр хатынны күзәтә, “эченә” кадәр керә. “Чит хатынга ташлаган күз карашы – шайтанның агулы угы”, – ди Расүлебез. Ул калебкә керсә, аны боза башлый. Күз белән күрдеме, анда теләк уяна, максат туа һәм шуны татып карыйсы килә башлый. Шул рәвешле ир зина юлына баса. Өйләнгәненә 15 ел, хатыны балаларын үстергән, оекбашын юган, әзерләп ашаткан, ләкин хатын массаж ясый белми, иртән каһвә пешереп, ефәк халат киеп, хәләл җефетенең алдына утырып, күңелен күрми.
Чит хатын исә ирнең күзендәге шушы ихтыяҗны сизә, үзенә җәлеп итә, кирәк икән, чәенә берәр нәрсә дә салып эчерә. Бичара ир ятьмәгә эләккәнен аңламый да кала. Моның сәбәбе – күзен, колагын, телен, калебен, кулын, аягын тыймау, ахырдан инде бу җенси әгъзасына килеп терәлә. Аңа чит хатын янында җәннәт кебек тоела. Бүген 80 процент ир шушы ятьмәдән чыга алмый. Хатыны боларны әйтә башласа, дошманга әйләнә. Бик еш шушындый хәлдә калган гаиләләргә вәгазь сөйләргә чакыралар. Гаиләдәге тотрыксызлыкның ким дигәндә 15 проценты социаль челтәрләр аркасында башлана. Аннан инде чит хатын яки ир янына йөрү, әхлаксызлык китә.
Психологлар аерылышучыларның 40 проценты – алдан бер-берсен яхшы белмәүчеләр, дип белдерә. Гаилә таркалуга китергән сәбәпләр арасында матди хәл төп сәбәп түгел. Хатын-кызларның 80 проценты ирләре эшли, йорт салам, дип тырышып йөри икән, аның белән җир читендә яшәргә дә әзер. Иманлы ир исә Аллаһтан курка, чит хатыннарга күз атмый, кызыгып зинага керми. Акчасын гаиләсенә тота, тырышып эшли. Дөрес, хатын-кызның да холкы төрле. Кемдер: “Миңа һәр тиенен саный торган вакчыл ир кирәкми”, – дияр.
– Рамил хәзрәт, сезне үрнәк әти һәм гаилә өчен чын җитәкче итеп куярлык. Юктан да гаиләгезнең күңелен күрә беләсез. Ә бу сыйфат күпләргә җитми...
– Кызларым күп вакытны әниләре белән уздыра. Мин исә белгән динемне тапшырырга тырышам. Әйтик, ялкауланып намазга торасылары килмәсә дә уяту яклымын. Кызымны мәктәпкә озатканда юл буе Коръән тыңлыйбыз. Гаеттә, җомга көнне мәчеткә барабыз. Әлбәттә, баланың кызыксынуларын белеп тору мөһим, чөнки барысы да әти-әни әйткәнчә генә булып бетә алмый. Баланың да бит үз тормышы, үз дөньясы бар. Кызым Хәдичәгә 16 яшь тула, нинди һөнәр сайларга икән дип уйлана башладык. Дус теш табибым белән сөйләштем дә, кызым бер көн стоматологиядә утырды, әмма “минеке түгел” дип кайтты. Әллә юрист буласы инде, дигәч, адвокат белән очраштырдым. Хәзер аның берәр суд утырышын күрү теләге бар. Шулай бергә киләчәген кайгыртабыз. Аңа ирләрнең холкы, язмышлар-ялгышлар турында күп сөйлим. Без – аның белән дуслар. Гаиләдә әти буй җитмәслек эшлекле кеше булырга тиеш түгел.
– Ачуланып, балаларыгызны үпкәләткәнегез бармы?
– Бар, тик андый хәл сирәк була. Мин аларны канәгатьлеккә өйрәтәм, купшылык, гламурлык артыннан кумасыннар, дим. Беләсезме, гаиләдә дин, сәнгать, һөнәр – һәммәсе дә кирәк. Хәтта туган илгә мәхәббәт тәрбияләү дә мөһим. Чөнки балаларыбызның шушы дәүләттә яшисе, үзләренең әти-әни буласы бар. Дөньяда проблемасыз бер генә мәмләкәт тә юк. Балалар шуны белеп үсәргә тиеш. Илен яраткан саен аңа яшәве, эшләве җиңелрәк булачак, ул матур гаилә корып, әдәпле, әхлаклы итеп гомер кичерә алачак.
– Кыз баланы беренче чиратта хатын-кызмы, булачак әниме, әллә инде ир хатыны итеп тәрбияләү мөһимме?
– Максатым – балаларыма үрнәк әти булу һәм үз мисалымда хәерле ир өлгесе күрсәтү. Ягъни ир кеше гаиләдә нинди булырга тиеш – кызларым аны миннән күрергә тиеш. Әлбәттә, сабыйның әтисенә мәхәббәте әни йөрәге аша килә. Әгәр хатын ирен чын-чынлап яратмый, ул аны балалар алдында абруйлы итеп куймый, түзеп яши яисә акча капчыгы урынына гына күрә икән, нарасый “әти” дисә дә, ихластан яратмаячак. Ирләр моны аңлап, хатынының, балаларының мәхәббәтен яуларга тырышырга тиеш.
Энҗе БАСЫЙРОВА
Акчарлак
№ --- | 07.04.2016