|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2016 Мәдәният
Нижгарга Татарстанлылар килгән идеБезнең Нижгар төбәгендә эшлекле визит белән татарстанлылар делегациясе булып кайтты. Кунакларны Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзе җитәкләп килде. Алар иң баштан Т.Новгород Кремлендә өлкә губернаторы Валерий Шанцев белән очраштылар, аның рәислегендә алынып барылган һәм быел безнең өлкәдә узачак XVI Федераль сабантуйга багышланган киңәшмәдә катнаштылар. Бу утырышның көн тәртибенә милли бәйрәмебезне оештыруга кагылган иң мөһим сораулар чыгарылган иде. Кунакларны җылы сәламләгәннән соң: “Нижгар җирлегендә Федераль сабантуйны кабул итү һәм уздыру – безнең өчен олы хөрмәт”, - дип ассызыклады Валерий Шанцев. Шулай ук әлеге киңәшмәдә Татарстан мәдәният министрыннан тыш, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, өлкә хөкүмәтебезнең региональ һәм муниципаль эчке сәясәт министры Роман Любарский, мәдәният министры Сергей Горин сабантуй турында үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм милли бәйрәмне Т.Новгородның «1 Май» паркында һәм “Локомотив” стадионында оештыру турында килештеләр, - дип хәбәр итте безгә шул чарада катнашкан Нижгар татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов. Шул ук көнне Татарстан делегациясе Уразавылга да кереп чыкты һәм Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевка куелачак һәйкәлнең урыны белән танышты, мәдәният йортын кереп карады, район хакимияте һәм бу изге эшнең төп инициаторы булган Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр ага Хәсәнов белән очрашты.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|