|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.08.2009 Җәмгыять
ХУШ, ГАКЫЙЛ АБЫЙ!..Озак еллар дәвамында Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәүче язучы, рәссам, татарның сынмас рухлы улы Гакыйл Шәрифулла улы Сәгыйров 29 июльдә вафат булды. Гакыйл абый Самара өлкәсенең Кушки районы Иске Фәйзулла авылында туган. Аннары аның гаиләсе Димитровградка күченгән.
50 елдан артык Гакыйл абый урын өстендә ята. 19 яшендә агачтан егылып төшеп яралана һәм башка аякка баса алмый. Башта әнисе Хәбибҗамал белән яши, аннары энесе Наил, хатыны Халидә, балалары Ринат тәрбиясенә кала. Урын өстендә булса да, рухы сынмый аның. Үзен шагыйрь һәм рәссам булып таныта.
– Ул легендар шәхес булды. Рәсемнәрен теш арасына каләм кыстырып ясады. Искиткеч матур килеп чыга иде. Берничә ел элек аның иҗатын Мәскәүдә югары бәяләп, “Филантроп” халыкара премиясен бирделәр, – дип искә алды Ульян өлкәсенең “Өмет” газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов. – “Кабатланмас моң”, “Ике кояш”, “Шатлыклы иртә”, “Йөрәк сере” дип исемләнгән китаплары дөнья күрде. Әдәбияттагы уңышлары өчен Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Ульяновскида бирелә торган Габделҗаббар Кандалый исемендәге премияләре лауреаты булды. Самара, Ульяновскийның “Мәшһүр татары” дигән исем бирелде.
Самаралылар аны бик якын күрде. Татарстанга да гомере буе рәхмәтле булды, Нурлат районы хакимияте аңа фатир, ТР Язучылар берлеге “Ока” машинасын бүләк итте.
Үләр алдыннан сәламәтлегенә әллә ни зарланмады, ләкин эссе көннәрне авыр кичерде, диде туганнары. 72 яшендә вафат булган Гакыйл абыйны туган авылы зиратында җирләгәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|