08.04.2016 Дин
Реставраторлар Әҗем мәчетенә ничек зыян салган
Казандагы иң матур гыйбадәтханәләрнең берсе булган Әҗем мәчетенә зыян салганнар. Кемнәр? “Рәхмәт” яугырлары реставраторлар үзләре булып чыкты. Татар бистәсендә урнашкан мәчет үзенең кабатланмас бизәкләрен югалтты. Җинаять эше ачылган, гаеплеләр табылыр, ә тарихны кире кайтарып булырмы?
Мәчетне төзекләндерү эше “Сәйяр” ширкәтенә йөкләнгән. Бу оешма мондый эшләр белән моңа кадәр дә шөгыльләнде. Мәсәлән, Париж Коммунасы урамындагы Галиев мәчетен алар кулланышка тапшырды. Татарстан Прокуратурасы хәбәренә караганда, оешма Әҗем мәчетен яңарту эшен рөхсәтсез башлаган. Ә рөхсәтне үз чиратында Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм авторлык күзәтү оешмасы бирергә тиеш. Ашыгып эшләү нәтиҗәсендә бинага зыян килгән – фасадны шулкадәр тырышып тәртипкә китергәннәр ки, кирпеч диварлары кырып төшерелгән, дивардагы декоратив бизәкләр тулысынча юкка чыккан. Ә мондый уникаль бизәк бүтән бер җирдә дә юк иде! Хәзер бу эш буенча җинаять эше ачылган.
Узган елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр түрәләре белән Казанның Татар бистәсен карап йөрде. Шуннан соң Әҗем мәчетен төзекләндерү турында карар чыкты. Быелның февраль аенда тарихи мәчетне төзекләндерү өчен тендер игълан ителде. Федераль дәрәҗәгә ия булган архитектура һәйкәлен тәртипкә китерү максатыннан бюджеттан 46,8 млн сум акча бүленеп биреләчәге әйтелде. Документларга караганда, кирпеч кладкасын төзекләндерү, штукатурка, тарихи ишекләрне, таш, агачтан каеп, тимердән чүкеп ясалган бизәкләр, тәрәзәләрне яңарту, түбәгә ремонт ясау каралган. Менә шул таш бизәкләрне артык “яңартып” ташлаганнар да инде.
“Россия реставраторлары берләшмәсе вәкилләре белән мәчет бинасын карадык. Җитешсезлекләрне, бинага килгән зыян турында Рөстәм Миңнехановка әйттек, тикшерү эшләре башланды. Татарстан Мәдәният министрлыгының төзекләндерү эшен башларга рөхсәт иткән кәгазь булмавы ачыкланды. Авторлык күзәтү оешмасы белән дә килешү төзелмәгән. Төзекләндерү эшен алып баруның оештыру проекты да юк. Кайчан, нәрсә эшләнергә тиеш – андый план да юк. Кыш уртасында кирпеч кладкасы арасына дым керергә мөмкин, нәтиҗәдә дивар җимерелә. Дымнан саклану чаралары күрелмәгән. Эштә диварны җимереп вата торган кораллар кулланылган. Алар белән эш итү катгый тыела. Төзүчеләр Әҗем мәчетенең тарихи бина икәнен аңламыйча эш иткән. Гомумән, эшне кем башлады? Кем рөхсәт бирде дигән сорау туа”, – дип аңлатты Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова. Татарстан Прокуратурасы зыян салучы ачыклангач, чыгымнарны шул ширкәт капларга тиешлеген хәбәр итә.
Җинаять эше нигезендә, гаеплеләр табылыр, бәлки, алар җавапка да тартылыр. Тик, кызганыч, моның белән тарихи бинаның үзенчәлеген кире кайтарып булмаячак. Элекке хаталар да безгә сабак була алмый, күрәсең. Атаклы “Болгар” кунакханәсен дә күз дә йоммыйча, җәмәгатьчелектән сорамыйча җимерделәр. Аңа гаепле түрәләр дә, кешеләр дә җавапка тартылмады. Барысы да яңадан төзекләндереләчәк дип ышандырдылар. Әмма Татарстан урамындагы пыяла бинаны берничек тә тарихи кунакханә дип әйтеп булмый. Тукай яшәгән 40 нчы бүлмәне дә музей итеп эшлибез дип вәгъдә эчтеләр, әмма бүген беренче каттагы (40 нчы бүлмә чынында өченче катта булган, – Р.Б.) пыяла артындагы бер карават, өстәл белән урындыктан әвәләнгән бүлмәне музей дип атарга тел әйләнми. Тарихи мираска карата мөнәсәбәт үзгәрмәс кебек безнең. Һаман да битарафлык, саксызлык белән эш итү дәвам итә.
Белешмә: Әҗем мәчете – Казанның иң матур гыйбадәтханәләренең берсе. Ул Иске татар бистәсенең күрке булып санала. 1890 елда төзелгән мәчетнең икенче исеме дә бар – Завод мәчете. Крестовниковларның сабын заводына якын булганга күрә, аны шулай дип атаганнар. 1804 елдан биредә манарасыз агач мәчет торган. Яңасы 1851 елда барлыкка килгән. Сәүдәгәр Мортаза Әҗемнең улы соңыннан шул ук урында тагын бер агач мәчет күтәргән. 1890 елда таш мәчет халыкка хезмәт итә башлый. Сәүдәгәр аңа кадәр вафат була. Әҗем мәчетенең мәдрәсәсендә татар драматургы Галиәсгар Камал белем алган. Советлар Союзы вакытында Әҗем мәчетендә ашханә, аннары киномеханикларны әзерләүче мәктәп, кинотеатр урнашкан.