поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.04.2016 Хәйрия

Әгәр белгән булсам...

Лилия һәм Ирек Зариповлар уллары белән булган фаҗигадән соң баштарак хәтта зур кибетләргә барырга да куркып торган. Әмма иң авыр көннәрне артта калдырып, алар хәзер Кәмалны сәламәтләндерү өчен бар көчен куя.

“2015 елның 21 декабрендә булды бу күңелсез хәл. Без гаиләбез белән Казанның бер сәүдә үзәгенә бардык. Балаларга кирәк-ярак алырга дип спорт кибетенә кердек. Кечкенә кызым белән мин кассага таба киттем, ә олы кызым белән улым бокс грушалары янында калдылар. Улым теге грушага бер тапкыр сугып караган. Ә аннары нәрсәдер җимерелгән тавышка йөрәгем дерт итеп куйды, – дип сөйли малайның әнисе Лилия. – Ана күңеле сизгер бит ул. Шунда ук башыма “улыма нидер булды” дигән  уй килде. Мин йөгереп барганда, балам өстенә ауган стенд астыннан чыккан иде инде. Берничә адым гына атлады да әтисенең кулына килеп егылды. Ул вакыттагы хәлемне сөйләп аңлата алмыйм. Ярдәм сорап озак кычкырдым. “Ашыгыч яр­дәм” чакырыгыз, дип тә әйтеп карыйм. Тик яныбызга бер генә кибет хезмәткәре дә килмәде”.
 
Әле ярый табибларны озак көтәргә туры килми. Алар 15 минут дигәндә килеп тә җитә. Хастаханәдә Кәмалның башына тиз арада операция ясыйлар. Әмма ул комадан чыга алмый азаплана. Шулай итеп бер атнадан артык вакыт уза. “Тормыш тукталган кебек булды. Әйтерсең, коточкыч бер төш күрәм. Балам өчен бик кайгырдым. Аллаһы Тәгалә аны бар яктан да бү­ләкләгән иде. Чибәрлеге дә бар, үзе акыллы, сау-сәламәт иде. Спорт белән шөгыльләнде. Шушы яшенә җитеп, ник бер тапкыр авырып карасын? Мәктәптә дә иң тырышлар рәтендә. Фото­сурәте мактау тактасыннан төш­мәде. Улымны укытучылары да мактый иде”, – ди әнисе.

Әмма көтмәгәндә килеп чыккан куркыныч вакыйга малайның тормышын астын-өскә китерә. Кәмал бер атнадан гына күзләрен ача. Тик  башта беркемне дә танырлык хәлдә булмый. Табиблар 40 көн сабыр итәргә куша. Малай бер айдан артык вакыт узгач кына әти-әнисен, туганнарын таный башлый. Ә аннары башына тагын бер операция ясыйлар. Шөкер, монысы да уңышлы чыга. Кәмал әкренләп тернәкләнеп, аягына баса. Баштарак сөйләшә алмаса, хәзер инде сүзләр дә әйтә башлаган. Яңадан йөрергә дә өйрәнгән. Табиблар аңа ике айга бер тапкыр ике атна тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланырга кушкан.

Әти-әнисе бар булган акчасын сөекле улларын дәвалау өчен тотып бетергән. “Улыбыз өчен берни кызганыч түгел. Хәле яхшыра барганын күргәч, безнең дә күңел сөенә”, – ди Лилия. Алар балага кибет хуҗалары бераз ярдәм итмәсме дип тә өметләнә. “Кибет администраторы бездән гафу  үтенде. Кәмал янына хаста­ханәгә дә йөрде. Ә менә җитәк­челек бары тик бер ай ярымнан гына элемтәгә керде. Кеше күп йөри торган сәүдә үзәгендә  мондый күңелсез хәл тагын да килеп чыкмас дип кем әйтә ала? Андый спорт кирәк-яраклары куйган җиһазлар беркетелергә тиештер. Өченче  сыйныфта укучы бала бер тапкыр кулы белән сукканга гына ишелеп төшмәслек булсын  иде”, – ди Зариповлар.
Баланы аякка бастыру өчен бер елдан артык вакыт кирәк. Даи­ми рәвештә табиблар янына йөрергә кирәк. Зариповлар Германия клиникасына да мөрә­җәгать итеп караган. Әмма анда бару өчен зур суммада акча таләп ителә. Казанның 149 нчы мәктәп җитәкчелеге дә Кәмалның язмышына битараф калмаган. Алар һәрдаим матди ярдәм күрсәтеп тора. Озакламый бер төркем татар эстрадасы артистлары балага ярдәм итү өчен “Йөрәктән – йөрәккә” дигән хәй­рия концерты оештырачак. Әлеге чарага “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе дә кушылачак. Концерт 27 апрель көн­не “Сәйдәш” мәдәният йортында кичке сәгать 6да узачак.

Әлеге гаиләгә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:

4276620017941232 номер карты “Сбербанк России”
(Зарипова Лилия Ахтямовна исе­менә ачылган).


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»