|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2016 Матбугат
"Татарстан-24" телеканалының генераль директоры булып Марина Коновалова билгеләнәчәкМоңа кадәр Коновалова KZN телеканалын җитәкләде. Яңа "Татарстан-24" телеканалы «Эфир-24» һәм "KZN" каналлары кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. "Татмедиа" холдингы яңа билгеләнү хакында әлегә комментарий бирми. Татарстан медиахолдингы гендиректоры Андрей Кузьмин исә DK.ru сайтына әлеге хәбәрнең үз вакытында "рәсми ресурсларда" чыгачагын ассызыклаган. Шулай ук яңа «Татарстан-24» телеканалында күпчелек район яңалыклары урын алачагы турында сүз йөргән иде. Фотода: Андрей Григорьев (Эфир), Илшат Әминов (ТНВ), Фирдүс Гыймалтдинов (ВГТРК "Татарстан"), Марина Коновалова (Татарстан-24). 2013 ел архивыннан.
--- |
Иң күп укылган
|