|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2009 Авто
АВТОМОБИЛЬЛӘР БЕЗНЕ КУААларның хуҗаларын катгый чаралар көтә. Рульгә яңа утырган вакытларда мин бер нәрсәне аңлый һәм кичерә алмый идем: нигә минем пассажирлар юл буе белгәннәрен укып, пышылдашып баралар? Җитмәсә, эчкә узганчы: «Машинаның кайсы урындыгына утырсам исән калам?» – дип шаярткан булалар. Баштарак ышанычлы йөртүче икәнлегемне зур тизлек белән исбатларга тырыша идем – менә бит ничек куам, янәсе. Тик алай түгел икән шул. Бүген Россиядә иң зур афәтләрнең берсе – юллардагы фаҗигаләр. Моны һәркем таный. Тик аңа зур һәлакәтләр уңаеннан игълан ителгән матәм көннәрендә генә игътибар көчәя.
Кайвакытта машина белән кузгалганда башка шундый тиле уйлар килә: «Рульгә соңгы тапкыр утыруым түгелме икән?» Болай уйлауның сәбәбе дә бар. 2008 елда Россия юлларында 218 мең 322 һәлакәт булганын, шуның нәтиҗәсендә 30 мең кешенең вакытсыз үлемен, 270 меңенең төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алуын исәпкә алсаң, бүген автомобиль хуҗалары якыннары белән һәр көнне бәхилләшеп торырга тиеш кебек... Бигрәк тә юлларның сыйфаты һаман да начар калып, автомобильләр саны арта барганда. 2009 елның 1 гыйнварына Россиядәге барлык төр транспорт чаралары 41,2 миллионга җиткән. Бу исә бер мең кешегә 255 автомобиль туры килә дигән сүз. Юл-транспорт фаҗигаләре саны шулай артуын дәвам итсә, кешеләре төрле яклап кырылган Россиядә автомобильләр генә торып калмасмы?
Кеше гомер буе рәхәтлеккә омтылып яши. Уңайлы хәрәкәт итү чарасы булган машина да шул исәпкә керә. Унсигезе тулганнар да һич югы көненә биш тапкыр «көйсезләнеп» алган «арба»га утырырга әзер бүген. Әлеге моданы тыеп булмый. Ләкин киләчәктә хәлләр үзгәрергә мөмкин. Соңгы атналарда зур фаҗигаләр кабатланганнан соң, ниһаять, диик, РФ Президенты Дмитрий Медведев та бу мәсьәләгә җитди игътибар бирде. Ул шушы көннәрдә Россия Федерациясендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә үткәрде. Килеп туган хәлне «аеруча четерекле» дип бәяләп, Президент автомобиль хуҗаларына гына түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә кагылышлы радикаль чаралар күреләчәген белдерде. Анда һәммәсенә дә бердәй «эләкте». Автомәктәпләр үзләрендә таныклык алганнарга карата бернинди җаваплылык хисе кичермәгәннәре өчен тәнкыйтьләнде. «Бөтен җирдә ришвәт. Имтиханнар формаль яктан гына бирелә. Мондый мәктәп узудан бернинди файда юк», – диде ул. ЮХИДИ хезмәткәрләренең исә, фаҗигаләрне булдырмас өчен тырышмыйча, бары соңыннан җавапка тарту эшләрендә генә активлык күрсәтүләренә ризасызлык белдерде. Соңгы биш елда мондый фаҗигаләрдән ил икътисадына 5,5 триллион сум зыян килгәнен дә исәпкә алганда, җитди чараларга тотынырга кирәклеге көн кебек ачык.
Нәрсә үзгәрәчәк? Россиянең баш автоинспекторы Виктор Кирьянов тәртип бозуны автомат рәвештә теркәү системасы алга таба тагын да яңартылачагын хәбәр итте. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы пилот проекты тәкъдим итә. Анда сәламәтлек торышы турындагы белешмә дә булачак. Дмитрий Медведев якын араларда катгый чаралар кабул ителәчәген белдерде. Аның тел төбеннән аңлашылганча, болар барысы да юл-транспорт фаҗигаләрен генә түгел, автомобильләрнең һәм шуңа бәйле рәвештә «бөке»ләрнең дә санын киметергә тиеш. Бу исә күпләрнең руль артына утыру хыялын чәлпәрәмә китерергә мөмкин. Бәлки, бу адым дөрестер дә?..
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|