05.04.2016 Милләт
Тукай тирәсендә алыш-биреш
Мәдәни базардагы вәзгыять Колхоз базарындагысыннан һич ким түгел. Кемдер сата, кемдер ала, кайсыдыр алдый, кайсы алдана. Шунда, җәмәгать, фәлән премиягә кандидатлар исемнәре билгеле булды, кем кайсына ставка куя дигән оран салына. Эте дә, бете дә дисәк, тупасрак булыр, әмма арттыру түгел, һәркайсы үз фикерен әйтеп калырга ашыга.
Сатучы алдаганда, сатып алучы алданганда букча юкка чыккан кебек, шушы шау-шу арасында иң кыйммәтлесен – туган телебезнең юкка чыгуын сизми дә калабыз. Бу ясалма шау-шуның асылы да шунда: син шаукымга ияргән арада җандай кадерлеңне юкка чыгару.
Премияләрнең ниндиләре генә юк бездә. Эстрада премияләре дисеңме, телевидение, радиоларныкымы – җаның теләгәнен табарга, хәтта алырга да була. Күпсенү түгел, булсын. Сәнгать әһелләрен формада тота икән, һәр көнне ниндине дә булса уйлап чыгарсалар да, каршы әйтүче булмас. Әмма премия дигәнең акча, исем артыннан кууга әйләнеп калмасын икән ул.
Март-апрель айларында башка барлык премияләрне тоныкландыра торганы старт ала. Шигъриятнең йөзек кашы булган Габдулла Тукай исемен йөрткәнгә дә, суммасы ягыннан башкалардан аерылып торганга да, һәр елны бу премия тирәсендә шау-шу килеп чыга. Китә этеш, кысрыклап чыгарырга тырышу. Тукай булгач, әдипләргә, шагыйрьләргә генә бирелсен, ничу монда башкаларга борын тыгарга, дигән фикерләр әйтелгәли. Янәсе, сынчыларның Бакый Урманче исемендәге премиясе бар, җырчыларга Илһам Шакиров исемендәген булдырыйк, театр әһелләренең Марсель Сәлимҗанов исемендәгесе булдырылды. Эшләр шуңа таба бара, әмма безнең мәдәниятебез “Титаник” корабы кебек дәү, академик, тизлеген җәһәт кенә үзгәртә алмый.
Быелгы 14 кандидатның 14енә дә матбугатта бәяләмә бирелде, бәхәснең иң кызык өлеше интернет-челтәрләрдә барды. Хәтта кандидатларыбызга язма сүзгә караганда интернетта “лайк” җыю әһәмиятлерәк кебек тоела башлады. Нишлисең, бусы да – замана галәмәте. Интернетта әле ставка җыю кызу бара, ә шул вакытта...
Шул вакытта ниләр барганын ачыклаганчы, әлеге бүләкне алучылар Тукай иҗатын пропагандалауга нинди өлеш кертә, хәл-әхвәлләре ничек дигән вәсвәсәле сорау туа. Моңа өздереп җавап биреп булмый. Чөнки премия соңгы вакытларда яше сиксәнгә җиткән олы шәхесләргә бирелә. Юбилей алдыннан котлауның иң җайлы ысулы микән соң әллә бу премия? Их, кайда икән ул чәчрәп торган чакта иҗатын күреп, бәяли белгән чаклар? Равил Фәйзуллинга, мәсәлән, Тукай премиясе 37 яшендә бирелгән һәм, үзе әйтүенчә, иҗатына ялкын өстәгән. Без әнә шундый уйларда янганда, ставкалар кызганнан-кыза. Кемгә бирерләр, төркемгәме, олысынамы, яшьрәгенәме, ир затынамы, хатын-кызгамы? Гүзәл затларга “едва ли”, әнә беренче хатын-кыз романист атын күтәреп йөргән Мәдинә Маликова да Тукай бүләгенә әллә биш тапкыр талпынды, әмма үзләрен арыслан дип атаган ир затларыбыз аны кандидатлар исемлегенә чыгарырга да кыймады.
Мавыгып китеп тауар сайлаганда букча юкка чыккан кебек, телебезгә куркыныч янаганын әллә сизмибез, әллә сизәсебез килми, белмәссең. Тормышның кайсы ягын алып карасаң да, татар теле иң кадерсез, үги хәлдә. Бер генә мисал. Сөенә-сөенә, Казанда яңа метро станциясенә “Имәнлек” атамасы кушылуы турында яздык. Чынлыкта бит андый атама юк. “Дубравная” дигәне исә диварына уеп куелган. Узган гасырның алтмышынчы елларында ике татар мәктәбеннән күтәрелә алган милли мәгарифнең тамырына да без шаукымга бирелгән арада бик ансат чаптылар. БДИ барысын да эшләде. Имтиханны үз телеңдә бирмәгәч, татарча укытуның кирәге турында сүз алып бару букча урлангач кабалануга тиң.
Гади халык Тукай бүләгенә лаек булган әсәрләрнең кайсы белән таныш? Бу сорауга җавап бирүчеләр, ай-һай, күп булырмы икән? Аларны, белсә, лауреатлар үзләре генә белә торгандыр. Чөнки әлеге әсәрләр пропагандаланмый, лауреатларның үзләрен дә искә алсалар, апрельдә искә алалар да шуның белән вәссәлам. Лауреатлар арасында хәтта җиңү алып килгән әсәрләренең хәзер кайда саклануы турында белмәүчеләр дә бар. Әйтик, танылган сынчы Рада Нигъмәтуллина “Тукайга мәхәббәт белән” сыннар сериясенең кайда саклануы турында белми. Аңа бу хакта хәбәр итүне кирәк дип тапмаганнар.
Базарда вәзгыять бер дә үзгәрми икән. Теге вакытта Тукайны чыгарып сатсалар, хәзер исеме белән алыш-биреш бара.