поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.04.2016 Җәмгыять

Россия олигархы 700 млн сумлык туй ясап улын өйләндергән

Олигарх Михаил Гуцириевның улын ничек өйләндергәне һаман да кешеләрнең тел очында. Икътисадый кризис дип очны-очка ялгап яшәүчеләрнең саны арткан вакытта, якынча 10 млн евролык туй уздыр әле син! Мәҗлестә акчаның хисабы булмаган: кәләшнең 25 кг авырлыктагы күлмәге 1 млн сумга сатып алынган, туй узган бинаны чәчәкләр белән бизәүгә генә 14 млн сум акча тотылган, кунакларның күңелләрен Энрике Иглесиас, Стинг, Патрисия Каас, Дженифер Лопес, Алла Пугачева ачкан.

Стингның гына гонорары 1,5 млн евро булган, аннан башка да бер көтү җырчыга түләгәннәр. Туй, билгеле, бер көн белән бетмәгән, күңел ачу Лондонда дәвам иткән. Кереме якынча 5,9 млрд доллар тәшкил иткән миллиардер Гуцириев кебек сез дә балаларыгызга кыйммәтле  туй ясар идегезме?

Айдар САДЫЙКОВ, танылган тамада:
 
– Искиткеч матур туй булган ул! Кызыгып, сокланып карап утырдым. Әти кеше балаларына онытылмаслык хатирә итеп бәйрәм оештырган. Бу – мактауга лаек күренеш. Әле җитмәсә, ингуш буларак, милли йолаларны онытмаганнар, үз­ләренчә уздырдылар. Күп­санлы туганнары килгән. Һәрбер кунакка истәлеккә дип милли бүләк ясаганнар. Туй гомердә бер генә була, аны никадәр тантаналы итеп ясасаң, шулка­дәр яхшы. Мөмкинлегем булса, мин дә балама шундый туй ясар идем! Әйдә көнләш­сеннәр! Исем китми. Булдыксызлар гына кыйм­мәтле туй дип тәнкыйтьли.

Гөлшат САФИНА, ресторан менеджеры:

– Гуцириевларның мөм­кинлекләре булгач, ни телә­гән­нәр, шуны эшлә­гәннәр. Балаларыма кил­гәндә, андый акча булса да, бу кадәр туй оештырмас идем. Чаманы белергә кирәк, мил­лион евролаганны чит ил артистларына түләү – минем өчен исраф.  Өстә­венә илдә кризис! Халык авырлык белән яши, аларны котырткан кебек килеп чыккан бу туй.

Илфак ШИҺАПОВ, продюсер, журналист:

– Сез нәрсә инде, шундый туй уздырырлык хәл­дәме инде мин?! Стингны чакырып, аңа җыры өчен чыгарып салырлык акчам юк. Балаларым туена шул Илсөя Бәдретдинова гына килсә инде... Ул, ичмасам, акча алмас иде әле.  Дөре­сен әйт­кән­дә, кешеләр нигә туй уз­дырганнарын аңла­мыйм. Кредит алып, бурычка батып, туйлар ясыйлар, бер кич ашыйлар-эчәләр дә бетте. Ярты елдан соң яшь­ләр инде аерылган, ә ата-ана кредит түли. Тукта, фә­ләннәрнең туенда фәлән җырчы булган, без бусын – кыйммәтлесен чакырыйк әле, дип бер-берсе белән узышалар. Шапырыну гына бит бу! Җыелыш син туганнар белән, аша, эч, гармун тартып җырла, күңел ач. Бездә хәзер туй концерт карауга калды. Ачуым кил­мә­гәе, акча туздырып йөри­ләр инде...

Илдар ХӘКИМОВ, җырчы:

– Ишеттек, укыдык ул мәҗлес турында. Андый туйлар уздырырга барыбызга да Ходай мөмкинлек бирсен! Үз көчең белән тапкан  мал икән, тырышып эшләгән акчага ник матур туй уздырмаска?! Әмма мин ул кадәр үк акча сарыф итмәс идем. Гадәттә, әти-әни баласының никахын оештырырга дип төрлечә тырыша, бәйрәмне матур уздыра, ә балалар аның кадерен белми. Туй ничек узуына карап никах озын гомерле, бәхетле буламы әле?! Безне дә туйга җыр­ларга чакыралар, гастроль графиклары белән ки­сешмәсә, барабыз. Билгеле, хәлле кешеләр чакыра. Кү­зәткәнем бар: туйлар күп очракта хәзер хәмерсез уза, әмма купшылыкка омтылу да бар.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»