поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.04.2016 Җәмгыять

Быелгы язгы чакырылыш нинди булачак

РФ Президенты Владимир Путин 2016 елның апрель-июль айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты узганнарны хәрби хезмәттән чыгару турында кичә имзалаган указ нигезендә язгы чакырылышта 155 мең егет алар урынына алынырга тиеш. Указ 1 апрельдән гамәлгә ашырыла башлый һәм язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр гамәлдә була.

Аның барышында Татарстан Республикасыннан 21 меңләп РФ гражданы хәрби комиссиягә чакырыла, гаскәрләргә исә 4 меңнән күбрәк кеше сайлап җибәрелергә тиеш була.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган матбугат конференциясендә ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин шушы мәсьәләдә ачыклык кертеп, хәрби чакырылыш шартларында әллә ни үзгәреш юк, 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге һәм хәрби хезмәттән азат итүгә сәбәп булмаган егетләр чакырыла, хезмәт вакыты шулай ук 1 еллык булып кала, элеккеге еллардагы кебек, төп игътибар югары һәм урта һөнәри белемле егетләргә биреләчәк – андыйлар бу юлы 2,7 меңнән күбрәк, диде. Хәрби-хисап белгечлекләренең 4 төре буенча (“С”, “Д” категорияләренә ия булган машина йөртүчеләр, “БТР-80” хәрби техникасын йөртүчеләр, МТЛБ механик-йөртүчеләре) 858 татарстанлы гаскәрләргә үзләре теләгән частьларга үзләштергән белгечлекләре буенча озатылачак. Шулай ук, сайлап алып, Президент полкына Мәскәү кремлендә хезмәткә май аенда 200, Мәскәү каласындагы 154 нче аерым Преображение комендант полкына 15 егетне җибәрү күздә тотыла. Россиядә 12 фәнни рота бар, былтыр 7 татарстанлы аларга җибәрелгән, быел да сайлап алып, үзенең фәнни хезмәте Кораллы Көчләргә файдалы булуын раслый алганнарга юл ачык. Шулай ук Спорт ротасына физик яктан җитди әзерлекле һәм спортта казанышлары булган егетләр алына, былтыр 9 татарстанлы кабул ителгән.

Заданиедә каралганча, шушы 4 меңләп егетнең 45,9 проценты Коры җир гаскәрләренә озатылачак, 11 проценты - Хәрби-диңгез флотына, 10,2 проценты – Стратегик билгеләнешле ракета гаскәрләренә, 9,3 проценты – РФ ЭЭМның Эчке гаскәрләренә, 6,7 проценты – Һава-галәм көчләренә, 6,4 проценты – Оборона министрлыгының 12 нче Баш идарәсенә, 1,5 проценты – Һава-десант гаскәрләренә, 9 проценты – башка подразделениеләргә.

ТР Җыелу пунктыннан татарстанлыларны 11 майдан башлап озату планлаштырылган.

Альтернатив гражданлык хезмәтенә исә бу язда 19 кеше алына. Алар хастахәнәләргә эшкә билгеләнәчәк, андый хезмәт вакыты - 21 ай, дип белдерде ТР хәрби комиссары С.Погодин.

Бүгенге сөйләшүдә Казан хәрби гарнизоны хәрби прокуроры Андрей Сысолятин да катнашып, журналистларның сорауларына җавап тотты.


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА
Татар-информ
№ --- | 01.04.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»