поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.04.2016 Язмыш

«Һаман яратам» (ВИДЕО)

Шундый җырлар була: еллар узса да, алар һаман популяр, алар һәрчак күңел түрендә, олысы-кечесе яратып җыр­лый. Искерми дә, онытылмый да ул җырлар. Дуслар җыелган җирдә, сабакташлар очрашканда, күңел кылларын тибрәтеп, әнә шул кадерле җырлар яңгырый. «Казан кичләре», «Чыгарсыңмы каршы алырга?», «Җидегән чишмә», «Кыш­кы романс»лар...

Шик туса кинәт җаныңда әгәр,
Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр
Мин йөргән яктан –
ерак-ерактан, –
Ышана күрмә, һаман яратам!
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан,
Һаман яратам, һаман яратам!

Йолдызлы аяз күгеңне әгәр
Авыр болытлар каплап китсәләр,
Каршы искән
җил капланса тынга –
Нык бул: син генә,
тик син җанымда!
Бирешә күрмә сагышка, моңга,
Җанымда тик син,
тик син җанымда!

Сакла сөюне, таплама берүк,
Олы хисләрне ваклама берүк.
Узар гомерләр аккан су кебек,
Гомер – бер генә, сөю – мәңгелек!
Узар гомерләр искән җил кебек,
Сөю – мәңгелек, сөю – мәңгелек!..

Безнең халык җыр ярата. Күңел­ләр­не кузгатырлык бер матур җыр яңгыраса, аны шундук отып алалар, кичәләрдә, концертларда, мәҗ­лесләрдә җырлыйлар. Элегрәк кызларның җыр дәфтәрләре була иде. Һәм һәр яңа матур җыр анда урын ала! Хәзер андый популяр җырларны флешкага яздырып алалар, караоке итеп җырлыйлар, радиостанцияләрдә туктаусыз әйләндерәләр...

Ә ул матур җырлар ничек туа соң? Авторлары кемнәр? Кем башкара? Журнал битләрендә менә шундый онытылмас җырларның язылу тарихын сөйләргә булдык.

Редакциядәгеләрнең теленә кил­гән беренче җыр – ул, әлбәттә, «Һа­ман яратам» иде... Тикмәгә генә ул җырны мәхәббәт гимны, сөю символы дип йөртмиләр! Шагыйрь Зөлфәт­нең «Һаман яратам» дигән тирән мәгънәле шигыре Фәрит Хатипов язган матур көйдә искиткеч яңгы­раш таба! Өр-яңа җыр туа. Иң бе­ренче булып аны Илһам Шакиров башкара! Рабига Сибгатуллина, Фидан Гафаров, аннары Зилә Сөнгатул-лина белән Мирсәет Сөнгатуллин, бүген Филүс Каһиров кебек җыр­чылар репертуарында яңгырый ул.

Һәркемнең «Һаман яратам»га кагылышлы үз хатирәләре бардыр. Миңа ул, иң элек, студент елларымны искә төшерә. Без беренче курста укыганда чыкты да бөтенебезнең яраткан җырына әйләнде «Һаман яратам»! Экспедицияләргә барганда да, төзелеш отрядларына киткәндә дә, «Студентлар язы» фестиваль­ләрендә дә гел шул җыр яңгырый!

Университетның атаклы 4 нче тулай торагы көннәрдән бер көнне шау итте: шагыйрь Зөлфәт килгән! «Һаман яратам»ның авторы! Без, төрле сәбәпләр тапкан булып, шагыйрьне күрер өчен баскыч мәй­данчыгыннан әллә ничә кат урыйбыз. Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, елмаеп кына тора. Үзе шундый гади!..

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова сөйли: «1974 елның май ахыры. ВЛКСМ өлкә комитеты Татарстан­ның иҗат яшьләре өчен «Волга» яшьләр лагеренда семинарлар уздыра иде. Мине дә чакырдылар. Зачет­ларымны тиз генә тапшырып бетердем дә шунда ашыктым. Без – яшь рәссамнар, композиторлар, артистлар, шагыйрьләр – бер автобуска төялеп, «Волга»га кузгалдык.

Бүген­гедәй күз алдымда: рус яшь­ләр театрыныкылар булса кирәк, «Тачанка»­ны җырлый гына башлаган иде, безнекеләр көчле тавышка «Һаман яратам»га күчмәсенме! «Тачанка» әллә кайда күмелеп, югалып калды. Юл буе «Гомер – бер генә, сөю – мәңгелек» дип җырладык. Мәхәб­бәт­кә табындык. Безнең арада Ба­тулла, Фаил Шәфи­гуллин, Гәрәй Рәхим, Шәмсия Җиһангирова һәм... Зөлфәт үзе дә бар иде...»

Җыр, һичшиксез, Зөлфәтнең хатыны Фирая апага багышлап язылган булырга тиеш. Бары аңа гына! Фирая апаның уңганлыгы, чибәр­леге, ягымлылыгы, яхшы күңеле хакында, бер-бер артлы тудырган уллары турында легендалар йөри. (Халык Зөлфәт белән Фирая апа малайларының исемнәрен үк белеп тора: Азамат, Илһам, Фазыл, көтте­реп кенә туган кадерле кызлары – Кадрия.) Ә Фирая – романнарда гына очрый торган идеал образ сыман. Озын кара чәчләр, нурлар чәчеп торган шаян күзләр, нечкә бил. Җитез хәрәкәтләр, җанны эретерлек ягымлы тавыш, яңгы­ра­тып көлүләре... Хәтта кайбер яшь шагыйрьләр, Зөлфәтнең шәкертләре, Фирая апа кебек кыз очраса гына өйләнәм дип йөргән, имеш. Ә җыр сүзләренә килгәндә исә, ул – Зөлфәт еракта, Мәскәүдә укып йөргән чагында, Фираясын сагынып өзгәлән­гән минутларында туган, дип тә сөйлиләр.

...Фирая апа бу кыйссаларны ел­маеп тыңлап торды да гаҗәпкә кал­дырып:

– Белмим, миңа багышланды микән инде ул? – дип көлеп җибәр­де. – Беренче мәртәбә 1973 елның сентябрендә, бала табу йортыннан Фазылны алып кайткан көннәрдә ишеттем ул җырны!.. – диде ул бәхетле елмаеп. – Ә бит бу җыр тумый да калган булыр иде», – дип янә шаккаттырды, һәм еракта калган 70 нче елларга алып китте.

– Зөлфәт белән күптән түгел генә өйләнешкән чак. Классташлар белән очрашырга булдык. Парлап шунда киттек. Мәк­тәп­тә укыганда мин гашыйк булып йөргән егет тә кил-гән... Аны күрүгә, әллә нишләп киттем: каушап, кызарыплар беттем. Әйтерсең, унынчы сыйныфта укучы хыялый кыз! Са­гындырганнар... Дөньямны онытып, сабакташлар белән туйганчы бер аралаштым!

Ул арада Зөлфәт... үп­кәләп чыгып киткән. Исебезгә килеп, аны эзләргә керештек. Коридор­лар, мәктәп ишегалды калмады. Бер җирдә юк! Ул мине ташлап калдырган! Күңелдә утлар януын сиздермәскә тырышып, урам чатында озатып калган дусларым белән уйнап-көлеп саубуллашкан булам. Аннары иреннәремне тешләп, берьялгызым төнге урам буйлап атлыйм. Бөтерелеп-бөтерелеп кар ява. Күзләремнән яшь ага. Аяк астымда шыгырдаган кар тавышы үзе шомлы, үзе матур көй булып күңелгә уелып калган. Карынымда – әле генә җан кергән сабыебыз... Үзем дә инде яшь кенә! Нибары 22 яшь!

Нишләргә, кая барып бәрелергә дә белмим. Куркыта да бит әле. Туңып беттем. Һәм, билгеле бер карарга килеп, өйгә кайтып кердем. (Олег Кошевой урамында кеше фатирында тора идек ул чакта.)
«Зөлфәт! Мин китәм!» – дидем яшь аралаш. Безне үртәгәндәй уйнаклап-бөтерелеп яуган кар аермачык күренә тәрәзәдән. Ул да озак итеп ябалак карлар яуган урамга карап торды. Аннары кәгазь битенә ашыга-ашыга нидер язды да миңа сузды. Яшьләремә йотыла-йотыла укыйм.

Юк, китмә, кирәкми... мин сине
Аралап алырмын кышлардан,
Бу ап-ак гарасат нигәдер
Нәкъ безнең сөюгә охшаган.

...Тетрәнде керфегең, болыттан
Ак карлар ычкынган шикелле.
Ачылды керфекләр, бу көннәр
Бураннан ачылган шикелле.

Ак бәхет калдырды бу йортны
Дөньялар агарган көннәрдә.
Ялвару төс түгел ирләргә...
Толымың җылысы – мендәрдә!

Нәкъ төнге урам күк күңелем,
Беркем юк... Кар ява – төнге кар...
Ишелер шикелле син мине
Калдырып киткән бу текә яр.

Мин торам язмышлар ярында,
Упкынга атларга әзермен,
Мин сине сөйгән күк, син дә бит
Башканы сөясең, кадерлем!

Артык зур булгандыр бәхетең,
Йә минем урамым тар булган.
Мин ярда, нәкъ шушы яр буйлап
Җир шары урталай ярылган.

Ялвару төс түгел ирләргә –
Сагыну төс икән шулай да.
Кар сыман язмышлар әйләнә,
Һәрвакыт әйләнми уңайга.

Ак булсын бәхетең урамы,
Яз көне шауласын яфраклар,
Кыш көне сибелсен биектән
Назларың шикелле йомшак кар.

Һай биек, бик биек син мине
Калдырып киткән бу текә яр!
...Мин торам язмышлар ярында,
Беркем юк – кар ява, төнге кар...

Бу – Зөлфәтнең гафу соравы да, чарасызлыктан бәргәләнүе дә, көнчеллек утында януы да, аңлашырга теләве дә иде... Бу – ярату иде!.. Калдырып китә аламмы соң! Юк! Юк! Мин кабат бәхеткә коенган идем инде. Язмышлар хәл ителгән әллә нинди серле кич булды ул. Шушы кич булмаса, «Һаман яратам» да язылмас иде...

Редакциядән: Беренче нотасыннан ук үткәнгә алып китә, хатирә­ләргә чумдыра, сагышка-моңга күмә, рәхәт чакларны, күңелле истәлекләр­не яңарта торган җырлар сездә дә бардыр ул. Бәлки, шул хатирәләре­гезне журнал укучылар белән дә уртаклашырсыз? Хатларыгызны сайтыбызда да урнаштырачакбыз. 

 


Эльмира ЗАКИРОВА
Сөембикә
№ --- | 02.04.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»