поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.04.2016 Сәясәт

Ельцин чүлмәк ваткан Сабантуйның оештыручысы моңарчы беркемгә дә сөйләмәгән серләрне чиште

20 ел элек Россиянең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцин Арча Сабан туена килеп, чүлмәк ватып киткән иде. Бу вакыйганы әле дә искә алалар. Әйтик, Илбашының күзенә бәйләнгән тасма үтә күренмәле булмаганмы? Ельцин кунак булган Сабан туеның оештыру комитеты рәисе Ринат ага Фазлыйәхмәтов моңа кадәр беркемгә дә ачмаган кайбер серләрне “ВТ”га сөйләде.

Татар халкының милли бәйрәмен 20 елдан артык оештырган Ринат ага белдергәнчә, нәрсә генә булмасын, Сабан туе беркайчан да үз кыйбласын югалтырга тиеш түгел. Бүген күпчелек җирлекләрдә аны тамаша рәвешендә уздырырга тырышалар. “Бу бәйрәмдә сабан һәм көрәш батыры билгеләнергә тиеш. Ни кызганыч, аның халыкчанлыгы кимеп бара. Хәзер башта район, аннан соң гына авылларда уза башлады. Ә чынлыкта, мантыйк буенча, башта авылларда көрәш һәм сабан батыры билгеләнгәннән соң районныкы ачыкланырга тиеш бит”, – ди Ринат ага.
 
Сүз дә юк, элек-электән Арча Сабан туе үзенчәлекле булуы белән күпләрне җәлеп итә. Бирегә елның елында кунаклар күп кайта. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә берничә тапкыр була анда. Ошатмаса, Ельцинны да анда алып бармаслар иде. “Тарихта булмаган хәл, моңа кадәр Арча җиренә бер патша да аяк басмаган була, – дип искә ала Ринат ага. – Яшермим, Президент катнашкан Сабан туен оештыру күпкә катлаулырак булды. Мәскәүләр кушкач, кайбер үзгәрешләр кертергә туры килде. Әйтик, зур плакатлар, лозунглар эләргә рөхсәт ителмәде. Бөтен мәйдан үч төбендәге кебек күренеп торырга тиеш иде. Президент килә дип зур үзгәрешләр кертелмәде. Тамаша барышында иң шаккатканыбыз шул булды – Ельцин кәгазьгә карамыйча сөйләде. Тукайны да, хәтта район башлыгының исемен дә бутамыйча әйтте. Ятлап килгән дип уйлар идең, иртән Казанда киңәшмәдә катнашты, анда аудитория бөтенләй икенче иде”.
 
Сабантуйның оештыру комиссиясе рәисе буларак Ринат Фазлыйәхмәтовка ул көннәрдә аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Президентка биреләсе бөтен әйбер аның кулы аша узарга тиеш була. Өлгерсәң – өлгер, өлгермәсәң – юк, сак хезмәтеннән ул гына алырга, тапшырасы кешеләргә ул гына бирергә тиеш. Хәтта яңгырдан саклаучы кулчатыр да, бүләк итәсе түбәтәй дә, чиккән Россия гербы да, башкасы да Ринат ага кулыннан гына алынган.
 
Ельцин Арчада чүлмәк ватарга тиеш була. Ул аны шулкадәр оста итеп артистларча башкара ки, режиссер куйган диярсең, бөтен алымнарын оста итеп эшли. Халык тын да алмый аны күзәтә. Ничә еллар бәйрәм уздырып, бу кадәр тәмен белеп чүлмәк ватучыны күргәнем юк, дип искә ала Ринат абый.
 
– Ул вакытта чит илләрдән дә журналистлар килде. Соңыннан Президентны ничек кабул итүебез турында шактый әңгәмәләр бирергә туры килде, – ди Ринат ага. – Әмма берсенә дә чүлмәк вату серен ачылып сөйләгәнем булмады, гәрчә шактый бу хакта кызыксынсалар да. Инде менә сезгә сөйлим. Ельцинга дигән бәйләвечка тукыма эзләп Казан кибетләрен берничә көн айкадым. Ниһаять, таптым. Аны ике катлы итеп тектердек. Яшермим, ул бәйләвечтән чүмәкне чамаларга була иде. Күзе күренми микән дип кат-кат тикшердек. Ләкин мәйдандагы егетләр бераз гына ялгышлык җибәрде. Аларны да аңларга була, каушаганнардыр. Бәйләвечне катырак кыстылар, шуның аркасында соңыннан фотоларның кайберләрендә Президентның күзен чамаларга була иде.
 
Тик бу көнне бер “чп” да була язган. Сабан туен тамаша кылганнан соң кунаклар Кырлайга китәргә тиеш була. Ельцинга биреләсе чәчәкләрне алып Ринат абый да юлга чыга. Тик соңгы минутта гына Кырлайга бара торган пропускларның алмашуы билгеле була. Ә аны Ринат абыйга бирми калдырганнар. Нишләргә? Машинаны җибәрмиләр, чәчәксез дә булмый. Ул вакытта инде Кырлайдан борчылып шалтырата башлыйлар. Чәчәкләрен кочаклаган килеш район башлыгының машинасына бара да утыра. Ничек итсә итә, Президентлар туктаган арада чәчәкләрне каршы аласы кызлар кулына тапшыра. Тоткарлык булмый кала.
 
– Ельцинның Тукайга баш ияргә баруы үзе зур сәясәт. Ил башлыгы безнең Тукайга баш игән икән, бу – бик зур әйбер. Кайсы җитәкченең килеп Тукай алдында баш игәне бар?! Безгә килгән кунакларыбызны татар халкын танытучы шәхесләр белән таныштырырга кирәк. Ельцинның Сабан туена килүе генә түгел, бөек шагыйребез алдында баш иеп китүе дә истәлекле. Гомумән, аның Арчага килүе бар халык өчен дә яхшыга булды. Шул вакытта күпчелек урамнарга асфальт түшәлде. Шунысын да әйтим әле, Ельцинның күзен капларга тиешле бәйләвеч бүген Арча музеенда саклана. Ә менә чүлмәк ватыклары, таягы, ни кызганыч, сакланмаган. Бу хакта без ул вакытта уйлый белмәгәнбез. 

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.04.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»