поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.03.2016 Матбугат

"Сөембикә" журналының 9 баш мөхәррире (ИНФОГРАФИКА)

«Сөембикә» – хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы. Ул Татарстанның визит таныкламасы. Журналны бүген татарлар яши торган барлык төбәкләрендә яратып укыйлар. Аны АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә беләләр һәм үз итәләр.

1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә. Һәм бүгенге көнгә кадәр ул иң популяр журналларның берсе.

 
 
Ягъкуб ХӘЛИЛИ 1913 елның 27 октябреннән 1918 елга чаклы «Сөембикә» иҗтимагый-сәяси һәм әдәби журналның мөхәррире була. Ул елларда журнал аена ике мәртәбә чыга. Шул чорда барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма милләт аналарын тәрбияләүче журнал тууына тарихи нигез сала.
 
 
1926 елның августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Секретариаты киңәшмәсендә СССРда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Г. Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана. 1927 елның июль санына кадәр басма редколлегия имзасы белән чыгарыла. Июль саныннан аңа Ш. Кәримова кул куя. 1928-31 нче елларда Ш. Азанова мөхәррирлек итә.
 
 
Гөлчирә ГАФУРОВА 1931–1937 елларда журнал коллективын җитәкли: Башта «Азат хатын»ның җаваплы сәркатибе, аннары баш мөхәррире була. Журналның 40 еллыгы уңаеннан ТАССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. «Безнең бурычыбыз – колхозларда хатын-кызны алгы сафка чыгарудан һәм бу көчне эшкә җигүдән гыйбарәт», – дип яза журнал ул чорда.
 
 
Рокыя ӘХМӘТШИНА журналны 1937–1941 елларда җитәкли. «Күренекле әдипләребездән М. Җәлил, Г. Кутуй, М. Әмир, Ә. Исхак, Г. Хуҗиев, Х. Хәйри, Г. Әпсәләмов, Г. Кашшаф, С. Урайский, Ә. Юныс журнал чыгаруда күп ярдәм иттеләр», – дип яза ул истәлекләрендә. Бу чорда журналның тиражы җиде мең ярым данә булган, ул 16 биттә чыккан.
 
 
Асия ХӘСӘНОВА журнал чыгуда унҗиде елга сузылган тәнәфестән соң, 1958 елда яңадан чыга башлаган «Азат хатын» журналына мөхәррир итеп билгеләнә. Журналның популярлыгы күзгә күренеп арта. Тираж 362 мең данәгә җитә. Басма йөзен тамырдан үзгәртә: гаилә, ата-ана, бала проблемаларына якыная. Журнал СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә 1976 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.
 
 
Венера ИХСАНОВА 1977–1988 елларда «Азат хатын»ны җитәкли. Нәкъ менә шушы елларда журнал Советлар Союзының бөтен төбәкләрендә яшәүче татар хатын-кызларына барып ирешә. Анда гореф-гадәт, йолалар, милли үзаң, тарих, тел турында язмалар киң урын ала. Татарстандагы хәлләр белән чит илләрдә яшәүче татарлар журнал аша таныша. Бу елларда журналның тиражы 487 меңгә җитә.
 
 
Роза ТУФИТУЛОВА 1988–2000 елларда баш мөхәррир булып эшләп, тарихка аерым зур вакыйга белән кереп кала. Ул эшләгән чорда журнал тормышында яңа эра – «Сөембикә» эрасы башлана. Журналның концепциясе яңартыла, ул үз үсешендә яңа баскычка күтәрелә, халыкара аренага чыга, «Периодика Исламика» Каталогына кертелә. «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлары берләшмәсен оештыру, күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләкне булдыру, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән затлы бәйге-тамашалар уздыру, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары белән укучыларны кузгату – болар барысы да ул мөхәррирлек иткән дәвердә башкарыла. Яңарыш чоры «Сөембикә»се татар халкының киләчәге яшь аналарның, яшь кызларыбызның әхлакый, рухи халәтенә бәйле булуын, аналарның аерым хокукларга ия булырга тиешлеген, хатын-кызларның дәүләткүләм эшләрдә катнашу хокукын армый-талмый исбатлый.
 
 
Фирая БӘДРЕТДИНОВА «Сөембикә»нең 2000–2009 еллардагы баш мөхәррире. Журналда «Асылъяр» кушымтасы барлыкка килә. 2001 елда «Сөембикә» «Бәллүр каләм» конкурсында «Ел журналы» исеменә лаек була. VI Бөтенроссия матбугат фестивалендә хатын-кызлар өчен чыгарыла торган басмалар арасында иң яхшысы дип табылып, җиңүче дипломы белән бүләкләнә, Россия матбугатының Алтын фондына кертелә.
 
 
Ләйсән ЮНЫСОВА журналны 2009 елдан җитәкли. Татарстанның Язучылар берлеге, Иҗтимагый палата әгъзасы (2011–2012). Ул «Сөембикә»нең җәмгыятьтәге ролен янә күтәрү, басманың кыйбласын саклап калып, замана хатын-кызлары мәнфәгатьләренә яраклы итеп үзгәртү өстендә эшли. Журнал тагын бер мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе була. Республика матбагалары арасында үткәрелгән биш бәйге җиңүчесе дип табыла, ике тапкыр «Ел иганәчесе» буларак бүләкләнә.
 

---
Сөембикә
№ --- | 31.03.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»