поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.08.2009 Җәмгыять

ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ ЯҢА ӘГЪЗА

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елда Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1981-1986 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала.

 

Хезмәт юлын 1981 елда Казандагы 84 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1991-1994 елларда балалар бакчасында тәрбияче, 1994-2000 елларда мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2000 елдан мәктәп эшеннән журналистика-язу хезмәтенә күчә:  укытучылар журналы булган «Мәгариф»тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. Бүген дә милли мәгарифтәге хезмәтен әдәби эшчәнлек белән бергә бәйләп алып бара.

 

Мәктәптә укыганда, беренче шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары район һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Р. Фәизов җитәкләгән «Тукай якташы» әдәби түгәрәгенә йөри һәм күпмедер дәрәҗәдә иҗади чыныгу ала.

 

Сания Әхмәтҗанова туксанынчы елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халыкка танылды. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны Р. Закиров, А. Галимов, А. Хисамиева, Э. Хәйруллина, А. Хәбибуллина кебек танылган җырчылар бик теләп башкара. Җырчы һәм композитор З. Хәйретдинов белән иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, инде ике дистә ел дәвамында халык яратып тыңлый һәм җырлый торган «Пар алма», «Кура җиләк», «Дәшмә миңа, соң инде», «Әйтер сүзең әйтеп кал», «Сары кашкарыйлар», «Ялгыз әнкәй» кебек җырлар дөнья күрде. Аның башка композиторлар белән иҗат иткән уңышлы җырлары да шактыйга җыйнала.

 

«Идел-Пресс» нәшрияты 2002 елда С. Әхмәтҗанованың «Оч иреккә, җырым» исемле беренче китабын бастырып чыгарды.

 

Соңгы елларда Сания Әхмәтҗанованың иҗади активлыгы көчәйде. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе турында яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яңа җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара.

 

С. Әхмәтҗанованың яшәешебезнең актуаль темаларына багышланган публицистик мәкаләләре дә укучыларда һәм әдәби җәмәгатьчелектә мәгълүм бер кызыксыну уятты, уңай бәя алды. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Пар алма» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Кереш сүзне күренекле шагыйрь Г. Морат язган.

 

Татарстан Язучыларының 27 майда үткән Идарә утырышында, Берлекнең Кабул итү коллегиясе карары нигезендә, Әхмәтҗанова Сания Юныс кызы (тәкъдимнамә бирүчеләр – Рафаэль Мостафин, Рашат Низами, Шаһинур Мостафин) Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы итеп кабул ителде.


---
Казан утлары
№ 7 | июль 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»