• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

31.03.2016 Спорт

Дүрт аяклап йөрүчеләр саны күбәя

Кичке якта Камышлы районының Иске Ярмәк авылы урамнарында еш кына чаңгысыз, кулларына чаңгы таяклары тотып, бик эшлекле кыяфәт белән чаңгы шуган кебек атлап баручы урта һәм олы яшьтәге хатын-кызларны очратырга була. Авылның социаль реабилитация бүлегендә мәдәни чараларны оештыручы булып эшләгән Гөлисә Бәдретдинованың әйтүенчә, болар биредәге “Актив озак яшәү” клубы әгъзалары икән.

Бүгенге көндә “скандинавиячә йөрү” дип аталган күнегүләрдә авылның егермеләп төрле яшьтәге хатын-кызлары шөгыльләнә. Соңгы вакытларда Иске Ярмәктә андыйларның саны күбәя, диләр.
 
Хәбәрләрдән күргәнчә, чаңгы таяклары тотып урамда йөрү Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә модага кереп бара икән бит хәзер. Ә кайдан, кайчан килеп чыккан соң бу галәмәт?
 
Моннан 80 еллар элек, чаңгы киеп булмый торган җылы көннәрдә, фин чаңгычылары таяклар ярдәмендә генә йөреп, күнегүләр үткәрә башлаганнар. Акрынлап бу шөгыль спорт төренә әйләнгән, аның методикасы эшләнгән. Ул “скандинавиячә йөрү” дип атала башлаган. Һәркемнең буена карап, тиешле озынлыкта махсус таяклар эшләнгән, йөрү кагыйдәләре кертелгән. Бу кагыйдәләр бик гади, аны бик тиз үзләштерәсең. Махсус таяклар булмаганда, чаңгы таякларыннан да файдаланырга мөмкин.
 
Элекке заманнарда ук сәяхәтчеләр, дәрвишләр, җәяүләп хаҗга баручылар юлга таяксыз чыкмаганнар. Таяк (посох) йөрүне җиңеләйтү, аяк астының ныклыгын тикшерү, кыргый хайваннарга каршы тору, суга батучыларны коткару һ.б. өчен кирәк булган. Таяк белән йөргәндә гәүдә авырлыгының бер өлеше таякка төшә. Ике таяк белән йөрү, хайваннар дүрт аяк белән йөргән шикелле, тагын да җиңелрәк. Бигрәк тә үргә менгәндә аякларга, билгә төшә торган авырлык кими, юлчыга күбрәк ара үтү мөмкинлеге туа. Таяклар ярдәмендә йөргәндә иңбашы, җилкә мускулларына авырлык төшә һәм даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә алар ныгыйлар. Бу терәк-хәрәкәт системасында була торган күп авыруларны дәвалау дигән сүз икән. Таяклар белән йөргәндә ашкайнату процессы яхшыра, артык майлар, начар холестерин юкка чыга, гәүдә турая. Ә барлыкка килгән уңай эмоцияләр кешенең кәефен көне буе күтәрә, дип язганнар. Бу спорт төре өлкәннәргә, зур физик нагрузкаларга күнекмәгән кешеләргә, бигрәк тә аяклары сызлап интеккән, гәүдә авырлыгы нормадан артып киткән кешеләргә файдалы икән.
 
Менә бит, гади генә, әмма нык файдалы спорт төре дә бар икән дөньяда. Моның өчен спорт заллары да, кыйммәтле инвентарьлар да кирәкми. Бары тик теләгең генә булсын. Бу спорт төре авыл кешеләре өчен бигрәк тә кулай.
 
“Татарстан яшьләре” газетасында Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы хатын-кызларының да “скандина-виячә йөрү” белән даими шөгыльләнүчеләре турында басманың актив хәбәрчеләренең берсе Илсур Шакиров та язып чыккан. Аның фикеренчә, дару бәяләре котырынып үскәндә, ялган дарулар белән даруханәләр тулып ятканда бу спорт төре сәламәтлекне ныгыту өчен иң яхшы чара булып тора. Моны Иске Ярмәк хатын-кызлары да аңлыйлар, күрәсең.
 
РӘСЕМДӘ: Иске Ярмәк хатын-кызлары “скандинавиячә йөрү” белән актив шөгыльләнә.

Гөллүм МӨХӘММӘТҖАНОВ
Бердәмлек
№ --- | 31.03.2016
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar