поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.08.2009 Җәмгыять

ЗАМАНА МАУГЛИЛАРЫ

Көзге салкын көннәрнең берсендә ярымташландык хәлдәге дачадан биш бала табыла. Иң кечеләре Аняга 1 яшь тә 7 ай булса, иң өлкәне Даша – 8 яшьлек. Күке-әни берсеннән-берсе кечкенә биш баланы әнә шулай бик «җиңел» генә ташлап юкка чыккан. Шул тирәгә очраклы гына килеп эләккән милиционерлар булмаса, нарасыйларның язмышы ничек тәмамланыр иде икән? Бу хакта уйларга да куркыныч. Балаларның кечкенәләрен – Ваня белән Аняны – Дәрвишләр бистәсендәге 8 нче хастаханәгә, ә калган өч кызны – Дашаны, игезәкләр Таня белән Машаны – башта «Гаврош»ка, аннан соң Югары Ослан районындагы приютка юллыйлар. Туганнарның язмышлары белән кызыксынучы булмагач, балалар турындагы сюжетны «Эфир» каналыннан күрсәтәләр. Наталья Голубева, аны карагач, хастаханәнең телефон номерын җыя...

 

Тормышка кайту

 

...Даша, Таня белән Маша, Ваня һәм Аня Наташаның  икетуган апасының балалары булып чыга. Әниләрен дә эзләп таба ул. Тик Ана дигән бөек исемне күтәреп йөрергә лаек булмаган бу кеше, балалары артыннан килергә вәгъдә бирсә дә, күренмәгән. Бары тик сабыйларны «Эфир»дан күрсәткәч, Наташага: «Нигә мине эзлисез?» – дип кенә шалтырата. Ә бу вакыт эчендә Наталья ире Рафик белән көн саен балалар янына килеп йөри башлый. Шул рәвешле ярты ел вакыт уза. Ә 2006 елның 13 мартында Аня белән Ваняны үзләренә алып кайталар. Документларын тәртипкә китергәнче шактый вакыт уза. Июль аенда калган кызлар да гаилә бәхетенең ни икәнен татый башлый. Әнә шулай әтиләре билгесез, әниләре «адашкан» балаларны асрамага алалар. «Башта балаларның икесен генә алып, өчесен приютта калдырырга күндермәкчеләр иде. Әмма бертуганнарны аерсам, үземне гафу итмәс идем», – ди Наташа.

 

Олы ихтирамга лаек хатынның үзенең дә 20 яшьлек улы Слава, 11 яшьлек Аделинасы бар. Өлкән яшьтәге әнисе дә алар белән яши. Хәер, менә болары үземнеке, ә болары тәрбиягә алынган балалар, дип әйтергә яратмый хуҗабикә. Үз җаныннан яралмаса да, барыбер үз бәгырьләре, үз каны ләбаса. Аларны җылы канатлары астына сыендырганчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Наташага эштән китәргә, бөтен барлыгын, бар назын һәм көчен аларга гына бирергә туры килә. Ә көч һәм сабырлыкның гаилә әгъзаларының барысына да кирәге чыга. Наташа үзе бу хакта менә нәрсә сөйли:

 

– Менә син пособиеләр турында сорыйсың. Әйтәсем килми, чөнки хәзер газета укучылар балаларны акча өчен алган дип уйлаячак. Ничә кешенең кырын карашын сиздем инде. Үземә әйтмәсәләр дә, кеше аркылы җиткерәләр. Мин аларның кайсын каян җыеп алганда тәрбиягә алу дигән әйбер барлыгын да, аның өчен акча түләгәннәрен дә белми идем. Әллә син аларны яңадан тәрбияләү бик җиңел дип беләсеңме? Алып кайтканда балаларның барысында да педикулез, рахит иде. Характерлары авыр, психикалары бозылган. Кечкенәләрен алып кайткан көнне юындырдык, кефир эчердек, ашаттык та чиста урын-җиргә яткырдык. «Әни, кара әле, алар ничек йоклый. Өсләре бөтен, тамаклары тук», – дип шатланып туя алмадым. Ә бит өч ел эчендә алар безгә нәрсә генә күрсәтмәделәр. Ашаган саен күңелләре болгана, укшый иделәр. Бөтен паласларны пычратып бетерделәр. Җылы ризык күргән балалармыни алар? Җиләк-җимеш турында әйткән дә юк. Тәлинкәне этеп кенә җибәрә иделәр. Аның каравы өстәлдә ипи валчыгының бөртеген дә калдырмый ашадылар. Без аларны өр-яңадан калак тотып ашарга өйрәттек. Кыскасы, алар чып-чын бүре балалары иде. Почмакка кереп утыралар да, күзләрен зур итеп ачып, керфекләрен дә селкетмичә, яртышар сәгать кешегә карап утыра алалар. Ә карашлары нәкъ бүренеке төсле. Кайбер этләрне усаллыкка махсус өйрәтәләр. Алар да менә шуларны хәтерләтте. Беренче вакытларда әни яннарына барырга курка иде. Аларны барыбер бөтенләйгә үзгәртеп булмый. 75 проценты геннан килә. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, дип юкка гына әйткәнмени халык. Мин аларга карыйм да әниләрен күрәм. Нәкъ аның күчермәләре. Дөрес, хәзер ияләндек инде, үзләре дә үзгәрде. Табиблар да, балалар бөтенләй башка төрле, дип шакката. Алган вакытта алда нинди авырлыклар белән очрашачагымны да белдем, әмма бирешергә ярамый. Мин алардан чын Кеше тәрбияләргә тиешмен! Гафу ит, син өеңнән песине чыгарып атасыңмы? Ә болар кешеләр, балалар. Слава белән Аделина да авыр кичерде, – ди хатын.

 

Кызганыч, балаларның сәламәтлекләре дә мактанырлык түгел. Наталья Вячеславовна алар белән хастаханә, дәваханә бусагасын күпме таптаган икән. Дашада хроник гайморит, ашказаны җәрәхәте. Ваня – инвалид. Атлаганда чалышып китә, күзләре кылый, тотлыга. Умыртка сөяге һәм күкрәк читлеге дә зарарланган. Тик сәламәт булмавы күзгә күренеп торса да, быел аның инвалидлыгын озайтмаганнар. Урамнан табып алынганда кәкре, буыннары ян-якка чыгып торган аяклар инде азмы-күпме турыланган. Бер нәрсә гаҗәпкә калдыра: ни өчен бар җире төзек кешегә инвалидлык бирәләр дә, аягын көч-хәл белән өстерәп йөргән баланы читкә тибәрәләр? Бөтен проблемалар да өстәге җитәкчеләр аша гына чишелергә тиешме икәнни соң?     

 

– Сезнең теләк кенә аз бит әле. Ирегез дә яхшы кеше, димәк, – дим Наташага.

 

– Безнең әтиебез дә инвалид бит. Дөрес, сау-сәламәт туа ул. Кечкенә вакытта ниндидер прививканы дөрес ясамаганлыктан, сөяк авыруы башлана. Кыска буйлы ул. Читтән караганда кырыс, таләпчән кебек, әмма аның күңеле яхшы. Тиз бирелә. Балаларны алырга теләвемне белгәч, хастаханә мөдире белән аралашкан. «Үз әниләренә бирә күрмәгез. Ул аларны харап итәчәк», – дигән. Без ул булганга гына яшибез. Балалар акчасын барысын бергә кулга алсаң, күп кебек, әмма тота башлагач, җитми дә кала. Менә хәзер өйгә яңа җиһаз алырга кирәк. Ә мин бала пособиеләрен бары тик аларга ризык, кием-салым алыр өчен генә тотам. Айның яртысын әтиебез акчасына яшибез. Ул молодец. Бакчада мунча төзеде, миңа балаларны йөртер өчен машина алып бирде. Сәламәт ирләрнең бик сирәге генә минем инвалид ирем кебек эшли. Шундый терәгем булганга Аллаһы Тәгаләгә һәр көн рәхмәт укыйм.  

 

Ак йорттагы ак хыяллар

 

Минем аларга кунакка баруым Җиңү проспектындагы дүрт бүлмәле өр-яңа фатирларына күченеп йөргән чакларына туры килде. (Олы кызлары Даша Кырымда ялда иде.) Бәхет аларның ишеген көтмәгәндә кага. Төрле министрлыклар бусагасын таптап хәлдән тайган хатынның каршысына Аллаһы Тәгалә Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның үзен алып чыга. Очраклы гына очрашу гаиләнең салмак кына аккан тормышын 180 градуска борып куя. Очрашып сөйләшкәч, Наташа мэрга кабул итүгә бара. Мәсьәлә дүрт ай эчендә хәл ителә. 

 

Дөрес, фатир гаиләгә бөтенләйгә түгел, балалар балигъ булганчыга кадәр генә бирелгән, чөнки, ничек кенә сәер яңгырамасын, 18 яшьләре тулгач, алар гаиләдән китәргә тиешләр. «Кыскасы, хөкүмәт күзлегеннән караганда, бу безнең эшебез дип атала. Аның өчен хезмәт хакы алабыз. Ә хисләрне кая куярга? Мин хәзер бөтен барлыгымны, назымны, көчемне аларга бирәм дә, ни йөрәгем белән, 18 яшьләре тулгач, урамга чыгарып җибәрим? «Фатирны тапшырам, ә сез теләсә кая барыгыз», – дияргәме миңа? Аеруча кызлар өчен борчылам. Ана өчен бала кырыкта да бала булып кала бит», – ди җан ачысы белән Наташа.         

 

Хуҗабикәне тагын бер нәрсә борчый. Яңа фатир 11 нче катта урнашкан, ә нәкъ аларның подъездларында лифт эшләми икән. 1-2 сәгать эшли дә өч-дүрт көнгә «ялга чыга». Эшләгән вакытында да йөрергә куркыныч. «Безнең гаилә өчен ул фаҗига. Әтиебез инвалид, берсеннән-берсе кечкенә балаларым өчен борчылам», – ди ул. 

 

***

 

Тормыш тәгәрмәче вак-төяк мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары, күңелле һәм борчулы мизгелләре белән алга тәгәри. Бер янда «әни» дип өзелеп торган балалар йөгерешә, икенчесенә терәк-таяныч булган ир иңен куя. Болай яшәгәндә проблемалар вакытлыча гына булса да онытылып тора да, хәят үз көенә бара бирә...


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ 146 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»