поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
30.03.2016 Юмор

Нинди мәхәббәт ди ул! (Уены-чыны бергә)

И-и, Расиха, ярый очрадың әле, бүтән сөйләр кешем юк, шушы яшемдә гашыйк булдым бит! Ниндирәк ир дисеңме? Килеш-кыяфәте белән авыл кешесе түгел, гәүдәгә минем Әүхәдидән ике мәртәбә калкурак, елмаеп кына сөйләшә, чәче, күзе чем кара, төскә-биткә чын артист инде менә.

Шушы арада районда тешләремне каратып йөрдем бит. “Уф, котылдым!” – дип, соңгысын яматып, кайтырга дип авыл юлына чыгып басуга яныма бик хәтәр иномарка килеп туктады. “Әйдә, утыр, юлны күрсәт, чибәркәй”, – диде кемдер йомшак тавыш белән. Миңа соңгы тапкыр шул рәвешле кем эндәшкәндер – инде хәтерләмим дә. Шуңа руль артында кем булуын карап та тормыйча, кердем дә утырдым. Бераз аңга килеп, як-ягыма карансам – нәрсә генә юк ул машина эчендә. Телефон янында телефон, телевизорга охшаган нәмәрсә, хәтта бәләкәй генә суыткычка кадәр бар иде кебек. “Сез глава кешесеме әллә?” – дип сорадым, аптырагач. “Юк, главаныкы түгел, – дип елмаеп җавап бирде руль артында утыручы ир. – Бизнес тирәсендә буталып йөрим, үземә-үзем хуҗа”. 

Бу акча капчыгы икән дип, җебеп төшмәдем, Расиха. Авыл хатыннары булсак та, үз бәябезне беләбез, шәһәрнекеләрдән бер җиребез дә ким түгел. Әзрәк күкрәк изүләрен ачкандай иттем, шәрә ботларымны ялтыратып, күлмәк итәкләрен рәтләштергәләп җибәргән булдым. Сөйләшә торгач, үземне гади сыер савучы дияргә телем әйләнмәде, фермер хатыны дип таныштырдым. Теге чибәр ир, күзләрен ялтыратып: “Авыл хатыннары бигрәк сөйкемле була, алар үзләрен яраттыра беләләр”, – дип әйтүе булды, эредем дә киттем. Ничәмә ел бергә яшәп Әүхәдинең бер тапкыр да миңа алай итеп караганы булмады.
 
Теге ир мине авыл турында төшереп калдырганда йөрәгем урыныннан бәреп чыга дип торам. Аның күз карашын һаман оныта алмыйм, Расиха. Мин ул мәхәббәт дигәннәрен моңарчы кинода гына була дип уйлый идем, ә ул, әнә ничек килеп чыкты. Саубуллашканда: “Керә калсаң, әнә безнең йорт – сулдан дүртенче”, – дип төртеп күрсәттем. Ничек уйлыйсың: керерме-юкмы? Дөрес әйтәсең, кермәстер. Машинасы бик кыйбатлы күренә, аягындагы ботинкасы гына да белмим ничә меңлектер. Ярар, гашыйк булдым дип, бер көйләнгән тормышымны бозар хәлем юк әле. Аның үз юлы, минем үземнеке. Әүһәдием исән булсын, холкыма да түзә, телемә дә чыдый. 
Беркөнне: “Мә, хатыннар бәйрәменә миннән сиңа бүләк”, – дип, зур чәчәк бәйләме күтәреп кайтты. Районда, запчасть кибете каршында бер йолкыштан шалкан бәясенә сатып алган. Сигезенче мартка атнадан артык калып барса да, аны-моны дәшмәдем, чәчәкләре ясалма, пычагым да булмый аларга. Иң мөһиме – бәйрәм белән котларга онытмавын әйт син аның. Хатын-кызлар бәйрәмендә барча авыл ирләре лыкынганчы эчкәндә, безнең өй түрендә балкып чәчәк бәйләме торачак. Әнә ничек ярата бит ул мине, чәчәкнең дә үз мәхәббәте кебек мәңге шиңми торганын күтәреп кайткан. Тора-бара, бәлкем, яратам дигәнен дә ишеттерер әле. Берәр җае чыкканда әйтер, нишләп әйтмәсен ди? Бу арада эш муеннан әле: лапас түбәсе ишелергә тора, бәрәңге җиренә тирес чыгарасы бар, кызыбыз яңа тун сорый, олы малай өйләнергә җыена, Әүхәди: “Кешедән оят, тешләрем коелып бетте”, – дип зарлана, җитмәсә шушы арада сыер бозауларга тора. Күпме эш, күпме мәшәкать. Шуңа күрә болай гына сөйләдем, нинди мәхәббәт ди ул, кылны кырыкка ярыр чакта аның кайгысымыни!
 
 
 
 

Илдар ХӘЙРУЛЛИН
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы