поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.03.2016 Шоу-бизнес

Алсу Фаракшина: Вәсилә Фәттахованың образын күрсәтергә кыенсынам

Татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина тамашачыны яңа образлары белән һәрдаим шаккатырып тора. Соңгы вакытта ул Ильвина, Индива кебек берсеннән-берсе үзенчәлекле тавышлы җырчыларга пародия ясый башлады. Артистлар Алсуның яңа образларыннан канәгатьме? Бу хакта Алсуның үзе белән сөйләштек.

– Гадәттә, мин пародия ясар алдыннан артистларның үзләре белән сөйләшеп алам. Әлегә кадәр берсенең дә каршы килгәне яисә тискәре фикер белдергәне булмады. Индива да, Ильвина да үзләренә ясаган пародияне ошатты, бик канәгать калдылар. Хәзерге вакытта Әлфинә Әзһәмова, Ландыш Нигъмәтҗановага яңа пародия ясау белән шөгыльләнәм. Айгөл Бариева да репертуарымда булачак.
 
– Алсу, Вәсилә Фәттаховага ясаган пародияңне, кызганыч, Вәсилә дә, тамашачы да күрә алмады. Бу образны сәхнәгә алып чыгачаксыңмы?
 
– Вәсилә үзенә пародия ясавымны белде, чөнки аннан җырга “минусовка” сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Каршы түгел иде. Әмма үзем кыенсынам. Халыкта төрле фикерләр туарга мөмкин: кемгәдер ошамас, ә кемдер, киресенчә, аны күз алдына китереп, тавышын ишеткәндәй сөенер. Шулай да Вәсиләнең образын тамашачыга тәкъдим иткәнче, аның тормыш иптәше белән киңәшләшеп алырга телим.
 
– Рус каналларында пародия белән бәйле төрле тапшырулар бар. Синдә шундый проект оештыру теләге юкмы?
 
– Бу ˜– минем күптәнге хыялым. Идеямны татар музыкаль телевидениесенә дә җиткердем. "Иганәче тапсаң, без каршы түгел, эфир вакытын бүлеп бирербез, студия дә булыр", – диделәр. Шуңа күрә барысы да акчага терәлеп кала. Шулай да бу проектны оештыру теләге көчле.
 
– Спортзалда төшкән фотосурәтләрең интернет челтәрендә бик еш күренә башлады. Ябыгу процессы ничек бара?
 
– Гыйнвар аеннан бирле 9 килограммнан артык авырлыкны югалттым. Тагын 6-7 килога ябыгасым килә. Спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану ярдәмендә бу нәтиҗәгә ирештем. Шунысын анык әйтә алам: диета белән генә ябыгып булмый, спорт та кирәк.
 
– Дөрес туклану буенча нинди киңәшләр бирә аласың?
 
– Үзем иртән сөт белән пешерелгән ботка ашыйм. Ботка булмаса, помидор, суган турап омлет пешерәм. Төшке ашка шулпа кирәк. Гарнир белән итне бергә ашамыйм, икесенең берсен генә сайлыйм. Җиләк-җимешне дә бик ашарга тырышмыйм. Кайвакыт бер яшел алма яисә әфлисун, чикләвек ашап куям. Кич белән ашамыйм, дисәм дә була. Бер стакан кефир эчәм. Минем рационда баллы һәм камыр ризыклары бөтенләй юк.
 
– Алсу, Чаллыда яңа фатир алгансыз икән. Яңа куышыгыз ничә бүлмәле?
 
– Бер бүлмәле. Әмма тора-бара зурракны алырбыз, Алла теләсә. Без аны кредитка да, бурычка да алмадык, үз көчебез белән алган куышыбыз. Фатирыбыз яңа төзелгән йортта урнашкан. Идәне дә, диварлары да ясалмаган, ишекләре дә юк. Үзебез махсус шундыйны сайладык, чөнки үзебезгә ошаганча, зәвык белән сыйфатлы ремонт башкарырга телибез.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 29.03.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»