поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.03.2016 Матбугат

"Соры таксистлар", "афәрин дуслар" һәм “Чылтырап агучы чиш­мә” - телевидение теле татарчамы?

Хәзер зәңгәр экрансыз яшәүне күз алдына китерү дә кыен. Телевизор безне кызыклы, мөһим яңалыклар белән таныштыра, кыйммәтле мәгълүматлар белән баета, җыр-моң, күңелле күренешләр белән йөрәгебезгә ял бирә. Телевидениенең тагын бер мөһим вазыйфасы бар: ул, сыйфатлы тапшырулардан гыйбарәт булганда, тамашачыда дөрес әдәби тел тәрбияләргә ярдәм итә.

Эфир теле, һичшиксез, дөрес, матур, үтемле, бизәкле-сурәтле тел булырга тиеш. Тапшырулар шундый телдә башкарылганда гына тамашачының күңеленә үтеп керә, аны дулкынландыра һәм анда канәгатьләнү хисләре уята.
 
Төрле программа, төрле рубрика (сәхифә) һәм төрле исемдәге тапшыруларның телләре сыйфаты, әдәби дөреслеге буенча бер дәрәҗәдә түгел, һәм алай була да алмый, әлбәттә. Яхшылары да, уртачалары да һәм канәгатьләнерлек булмаганнары да бар.
 
“Яшьләр онлайн”, “Татарлар”, “Халкым минем”, “Мәдәният дөньясында”, “Башваткыч” тапшырулары, зәвыклы итеп, дөрес әдәби телдә эшләнә.
Бүгенге мәгълүмат чаралары, аерым алганда телевидение телендә, уңай яклар белән бергә, аның дәрәҗәсен киметә, сыйфатын төшерә торган күренешләр дә шактый. Бу мәсьәләдәге төп проблема шуннан гыйбарәт: соңгы елларда газета-журналлардагы, радио-телевидение тапшыруларындагы иҗтимагый-сәяси эчтәлекле материалларның, яңалыклар, төрле хәбәрләрнең теле гомумән алганда бозыла бара.
 
Мәгълүмат чараларында хөкем сөргән тел хаталары күбесенчә рус теле үзенчәлекләрен механик рәвештә татар теленә күчереп кую белән бәйле. Бу исә, беренчедән, журналистның туган телен яхшы белмәве, икенчедән, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең принципларыннан, метод һәм ысулларыннан хәбәрдар булмавы аркасында килеп чыга. Мәгълүм булганча, татар журналистларына күп материалларны русчадан тәрҗемә итеп алырга туры килә. Әмма алар, тәрҗемә теориясен белмәгәнлектән, бу эшне, нигездә, русчадан татарчага сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф күчерү юлы белән башкаралар. Нәтиҗәдә телебезгә аның табигате өчен ят, чит, килешсез, ясалма элементлар, формалар килеп керә.
 
 Мисаллармы? “Барысы да да тере тавышка җырлый”, – дип сөйли журналист кыз “Татарстан хәбәрләре”ндә. Мондагы тере тавыш – русчадагы живой голосның калькасы, һәм ул татарча дөрес түгел, әлбәттә. Монда сүз (алдан) яздырмыйча, фонограммасыз җырлау турында бара. Һәм шулай чын татарча итеп әйтергә кирәк тә. Соңгы елларда мәгълүмат чараларында, шул исәптән радио-телевидение телендә дә, бу тере тавыштан тыш, тере акча, тере чәчәк һәм тере сүзе белән ясалган тагын берничә “гарип” әйтелмә кулланыла.  “Соры таксистлар бик күбәйде”, – ди хәбәрче Гөлнур Әминова. Нинди була икән алар “соры таксистлар”?
 
“Йортка узыйк”, – ди репортаж алып баручы кыз Алия “Яшьләр тукталышы”нда. Бу – уңышсыз калька. Чын татарча – “йортка (өйгә, бүлмәгә) керик”.
“Музыкаль каймак” тапшыруын алып баручы егет болай сөйли: “Филүс Каһиров, иртүк торып, хатынына чәчәк артыннан йөгерә” (куып җиттеме икән? - Р.Ю.). Болай сөйләү ТНВ өчен мәртәбә түгел. Татарча “чәчәк алырга дип йөгерә” (чәчәк алырга бара) рәвешендә әйтәләр.
 
“Пенсионерлар санын кыскарталар”, – дип сөйлиләр кайберәүләр телевидение тапшыруларында. ”Пенсионерларның санын” яки “пенсия алучыларның санын киметәләр” булырга тиеш. Рус телендәге сократить сүзен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү нәтиҗәсендә барлыкка килгән бу кыскарту соңгы вакытларда мәгълүмат чараларын биләп алды: акчаны да кыскарталар, эшчеләр,  хезмәткәрләрне дә, мәктәпләрне дә – һәр нәрсәне кыскарталар журналистлар. Боларның берсе дә дөрес түгел: акчаны киметәләр, мәктәпләрне ябалар, хезмәткәрләрне эштән чыгаралар һәм башкача шулайрак булырга тиеш чын татарча.
 
“Яшь ТНВ”дагы Мәликә бик матур сөйли. Әмма аның телендә дә рус теленә бәйле ялгышлар киткәли. Мәсәлән, бер тапшыруда “Диңгездә кемнәр яши соң?”– дип сорый ул “афәрин” дусларыннан. “Балыклар!” – дип җавап бирәләр кечкенә кызлар. “Диңгездә тагын кемнәр яши?” – дип икенче соравын бирә Мәликә. “Дельфиннар!” – дип җавап бирә дуслары. Бу сораудагы кемнәр – рус телендәге “кто”ның калькасы, әлбәттә. Татарча – нәрсәләр. Кешегә карата гына кем, диләр.
 
“Канун. Парламент. Җәмгыять” тапшыруында “агымдагы ел” (дөресе – бу ел), хезмәт куючылар (татарча – эшләүчеләр, хезмәт итүчеләр һәм башкача), “кытлык көннән-көн үсә”, дип сөйли алып баручы (дөресе – кытлык көннән-көн арта, көчәя һ.б. – кытлык үсә алмый). “Хәрәкәтләрегез бик файдалы”, – ди Ирек Шәрипов (хәрәкәт дип, действие сүзен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итеп әйтә ул, чын татарчасы – эшләрегез яки гамәлләрегез бик файдалы).
 
Калькалар хәтта күренекле язучылар теленә дә үтеп керә. Гаилә кыйммәтләре, ди, мәсәлән, бер мәгълүм шагыйрь шул ук тапшыруда. Нәрсә ул гаилә кыйммәтләре? Кыйммәтләр – русчадагы ценностиның хәрефкә-хәреф, ягъни ялгыш тәрҗемәсе. Аның мәгънәләре татарча, текстка, сөйләмгә карап, хәзинә, байлык, әһәмиятле нәрсәләр һәм башка шундыйрак сүзләр белән белдерелергә тиеш. Мәсәлән, духовные ценности – рухи байлыклар, рухи хәзинәләр. Гаилә кыйммәтләре исә чын татарча – гаиләнең матур традицияләре, тәртипле яшәве, югары әхлакый кагыйдәләре һ.б.
 
Безнең журналистларның күбесе, язганда һәм сөйләгәндә, төгәл, дөрес әйтү өчен нык уйланып, тиешле сүзне тырышып эзләп тормый, рус сүзләрен татарчага төп мәгънәләрендәге, сүзлекләрдә теркәлгән тәңгәллекләре белән генә күчерә дә куя. Тәрҗемә иткәндә оригинал сүзенә тәңгәллекнең дөресен бары тик контексттагы, сөйләмдәге мәгънәсенә карап кына билгеләргә мөмкин. Югыйсә ялгышу котылгысыз.
 
Мәгълүмат чараларында, шул исәптән радио-телевидение тапшыруларында да, хәзер эш урынына эшчәнлек, эшләү урынына эшчәнлек алып бару, хезмәт кую кебек ясалма сүзләр һәм гыйбарәләр куллану гадәткә керде. Бу дөрес гамәл түгел. Эшчәнлек ул – эш түгел, бәлки, эшчән (уңган, булган) сыйфатына ия булу мәгънәсендәге сүз. Аны кайчандыр кемнәрдер рус телендәге деятельность сүзен работа сүзеннән аерым мәгънәле сүз буларак белдерү өчен куллана башлаганнар (монда да сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү чагылыш таба), хәзер инде аннан гомумән теләсә нинди эшне белдерү өчен файдаланалар, эш сүзен онытып та киләләр. Баксаң, деятельность – шул ук эш ул: акыл эше, физик эш, фәнни (гыйльми) эш һәм башкалар.
 
Эфир тапшыруларында кулланыла торган “һөнәргә өйрәтү уздырыла” (ни өчен өйрәтәләр генә түгел?!), “чәчү үткәрде” (ни өчен чәчү чәчте түгел?!), “зур сорау белән файдалана” (татарча ихтыяҗ зур дигән сүз була инде ул!), “Хезмәт тырышлыкларын тагын да арттырдылар” (гади генә итеп, “Тагын да тырышыбрак эшләделәр” дисәң, ярамыймы икәнни?!) кебек өтек фразалар бик тә эчне пошыра.
 
Татарча телевидение тапшырулары телендә киң таралган ялгышларның бер төре – сөйләмдә сүзләрне үзара ялгыш грамматик чаралар ярдәмендә бәйләү аркасында барлыкка килгән әйтелмәләр – сүзтезмәләр куллану. Бу күренеш тә, нигездә, рус сүзләрен, бу очракта рус теле әйләнмәләрендәге сүзләрне бәйләү чараларын хәрефкә-хәреф, ягъни төп мәгънәләрендәге тәңгәллекләр белән генә тәрҗемә итү аркасында килеп чыга.
 
Мәгълүмат чараларында, шул исәптән телевидение ташыруларында да, руль артында утыру (дөресе машина йөртү яки рульдә утыру), өстәл артында утыру (татарча – өстәл янында утыру яки табында утыру), станок артында эшләү (станокта эшләү кирәк), компьютер артында утыру (компьютерның артында утырмыйлар, алдында утыралар), күзлектән чыгып карау (күзлектән карау), эше белән канәгать (эшеннән канәгать), тәкъдим белән чыгу (тәкъдим ясау яки кертү), тәҗрибәсе белән уртаклашу (тәҗрибәсен уртаклашу), республика тормышы турында кызыксыну (... тормышы белән кызыксыну) кебек дистәләрчә һәм йөзләрчә татарча табигый булмаган әйтелмәләр кулланып сөйләү һәм язулар – хәзерге журналистларның кайберләренең, ә бәлки күбесенеңдер дә, татар телен начар белүләрен күрсәтә торган гыйбрәтле мисаллар.
 
 Каләм ияләре хәзер русча белдерелгән фикер, мәгънә, эчтәлекне татарча дөрес итеп, телне бозмыйча белдерү өчен, көч сарыф итеп эшләргә теләмиләр, бәлки чит тел сүзләрен, гыйбарәләрен башка беренче килгән, сүзлекләрдә теркәлгән тәңгәллекләре белән алмаштырып кына эш итү әмәленә күнегеп киләләр. Болай һәрвакыт чит телдән калькалаштырып алган тәгъбирләр, җөмләләр кулланып сөйләү һәм язу ахыргы исәптә безнең телебезнең табигый төзелешен бозуга, аның үзенә генә хас үзенчәлекләрен бетерүгә китерә.
 
Безнең телевидениедә эшләүчеләргә, ниһаять, сәгать исәбен чын татарча әйтергә өйрәнергә вакыттыр инде. Һаман да 17 сәгатьтә, 11 сәгать 30 минутта, 12 сәгать 10 минутта рәвешендә сөйләү дәвам итә. Бу татар сүзләре белән русча әйтү. Чын татарча – сәгать 5тә, сәгать 12 нче яртыда, 12 тулып 10 минутта, беренче 10 минутта һ.б.ш.
 
Хәзерге татар телендә, шул исәптән матбугат һәм радио-телевидение телендә дә, телебезнең бай фигыль формаларыннан тулы һәм нәтиҗәле файдалана белмәү күренешләре зур урын алып тора. Үткән заман хикәя фигыльләренең барган, бара иде, барган иде (барган була), бара торган иде (бара торган була) һәм башка төрле формалары урынына, нигездә, барды (билгеле үткән заман хикәя фигыле) формасын гына куллану гадәткә керде. Нәтиҗәдә сөйләмдә ялыктыргыч интонация барлыкка килә һәм мәгънәгә зыян килә.
 
“Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүче әбиләр”, – ди “Татарстан хәбәрләре”н алып баручы. “Өлеш кертүче” формасы ялгыш кулланыла. Дөресе – “... җиңүгә зур өлеш керткән әбиләр”.
 
“Ябык грунтта үстерелүче кыяр”, – дип сөйли “Атналык күзәтү” хәбәрчесе. Дөресе – “Ябык грунтта үстерелә торган яки үстерелгән кыяр”. Классик татар әдәбияты әсәрләреннән, татар халык җырларыннан өйрәнергә кирәк журналистларга телне. Мәсәлән, ”Чылтырап аккан чишмәгә суга дип барган идем”, – дип җырлыйлар “Фазыл чишмәсе”ндә. “Чылтырап агучы чишмәгә” түгел бит. Тагын бер мисал: “Арча районына керүче авыллар” түгел, “Арча районына кергән авыллар”.
 
Халыкның рухи азыгына әверелгән телевидение тапшыруларының теле һәрвакытта да татарча дөрес, матур, тәмле тел булсын иде.

Рүзәл ЮСУПОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»