|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2016 Авыл
Уразавылда башланган эш яки Атасы эзеннән улы атлыйМоннан берничә ел элек уразавыллы Илдар Садретдинов башкаладагы эшен ташлап, туган авылында крестьян хезмәтен башлап җибәргән иде. Беренче булып ул оештырган КФХ Уразавылда сөт җитештерә һәм токымлы терлек үрчетә башлады. Ә бүген аның кул астында Сергач районының Толба һәм рус Пожары терлекчелек комплекслары да. Илдар әфәнде терлекчеләре Толбада 500, рус Пожарында 150, Уразавылда 30 баш сыер асрыйлар. Зур күләмдә сыйфатлы сөт алыр өчен яңа технологияләр кулланып азык әзерлиләр, ә сыерларның токымын ясалма аталандырып яңарталар. “Голштин” һәм Россиянең “кара-чуар” токымнарын кушып барлыкка килгән бу хайваннар безнең шартларга күнеккән. Савымнары да ярыйсы – һәр сыер тәүлеккә уртача 16 литр сөт бирә. Хуҗалык карамагында булган 4 мең гектардан артык җирдә фуражга иген, сусыл азык үстерәләр. Соңгысын әзерләү ысулы башка хуҗалыклардан аерыла: махсус агрегатлар күпьеллык үләнне чаптырып пресслый һәм полиэтилен капчыкка урый. Џавасыз вакуумда азык үзенең барлык туклыклы матдәләрен саклап, югары сыйфатлы булып саклана. Аксымлы матдәләр ясый торган махсус агрегат та сатып алганнар, комбикорм цехы да бар. Шушындый бай азык белән тукланган сыер күп сөт бирә шул.
- Мин җитәкләгән хуҗалык терлекчелек юнәлешенә өстенлек бирә. Сөт җитештерү бүгенгә табышлы тармак булып тора. Без югары сортлы продукция җитештерәбез, шуңа күрә максатчан программа кысаларында сөтнең һәр литры дәүләт тарафыннан дотацияләнә.
Җитештерүчәнлекне арттырырга заманча техника һәм яңа технологияләр ярдәм итә. Мәсәлән, Толбадагы терлек каралтылары заманча җиһазландырылган, туарлар анда бәйләүсез яши, ә савым вакыты җиткәч, алар үзләре махсус залга киләләр. Савылган сөт торбалар буенча суыткычка бара һәм сатып алучы килеп алганчы анда саклана.
Фуражга бөртекле, кузаклы культуралар, силоска кукуруз һәм күпьеллык үләннәр үстерәбез. Дөрес, балчыклы, комлы Толба җирләрендә бөртекле культуралар начаррак үсә.
Хуҗалык филиалларында күбесе җирле белгечләр хезмәт итә.
Уразавылда бер дистә, рус Пожарында 20гә якын, Толбада 60 кеше эшли. Хезмәт хакы бүгенгә даими түләнә килә.
Техник база бай, хәзер һөнәрханәдә язгы кыр эшләренә әзерлек бара,- дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе.
Илдар әфәнде белән сөйләшеп утырганда, бүлмәгә бер егет керде. “Таныш булыгыз, улым Рәмис. Ул сезне хуҗалык белән таныштырыр, ә мине гафу итегез, ашыгыч эш чыгу сәбәпле, юлга чыгарга мәҗбүр”, - диде Илдар.
Беренче чиратта Рәмис мине һөнәрханәгә алып килде. Эш кайный анда: дистәгә якын механзатор тимер атларны, тагылма агрегатларны язгы кыр эшләренә әзерләп маташа, берәү трактор моторын ремонтлый. Төзекләндерү эшләрен алып барыр өчен бөтен шартлар тудырылган: корылма буйлап күтәрү механизмы эшли, аерым бүлмәләрдә төрле станоклар урнашкан, бина җылы, якты.
Аннары фермага юл тоттык. Нәкъ шул вакытта Түбән Новгородтан зур махсус машина сөт алырга килгән иде. Бу эш хуҗалыкта тулаем механизацияләнгән, сөт суыткычтан турыдан-туры машина мичкәсенә (бочка) ага.
Терлек каралтыларында сыерлар яшел азык күшәп ята. Аларның хәлен ветеринар Сергей Зотов тикшерә. Югары белем алып, яшь белгеч авылга кайткан һәм озакламый аңа “Аграр белгечләргә ярдәм чаралары” дигән өлкә максатчан программа кысаларында йорт төзеләчәк.
Рәмис тә яшь белгеч, армия сафларында хезмәтен тәмамлап, ул Мәскәүдән әтисе янына кайта. Башкалада электрик һөнәрен үзләштерә, хәзер читтән торып Түбән Новгородта югары уку йортында белемен арттыра. Ә хуҗалыкта әтисенең беренче ярдәмчесе – механик та ул, электрик та, КамАЗ машинасында да эшли, кирәк булса тракторга да, комбайнга да утыра.
- Авыл тормышы минем өчен ят түгел, чөнки бала чагым Уразавылда үтте. Мәскәү мәктәбендә укысам да, һәр каникул диярлек авылга төшә идем. Монда минем дусларым да күп. Авыр аграр хезмәт үзенә күп вакыт һәм осталык таләп итсә дә, мавыктыра. Ә иң мөһиме – бу эштә мин үземне кирәкле итеп сизәм. Безнең кәсепнең файдасы искиткеч зур, чөнки аграрийлар җитештергән продукция илебезнең азык-төлек
күркынычсызлыгы нигезе булып тора. Бу факт мине аеруча тырышып эшләүгә өнди, - ди Рәмис.
Килешегез, чын патриот сүзләре бу. Афәрин, Илдар әфәнде, үзегезгә лаеклы алмаш та әзерләгәнсез!
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|