|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2016 Шоу-бизнес
![]() Зөлфәт Зиннуров әтисен искә алу кичәсенә әзерләнәБу көннәрдә җырчы, “Башваткыч” тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров 2 апрель көнне Саба мәдәният йортында узачак әтисен искә алу кичәсенә әзерләнеп йөри. Шамил Зиннур улы Зиннуров 2010 елның 19 гыйнварында вафат булган иде. – Бертуган сеңлем Алия Гайфуллина инициативасы белән әтиебезне искә алу кичәсе үткәрергә уйлыйбыз. Сценарийны ул язды. Әтиебезне белгән, хөрмәт иткән кешеләрне чакырабыз. Әлбәттә, теләгән һәркем кичәгә килә ала, – диде Зөлфәт.
Җырчының әтисе 21 ел буе Саба районы мәгариф бүлеген җитәкли. Аңарчы укытучы булып эшли. Аннары мөдир, директор вазыйфаларын башкара. Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәр ала.
– Әтием минем өчен иң дәрәҗәле кеше иде. Бүген дә аның йөзенә кызыллык китерергә куркам. Бөтен кеше дә аның турында зыялы иде дип сөйли, – диде Зөлфәт Зиннуров.
Шамил Зиннур улы Зиннуров 55 яшендә эштә иртәнге вакытта кисәк кенә йөрәге туктап вафат була. Искә алу кичәсенә килергә теләүчеләрне җырчы барысын да чакырып кала.
![]() Зөлфәтнең әтисе Шамил Зиннур улы Зиннуров
![]() Зөлфәт Зиннуров якыннары белән
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|